Туган як

Күңелне нәфес яуламасын

Ихластан чыккан садака, ялгышлык белән дөрес урынга бирелмәсә дә, яхшы тәэсире булмый калмый. Әйтергә кирәк, пәйгамбәребезнең бер хәдисе бу мәсьәләдә минем уй-фикерләремдә чын инкыйлаб ясады. Бер кеше, "садака бирәчәкмен", дигән уй белән, акча янчыгын тотып өеннән чыга. Юлында очраган бер кешегә садака суза. Ә ул бур булып чыга. Иртә белән...

Ихластан чыккан садака, ялгышлык белән дөрес урынга бирелмәсә дә, яхшы тәэсире булмый калмый. Әйтергә кирәк, пәйгамбәребезнең бер хәдисе бу мәсьәләдә минем уй-фикерләремдә чын инкыйлаб ясады.

Бер кеше, "садака бирәчәкмен", дигән уй белән, акча янчыгын тотып өеннән чыга. Юлында очраган бер кешегә садака суза. Ә ул бур булып чыга. Иртә белән авылда, "бурга садака биргән", дип сөйлиләр. Моны ишетсә дә, ул кеше: "Аллаһыга шөкер, мин садака бирәчәкмен", ди һәм кичен тагын урамга чыгып, каршысына килүче хатынга садака бирә. Ә ул хатын авылның фахишәсе була. Бу хәл дә авыл халкы теленә керә. Әмма садака бирүче күңелен төшерми, "юлыма зиначыны чыгарганы өчен, Аллаһыга шөкер итәм һәм, барыбер, садака бирәчәкмен", ди. Кичен акчасын тотып, өеннән чыга һәм садакасын бер ирнең кулына сала. Ә ул бу авылның иң бай кешесе була. Иртә белән бөтен авыл шул хәлне сөйли. Изгелек кылучы гына күңелен төшерми һәм "бур өчен дә, зиначы өчен дә, бай өчен дә Раббыма шөкер итәм", ди. Аллаһы аңа бер фәрештәсен җибәрә. Фәрештә әйтә: "Биргән садакаң бурны урлашудан тыеп торды. Биргән садакаң беткәнче, фахишә бозык эшеннән туктап торды. Садакаңны байга биргәннән соң, ул бай: "Миннән хәерсезрәк кеше миңа садака бирде", дип, оятыннан үзе дә садака бирә башлады"... Бирелгән садака чын йөрәктән чыгып, нинди генә кесәгә керсә дә, ул әйләнә-тирәсен үзгәртергә тотына.

Азгын нәфес күңелне яуламасын

Аллаһыга якынаю нияте белән, мал иясенең үз малыннан мохтаҗ кешегә өлеш чыгаруы садака, дип атала. Аять һәм хәдисләрдә садака бирүнең дөньялыктагы һәм ахирәттәге татлы җимешләре искә алына.

Әгәр Аллаһы Үз малыннан сиңа биргән икән, димәк, син дә бүлешергә тиеш. Нәфес дигәне туя белми. Ул гел кереп торганны ярата, чыкканны яратмый. Шуңа күрә, күңелен азгын нәфесе яуламасын өчен, кеше аны һәрзаман тәрбияләп торырга тиеш. "Мин"еңә кадерле нәрсәне аерып бирү - зур эш. Садака бирүче еш кына, "ярый мин бар әле, бу кешегә ярдәм итеп торырга", дип масаерга яратса да, садака бирүнең файдасы, иң элек, ярлыга түгел, байның үзенә була. Ничекме?

Садака байның күңелен төрле җан авыруларыннан тазарта. Исламда борынгыдан калган кан алу (хиҗама) дигән нәрсә бар. Табиб кешенең авырткан җиреннән яман канын чыгаргач, организмы яңа чиста кан җитештерә. Табиб яман канны чыгарган кебек, байның садакасы белән бергә, аның күңелендәге бер өлеш керләрен мохтаҗ кеше алып кала. Садака бирү - җан һәм тән авыруларын дәвалый. Пәйгамбәребез: "Күңелеңне йомшартырга теләсәң, мескенне ашат, ятимнең башыннан сыйпа", дигән.

Садака җан гына түгел, тән авыруларын да дәвалый. Әгәр кеше үзе, туганы, баласы өчен, "Раббым, шифа бир", дигән ният белән садака бирсә, ул садака авырудан дәва була. Моның дәлиле пәйгамбәребезнең хәдисендә килә: "Авыруларыгызны садака белән дәвалагыз".

Садака малны чистарта. Чиста малның куанычы була. Бүген, ничек кенә зарланырга яратсак та, ашау - мулдан, яшәү җирләре - иркен, ә мал җитәрлек. Ләкин, булган нәрсәнең рәхәте юк. Акчаң булса, йорт салырга була, әмма гаилә бәхетен бернинди акчага да сатып алып булмый. Затлы ятак алырга була, тик тыныч йокы кибеттә юк. Әгәр тыныч йокы, тәмле төшләр сатылак алса, йоклый алмый иза чигүче күпме байларыбыз бернәрсәләрен дә кызганмаслар иде. Акчалары җитмәсә, банктан кредит алырлар иде, ләкин бу мөмкин түгел. Раббың ризалыгын өмет итеп, хәләл малдан чыгарылган садака гына югалган бәракәтне кайтара.

Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп сораган: "Иң хәерле садака кайсысы?"

Пәйгамбәребез аңа: "Кешеләргә су эчертү", дигән. Сахрада судан да кадерле нәрсә юк. Дару алырга акчасы булмаган авыруга савыт белән су калдырудан әллә ни зур файда булмас. Чөнки су аның квартирындагы краннан агып тора. Шуңа күрә, садаканың савабы - урынына, вакытына һәм алучы кешенең хәләтенә карап үзгәрергә мөмкин. Димәк, кешегә тормышта иң кирәкле нәрсәләрне садака итеп бирү - саваплы.

Габдуллаһ ибн Мөбарәк дигән кеше, акча җыеп, дуслары белән хаҗ сәфәренә чыкканнар. Бер авыл янында ял итәргә туктагач, кош үләксәләрен җыючы бер хатынны күргәннәр. Исламда үләксә ите ашау харам булгач, аннан ни өчен җыюын сорыйлар. Ул: "Гаиләмә башка ашатыр нәрсәм юк, ачтан үлмәс өчен, шуларны алып кайтам", дигән. Әлеге сүзләрне ишеткәч, Ибн Мөбарәк бөтенесең дә хаҗга дигән акчасын җыеп, бу хатынның кулына тоттырган һәм: "Исән булсак, хаҗны киләсе елда кылырбыз. Ә бу эшне кичектерсәк, алар ачка үләчәк", дигән. Шуңа күрә, иң хәерле садака - кирәкле вакытта, кирәк урынга, дөрес рәвештә бирелгәне.

50 сум һәм 5 миллионлык машина

Әлбәттә, бирелә торган садаканы акча белән генә чикләү дөрес тә, гадел дә булмас. "Хәер" сүзе үзе дә, "хәерлелек"кә барып тоташа. Бу уңайдан, пәйгамбәребез: "Һәр мөселман өстендә садака бирү бурычы тора", дигән. Кешеләр: "Әгәр бирерлеген тапмаса", дип сораганнар. Пәйгамбәребез: "Үз хезмәте белән кәсеп итсен, үзенә дә файда китерсен, садакасын да бирсен", дигән. Кешеләр: "Әгәр аны да булдыра алмаса", дигәннәр. Пәйгамбәребез: "Хаҗәте төшкәнгә ярдәм итсен", дигән. Кешеләр: "Аны да эшли алмаса", дип сораганнар. Пәйгамбәребез: "Кешеләрне яхшылыкка өндәсен", дигән. Кешеләр: "Аны да булдыра алмаса", дип дәвам иткәннәр. Пәйгамбәребез: "Кешеләргә явызлык кылудан тыелсын, бу аның өчен садака булыр", дигән.

Шуңа күрә, елмаю да, сәлам бирү дә, гомумән, һәр изгелек - садака. Әгәр кеше башкаларга бөтенләй игелек кыла алмаса, аларны үз явызлыгыннан сакласа да, бу аннан садака булып китәр. Шуңа күрә: "Залимнең йокысы гыйбадәттән китәр", дигәннәр. Чөнки, залим йоклаган вакытта кешегә зарар китерми.

Аллаһы Тәгалә садака, зәкят бирелергә тиешле кешеләрне Коръәндә "Тәүбә" сүрәсенең 60нчы аятендә искә ала. Күләменә килгәндә, байлардан мәҗбүри бирелергә тиешле зәкят садакасының үз күләме бар. Нәфел садакаларының күләмен кеше үзе чамалый. Әлбәттә, садаканы бирү дә, аның күләме дә күңелдән чыга. Әмма, "садаканың олысы-кечесе юк", дип, кайвакыт байлар мәчеткә зурлыклап 50 сум акча кертәләр дә,.. 5 миллионлык машиналарына утырып китәләр. Аның бензинына гына мәчеткә килеп китү өчен күбрәк китә. Шуңа күрә, садаканың төп хикмәте ихлас күңелгә кайтса да, аның күләме дә кешенең кесәсенә карап үзгәрә.

Садаканың максаты: көченнән килгән кеше мохтаҗлыкка төшүчегә ярдәм итәргә тиеш. Ашка килеп, бер-берең белән акча алыштырып утырудан садаканың максаты үтәләме? Әлбәттә, ул акча җыелып тиешле урыннарга юнәлсә, саваплырак булыр. 30-40 кешегә икешәр-бишәр сум таратканчы, бер мохтаҗга 100 сум бирелсә, хәерлерәктер, бәлки? Кайвакыт, ашта борын түгел, кул сөртергә дә яраксыз кулъяулыклар өләшәләр (мине "азган бу мулла" дип гаепләргә ашыкмагыз). Күчтәнәч бирәсең икән, алучы кеше рәхәтен күреп, рәхмәт белән кулланырлык булсын инде ул. Үзеңә ярамаган нәрсәне башкаларга бирү дөрес түгел. Садаканың савабы аның кешегә булган файдасы белән дә бәйле бит. Аллаһы Тәгалә Бәкара сүрәсендә: "Күз йомып (чыраегызын сытып) алырдай затсыз малны бүләккә бирмәгез", ди.

Пәйгамбәрләр заманыннан ук мал ияләре мохтаҗларга өлеш чыгарганнар. Пәйгамбәребез дә сәхабәләрен садака бирергә өндәгән, үзе дә күп биргән. Бигрәк тә, туганын югалту кайгысы ризык әзерләү мәшәкатен оныттырып торган авыр хәлдәге кешеләргә ризык китергәннәр, гаиләләренә ярдәм иткәннәр.

Пәйгамбәребезгә дә садака китерсәләр, ул аларны тараттыра торган булган. Ирен югалткан хатыннар, атасыз калган сабыйлар беренче урында торган. Чөнки, ислам шәригате буенча, анасы исән булса да, атасы булмаган бала ятим саналган. Пәйгамбәребез хәҗәте төшкәннәргә карата рәхимле булса да, мохтаҗ булмаган килеш садака теләнүчеләргә бик кырыс булган. "Утын җыеп, шуны сыртына салып, базарда сатып үз көнен күрүе - кешедән садака теләнеп утыруыннан хәерлерәк", дигән. Кеше яшь вакытыннан садака сорарга түгел, бирергә өйрәнергә тиеш. Әгәр ата улын-кызын ияртеп, кибеттән ризыклар алып, берәр мохтаҗның өенә барып, аны бергәләр сөендереп кайтсалар, әлбәттә, бу бала күңелендә мәңге кала. Үскәч ул эшне дәвам итә.

Гомумән, бер бик мөһим нәрсәне онытырга ярамый: "Өстәге кул - астагысыннан хәерлерәк", дигән пәйгамбәребез. Димәк, садака бирүче, садаканы сораучыдан хәерлерәк була.

"Мә" дигәнне бар да ярата

Кылган хезмәтем өчен бәя куйганым булмаса да, имам буларак, мәчет минбәреннән еш кына акча җыю тәкъдиме белән чыгарга туры килә миңа. Берсенең баласы авырган, икенчесенең йорты янган, яңа мәчеттә эшләр туктаган... Сәбәпләре чыгып кына тора. "Ил төкерсә, күл була", ди. Җомгаларынң берсендә, Украинадан килгән качакларга киемнәр китерегез, иске аламаларыгыз кирәкми, үзегез кия торганы булсын, дип мөрәҗәгать иткән идем. Аллаһыга шөкер, китерәләр.

Дөрес, бервакыт, "Син гел мәхәлләдән акча җыясың", дип, шелтәләп тә алдылар. Үзем өчен сораганым юк, мин сезне изге эштә катнашырга гына чакырам, җәмәгать, шундый изгелектә катнашырга форсат бар, читтә кала күрмәгез дип борчылам, дидем. Күпләр изге эштә дә катнаша, шуңа өстәп әле, кат-кат рәхмәтен дә әйтеп китә.

"Мулла кеше "бир" дигәнне яратмый, "мә" дигәнне генә ишетә", дип сөйләргә яраталар. Дөресен әйтик, мулла гына түгел, бар кеше дә "мә" дигәнне ярата...

"Хәзерге җәмгыятьтә дин - дәүләттән аерым", дип, мәчетләрне тотуны, утына-газына түләүне мулла өстенә өеп калдыралар. Мәчет казнасын прокуратура, салым инспекциясе килеп тикшерә башлагач, шул сүзләрне исләренә төшерсәң, берсе дә ишетми. Дин әһеленә, ярдәм сорап, еш кына иганәчеләргә, халыкка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кешедән нәрсәдер сораганчы, иң элек, имам үзендә булган байлык белән бүлешергә тиеш: халыкны вәгазьләргә, күңелен дәваларга һ.б. Әгәр халык иманга тартылса, ул мәхәллә чыгымнарын үзе күтәрәчәк. Уңыш җыю өчен, башта, җиргә орлык чәчәргә кирәк. Монда да шулай ук... Кайвакыт, яшь имамнар авылга кайталар да, бер-ике айдан: "Юк, мондагы халык белән эшләп булмый. Садака керми. Мәчеттә бер тиен акча юк", дип зарланырга тотыналар. Сөбханалла, берсенең сабыена матур итеп исем куш, икенчесенә гомергә истә калырлык итеп никах укы, туганының вафаты мизгелләрендә нишләргә белмәгәндә, янына барып ярдәм ит. Аның бакыйлыкка күчкән атасын үз атаңдай кадерләп җирлә... Шулай эшләгәндә, ул кешеләр бер көнне яныңа килерләр һәм: "Хәзрәт, нишлик", диярләр...

Кайсы кул белән...

Әгәр "уң кулың биргәнне, сул кулың күрмәсен", дигән икән, димәк, садаканы уң кул белән бирергә тиешбез. Гомумән, мөселманның уң кулы - хөрмәтле, изге эшләрне шунысы белән эшләү кирәк. Садака бирүчегә, догасына караганда да, нияте мөһим. Раббысының нигъмәтләренә шөкер итеп, рәхмәтенә, ярдәменә, мәгъфиратенә өметләнеп садакасын биргәч, кеше Раббысына үз сүзе белән дә мөрәҗәгать итә, моң-зарларын сөйли ала.

Хәерле эшләрне уң кул белән эшләргә, дидек. Безне мәктәпләрдә кашыкны - уң, ипине сул кул белән тотарга, дип өйрәтсәләр дә, диндә ризыкны сул кул белән кабул кылу дөрес түгел.

Садака алучыга килгәндә, ул да үз өстендәге олуг бурычны аңлап, үзенә ярдәм итүче өчен изге догада булса иде. Аллаһы Тәгалә тормышта һәркемгә үз вазыйфасын бирә. Милләт, җәмгыять, икътисад көчле кешеләр кулында булса, ул кешеләр артында зәгыйфьлеккә төшкәннәрнең ихласлы догалары торырга тиеш. Әгәр пәйгамбәр берәр җиргә барса, ул: "Миңа зәгыйфьләрегезне китерегез, чөнки сезгә ярдәм һәм ризык шуларның догалары аша килә", дип әйткән. Һәр көч-куәт иясенең артында авыруларның, фәкыйрь-мескеннәрнең догалары торса, аларга алга бару, үрләрне яулау күпкә җиңелрәк булачак.

Кеше көн саен тәнен ашатып торган кебек, көн саен күңелен дәвалап торса, хәерлерәк. Шуңа күрә, элгәре заманнарда иман ияләренең зур садакаларыннан тыш, көндәлек садакалары булган. Алар көн саен бер әбигә базардан ипиен керткән, савыт белән суын калдырган, өен җыештырып торган, үз табыныннан күршесенә күчтәнәчен керткән. Зур булмаса да, изгелеге даими булган. Пәйгамбәребез: "Аллаһы каршында иң сөекле эш - аз булса да дәвамлы булганы", дигән.

Садаканы вафат булган мөселман туганнарың исеменнән бирү дә мөмкин. Әгәр кеше, "Ий, Раббым, әти-әниемнең, әби-бабамнарның кылган хаталарын кичер, каберләрен нурландыр", дип бирсә, инша Аллаһ, файдасы була. Моны көн саен эшләргә мөмкин.

Әгәр садака иясенә садака бирелгән икән, ул аңа үзе хуҗа. Әлбәттә, хәрам нәрсәләр алу ярамый. Шулай ук, садака бирүче үзе ниндидер шарт куеп та биргән булырга мөмкин. Мәсәлән, ризыкка, яки баласына даруга һ.б.

Мәчеткә кергәне кая китә?

Имам белән садака бер казанга сыймас, дип әйтер идем. Түбән Кама шәһәренең үзәк мәчетендә иң намуслы аксакаллардан махсус комиссия төзелеп, алар мөһерләнгән садака тартмасын аена бер мәртәбә ачалар. Тиенен тиенгә санап, хисап ясап, акчаны мәчет казнасына тапшыралар. Мәчетнең керем-чыгымын ревизия комиссиясе теләсә кайсы вакытта тикшерә ала. Ревкомиссия мәхәллә җыенында сайлана. Шуңа күрә, минем үземнең садака акчасын күргәнем юк. Миңа ай ахырында эш хакы бирелә.

Адәм баласы төп дүрт өлештән тора: гакыл, йөрәк, нәфес һәм тышкы калыбы булган тәннән. Һәр әгъзаның үз вазыйфасы бар. Гакыл уйлый, йөрәк сайлый, ә нәфес гел үзенекен карый. Нәфес - кешенең эчендә утыручы "мин"е. Аның һәрвакыт күңел ачып, рәхәт яшисе килә. "Мин" үзен нәрсәдәндер чикләргә, кылганы өчен җавап тотарга теләми. Кайвакыт, "мин"е теләгән нәрсә кешене һәлак итәргә мөмкин, ә ул аны борчымый. Шуның өчен дә кешегә Аллаһы акыл биргән. Үз "мин"енең колы булган кешегә - алтын-көмеш төсеннән дә күркәмрәк төс, акча шытырдавыннан да якынрак тавыш, яңа акча басылган кәгазь исеннән дә хуш ис юк.

Үз акылын эшкә җигеп, мөселман кешесе байлыкның үзмаксат булмавын, алтын-көмешнең үзенең генә һичбер кыйммәте булмавын аңларга тиеш. Аллаһы кешегә байлыкны үзенең дини, иҗтимагый, гаилә бурычларын үтәү өчен бирә. Садака бирергә дә, хаҗ кылырга да акча кирәк. Әти-әни, хатын-бала хаклары да акча белән бәйле. Әгәр байлыгың Раббың тарафыннан йөкләнелгән бурычларыңны үтәргә ярдәм итсә, ул байлыкның кыйммәте була, ярдәм итмәсә, юк. Шуңа күрә, Аллаһы имансызларның җыйган малларын, үстергән балаларын күреп сокланмаска кушты. Чөнки, ул байлык һәм балалар аларга хәсрәттән башка нәрсә китермәс, диде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: