Туган як

Изге ай үтсә дә...

Рамазан ае - сынау ае, күпмедер дәрәҗәдә авыр ай. Шулай булса да, ул да узып китеп бара һәм, авырлыктан соң җиңеллек килүне исбатлап, изге һәм шатлыклы гает тә килеп җитте. Мөселманнар рамазан аен зурлап, ураза тоттылар, тәравихларга йөрделәр, ифтар мәҗлесләре оештырдылар, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм иттеләр, үзләренең холык- ларын, тәртипләрен, яшәү...

Рамазан ае - сынау ае, күпмедер дәрәҗәдә авыр ай. Шулай булса да, ул да узып китеп бара һәм, авырлыктан соң җиңеллек килүне исбатлап, изге һәм шатлыклы гает тә килеп җитте. Мөселманнар рамазан аен зурлап, ураза тоттылар, тәравихларга йөрделәр, ифтар мәҗлесләре оештырдылар, мескеннәргә, мохтаҗларга ярдәм иттеләр, үзләренең холык-
ларын, тәртипләрен, яшәү рәвешләрен яхшы якка үзгәртергә, камилләштерергә, төрле изгелекләр белән Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырыштылар. Түбән Кама мөхтәсибе ярдәмчесе Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ белән әңгәмәбез дә - шушы рамазан ае турында.
- Районыбыз мөселманнары рамазан аен ничегрәк үткәрде?
- Әлхәмделиллаһ, бу ай нәтиҗәле узды. Шәһәр һәм район мәхәлләләрендә дә, төрле оешмаларда да, мөселманнарның үз өйләрендә дә авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрелде.
Түбән Кама шәһәрендәге җәмигъ мәчеттә генә дә кич саен 700 кешелек табын корылды. Гадәттәгечә, аңа киткән чыгымны изгелек алып калырга теләгән иганәчеләр, шәһәр мөселманнары үзләре күтәрде.
Шулай ук, бер юмарт иганәче, 500 кешегә таратыр өчен, азык-төлек сатып алырга акча бирде. Азык-төлек тутырылган янчыклар, мәчетебезнең яшьләре ярдәмендә, ай дәвамында мохтаҗларга таратылды.
- Бәйрәм ничек узачак?
- Җәмигъ мәчеттә гает бәйрәме 17 июльдә иртәнге җидедә Йосыф хәзрәтнең вәгазе белән башланып китә. Сәгать сигездә гает намазы укылачак, иншә Аллаһ. Ирләр ягына сыймаган кешеләргә гает намазын укыр өчен, үзәк мәчеткә төп керү урынында, сул якта җиргә махсус келәм түшәләчәк. Намаздан соң, гадәттәгечә, балаларның бәйрәм чыгышлары башланып китә. Ул мәчеткә төп керү урынында, сул кулда көйләнгән зур экран янындагы урында булачак. Балаларның ураза гаетенә багышланган театральләштерелгән тамашасын, мөнәҗәт әйтүләрен һ.б. күреп калырга тырышыгыз. Шулай ук, мәчет ишегалдында бәйрәм сәүдәсе дә эшләячәк. «Рәйхан» кибете янындагы мәйданчыкта балалар өчен кызыклы уеннар оештырыла. Әти-әниләр кечкенә балаларын понига, ишәккә утыртып йөртә алалар, батут та көйләнәчәк.
- Гает намазы ничек укыла? Аның нинди үзенчәлекләре бар?
- Ул - ике рәкәгатьле намаз, башка намазлардан өстәмә тәкбирләр белән аерыла, чөнки тәкбир әйтеп Аллаһыны зурлау - гаетләрнең үзенчәлеге. Бу тәкбирләр, беренче рәкәгатьтә - Коръән укыр алдыннан, ә икенче рәкәгатьтә Коръән укып бетергәч өчәр мәртәбә әйтелә һәм, намаз башлау тәкбирендәге кебек үк, куллар күтәрелә.
- Быел фитыр садакасы ничә сум итеп билгеләнде?
- Фитыр садакасы, нигездә, фәкыйрь-фөкарәгә көндәлек ризык белән бирелә. Аның күләме - 3 килограммга якын. Диния Нәзарәте тарафыннан фитыр садакасының бәясе бер кешегә, кимендә, 100 сум итеп билгеләнгән, ә инде хәллерәк кешеләр, йөзем бәясеннән чыгып, 500 сум фитыр садакасы бирә алалар. Сүз уңаеннан, фитыр садакасын үзәк мәчеттәге махсус тартмага салган очракта, моны 16 июльдә төнге сәгать унга кадәр эшләргә тырышыгыз. Чөнки мәчет аша мохтаҗларга таратыла торган фитыр садкасы бары тик ризык белән генә өләшенә. Аны гает намазына кадәр, исемлек буенча, мохтаҗларга таратып өлгерергә тиеш булабыз.
Фидия садакасы - бер көн өчен бер мескенне бер мәртәбә ашату, ул 200 йөз сум дип билгеләнде.
- Рамазан аен ничек озатырга?
- Икеләтә хис били мөселманнарны рамазан аен озатканда. Бер яктан, бу айдан, аның рухыннан, аның җанлылыгыннан аерылу авыр булса; икенче яктан, динебезнең бер баганасын үтәүгә, бер баскычтан икенчесенә күчүгә шатлану хисе дә бар. Чөнки, рамазан төгәлләнү белән, төнге намаз савабы юкка чыкмый, юмартлык изге эш булудан туктамый, ураза тоту көннәре бетми - Аллаһыга якынаю дәвам итә! Рамазан аен гөнаһтан тыелу өчен махсус билгеләнгән ай дип санаучылар хаталана. Башка айлар да -
Аллаһыныкы, аларда да яхшы булып, бозыклыктан тыелырга кирәк. Рамазан тәмамлангач, хәмер-харам хәләлгә әйләнми, ялган-яла дөрескә үзгәрми. Рамазан ае - хәерле кеше булырга өйрәнү, ияләнү ае, аннары ул дәвам итәргә тиеш. Шушы дәвамлылыкка ишарәләп, пәйгам-
бәребез (аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын) рамазанга шәүвәл аеның 6 көнен ияртеп ураза тотарга киңәш иткән. Тоткан уразалар, укыган намазлар, биргән садакалар, кылган игелекләр кабул булсын, киләсе гаетләрне дә бергә каршыларга Аллаһы насыйп вә мөяссәр әйләсен!
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: