Туган як

Изге көннәр

Әле кайчан гына изге Рамазан айларын озатып, бергәләшеп гаетләрдә бәйрәм иттек. Аллаһының рәхмәте белән, янә зур көннәр - Корбан гаете килә. Корбан бәйрәме ялгызы гына түгел, бәлки башка изге көннәрне дә ияртеп килә. Корбан үзе - Зөлхиҗҗә аеның унынчы көне. Әлеге айның беренче дистәсе ел әйләнәсендә иң изге көннәрдән санала....

Әле кайчан гына изге Рамазан айларын озатып, бергәләшеп гаетләрдә бәйрәм иттек. Аллаһының рәхмәте белән, янә зур көннәр - Корбан гаете килә. Корбан бәйрәме ялгызы гына түгел, бәлки башка изге көннәрне дә ияртеп килә. Корбан үзе - Зөлхиҗҗә аеның унынчы көне. Әлеге айның беренче дистәсе ел әйләнәсендә иң изге көннәрдән санала. Әлеге көннәрдә пәйгамбәребез кешеләрне Аллаһыны күбрәк искә алырга, тәкбир-тәһлил сүзләрен әйтергә чакырды. Элгәредән иман ияләре урам-базарларда Аллаһыга тәкбирләр әйтеп, шушы көннәрнең мәртәбәсен таратканнар.
Шулай ук, гает көненнән тыш, беренче тугыз көндә ураза тоту изге эш санала. Бигрәк тә тугызынчы - Гарәфә көнендә. Әлеге көндә дөньяның бар почмакларыннан да хаҗилар изге Гарәфә җиренә җыелышып, иртәдән кичкә кадәр дога-гыйбадәттә булалар. Хаҗдан тыш, мөселманнар Гарәфәдә уразага кереп, ул көнне Бөтендөнья иман ияләренең тәннәре, җаннары гыйбадәттә берләшә. Пәйгамбәребез Гарәфәдә ураза тотучының: «Аллаһы үткән һәм киләсе елның хаталарын кичерер,» диде.
Зөлхиҗҗәнең унынчы көне - Корбан гаете. Бәйрәм көнне ураза тотылмас, әмма аның үз гыйбадәте бар. Иртә белән иман ияләре иң матур киемнәрен киеп, ирләр ислемайларын сөртеп, мәчетләргә гает намазына баралар. Бергәләп намаз укыйлар, Аллаһыга шөкер итәләр, догалар кылалар. Намаздан соң, көченнән килгән һәр кеше үзенең хәләл малыннан Аллаһы ризалыгы өчен корбан китерә. Әлбәттә, һәр гаилә дә корбан чалырга мөмкинлек эзләргә, аның өчен кайгырырга тиеш. Бәйрәмнең бөтен хикмәте шунда. Пәйгамбәребез: «Мөмкинлеге булып та, корбан чалмаучы кеше безнең бәйрәмгә килмәсен,» диде.
Нәрсә соң ул корбан? Еш кына без, үзебезгә бик тә кадерле булган кешеләр өчен иң кадерле нәрсәләребезне корбан итәбез. Баласы өчен, ана - үзенең саулыгын, яшьлеген, тәмле йокысын корбан итә. Сугышка киткән бабаларыбыз үз гаиләләре, туган җирләре өчен гомерләрен бирделәр, кайтканы да саулыгын сугышта калдырып кайтты.
Корбан итү - үзеңнең көчеңне, вакытыңны, гыйлемеңне, байлыгыңны, кирәк булса хәтта җаныңны да тагын да хәерлерәк нәрсә өчен сарыф итү, кызганмый бирүдер. Аны фидакарьлек дип тә әйтергә мөмкин.
Әлбәттә, үзеңә кадерле булган нәрсәңнән аерылу җиңел түгел, әмма биргәнең сиңа кадерлерәк булган саен, аның Аллаһы каршында кыйммәте дә арта. Аллаһы Тәгалә: «Алар үзләре дә мохтаҗ булуга карамастан, мескеннәрне, ятимнәрне, әсирләрне ашаталар», диде («Кеше» сүрәсе, 9нчы аять). Кемдер бер авыруга операциягә дип миллионлап акчасын сарыф итә, ә икенче берәүдә андый мал юк, әмма ул Аллаһы ризалыгы өчен шул авыруны тәрбия кыла: ашарына пешерә, астын тазарта, үзенең вакытын, көчен, саулыгын корбан итә. Аллаһы каршында кайсысының корбаны өстенрәк булыр, анысын Ул Үзе генә белә. Шунысы шиксез, Аллаһы өчен ихлас йөрәктән кылынган бер эш тә Аның хозурында югалмый, кешенең үзенә әйләнеп кайта.
Фидакарьлекнең бер җимеше мисалы: күңелеңә якын булган затың өчен берәр нәрсәңне корбан итү - үзе күңелгә рәхәтлек бирә. Бәлагә юлыккан туганыңа ярдәм итә алсаң, кайгыда калган дустыңның күпмедер дәрәҗәдә хәлен җиңеләйтсәң, ахырдан күңел ничек сөенә... Якыннарың өчен һаман-һаман корбан итәргә әзер торасың. Ә сине юктан бар иткән, сине ризыкландыручы, кайгыртучы, җәннәт бакчаларын вәгъдә итүче Раббың өчен нәрсәңне корбан итәргә әзерсең?
Корбан бәйрәме - үзеңә кадерле булган нәрсәңне корбан итү һәм шуңа сөенү көне. Ул -фидакарьлек һәм шатлану бәйрәме. Киләсе корбан бәйрәмнәребез мөбарәк, тормышларыбыз имин, табыннарыбыз түгәрәк булсын.
Аллаһы насыйп итсә, зөлхиҗҗә аеның беренче көне - 15 сентябрь, Гарәфә көне - 23 сентябрь, ә Корбан гаете көне 24 сентябрьдә көтелә.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: