Туган як

Исламда тыелганмы?

Быел декабрь ае, тулысынча диярлек, рәбигыль-әүвәл ае белән тәңгәл. Билгеле булганча, ул айда пәйгамбәребез Мөхәммәд туган. Мөселманнар өчен бу ни дәрәҗәдә әһәмиятле вакыйга? Шул хакта Сәлимҗан хәлфә ДОМНИН белән уздырган әңгәмә укучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз. - Әлеге сорауга җавап табар өчен кешелек тарихы башлангычына әй-ләнеп кайтыйк. Иң...

Быел декабрь ае, тулысынча диярлек, рәбигыль-әүвәл ае белән тәңгәл. Билгеле булганча, ул айда пәйгамбәребез Мөхәммәд туган. Мөселманнар өчен бу ни дәрәҗәдә әһәмиятле вакыйга? Шул хакта Сәлимҗан хәлфә ДОМНИН белән уздырган әңгәмә укучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйбыз.
 
- Әлеге сорауга җавап табар өчен кешелек тарихы башлангычына әй-ләнеп кайтыйк. Иң беренче кеше - атабыз Адәм галәйһиссәлам, үзенең хатыны Һава белән җир йөзендә яши башлый. Алар үз балаларын яхшы кеше булырга өйрәтәләр. Ләкин бөтенесе дә алар киңәшенә колак салганмы соң? Юк шул. Араларыннан берсе үзенең абыйсын үтерә. Шулай итеп, кеше хакын бозу, кан түгү гөнаһы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле, кешеләр адашкан саен, туры юлдан тайпылган саен, Аллаһы Тәгалә аларга илчеләр, пәйгамбәрләр җибәреп тора. Алар кешеләрне һәрвакыт тәрбияләп, аларга гомумкешелек кыйммәтләрен өйрәтеп, аларга Аллаһы һәм кеше хаклары турында сөйлиләр. Кешелекнең хәзерге чордагы асыл кыйммәтләре кайдан килгән? Ул кыйммәтләр - әнә шул пәйгамбәрләр өйрәтмәләренең нәтиҗәсе. Ә инде ул рухи, әхлакый, гуманистик кыйммәтләрне иң югары ноктага җиткерүче кеше - 570 елда туган соңгы пәйгамбәр Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәсәлләм. Юкка гына аның исеме дөнья тарихына иң зур йогынты ясаган кешеләр арасында беренче урында тормый. Ул иң изге, иң югары принципларны тормышка ашырырга чакырган. Гомумән, ул килмәгән булса, әле һаман да урта гасырдагы тормыш рәвеше дәвам иткән булыр иде.
 
- Димәк, мәүлид ае шул вакыттана бирле билгеләп үтелә?
- Юк, мәүлид кичәсе күпкә соңрак, 600 ел үткәч кына уздырыла башлый. Пәйгамбәрне ярату, аңа охшарга тырышу, аның бу дөньяга килүенә шатлану сәбәпле, Ирбил падишаһы мескен-фәкыйрьләрне җыеп, аларга аш уздыра.
 
Әлбәттә, аналарга хөрмәт - Әниләр көне белән генә, хатын-кызларга ярдәм 8 Март белән генә чикләнмәгән кебек, изгелекләр дә рамазан яки рабигыль-әүвәл ае белән генә чикләнергә тиеш түгел. Пәйгамбәребезнең бу дөньяга килүенә дә, үзебез аның өммәтеннән булуга да чиксез шатланабыз. Менә шул шатлык хисе безне пәйгамбәребезгә иярергә, аңа охшарга, үзебезне аның кебек тотарга этәргеч булырга тиеш. Юкса, тел белән «мин пәйгамбәрне яратам, аның килүенә шатланам», дип сөйләп тә, начар гамәлләр кылудан ни мәгънә?!
 
- Озакламый Яңа ел җитә, кайбер милләттәшләребез аны да бәйрәм итә бит әле.
- Безнең динебезнең яңа елы элек-электән зөлхиҗҗә ае тәмамлангач, 1 мөхәррәмдә булган. Революциягә кадәр чыккан мөселман газета-журналларының барысы да зөлхиҗҗә аеның утызынчы көнендә халыкны Яңа ел белән котлаган, иске елга хисап ясаганнар, яңа елга теләкләр юллаганнар. Хәзер уздырыла торган Яңа ел бәйрәме - совет чорында, төгәлрәге, сугыштан соң гына керә. Кемнәрнеңдер, искедән калган гадәт буенча бәйрәм итеп, хәмер эчүе һ.б. гөнаһлар кылуы - бик тә кызганыч һәм аяныч.
 
- Исламда бәйрәм итү тыелмыйдыр бит?
- Ислам дине Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешеләргә авырлык, кайгы китерер өчен бирелмәгән. Аллаһы Коръәндә әйткән: «Аллаһы сезгә авырлык теләми, ә җиңеллек тели». Шуңа күрә ислам динендә күңел ачу да, уен-көлке дә, гомумән, җан һәм тән рәхәте һич тә инкарь ителми. Шул исәптән, исламда бәйрәмнәр дә бар. Ләкин, тормышта хаос булмасын өчен, һәр нәрсә билгеле бер кагыйдәләргә буйсынырга тиеш булган кебек, бәйрәм итү дә билгеле бер кысаларга сыярга тиеш.
 
- Бу кысалар тармы, киңме?
- Бәйрәмнәребезне Аллаһы Үзе билгеләде - алар шуның белән үзенчәлекле. Динебездәге ике бәйрәмнең икесе дә ике гыйбадәт тәмамлангач, Аллаһыга шөкер итү йөзеннән үткәрелә. Һәм без бу бәйрәмнәрне исереп сугышыр өчен бер сәбәп итмибез, киресенчә, башкаларга ярдәм итү, кешеләргә шатлык китерү өчен кулланабыз.
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА
язып алды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: