Туган як

Ислам дине әхлагыннан бер сәхифә: мәрхәмәт

Әхлак вә мөгамәлә мәсьәләләре - ислам дине иң күп әһәмият бир-гән нәрсәләрдән бередер. Бер кешенең камил мөселман булуы, дөньяда рәхәт вә тыныч яшәве, хәтта ахирәттә зур дәрәҗәләргә ирешүе дә әхлак вә кешелекле булуының дәрәҗәсендәдер. Бу эшләрдә ислам диненең кагыйдәләрен, Коръән кәрим вә хәдис шәрифтә сөйләнгән сүзләрне, күрсәткән юлларны һәрбер мөселман...

Әхлак вә мөгамәлә мәсьәләләре - ислам дине иң күп әһәмият бир-гән нәрсәләрдән бередер. Бер кешенең камил мөселман булуы, дөньяда рәхәт вә тыныч яшәве, хәтта ахирәттә зур дәрәҗәләргә ирешүе дә әхлак вә кешелекле булуының дәрәҗәсендәдер. Бу эшләрдә ислам диненең кагыйдәләрен, Коръән кәрим вә хәдис шәрифтә сөйләнгән сүзләрне, күрсәткән юлларны һәрбер мөселман белергә вә белдерергә тиешледер.
Рәсүлуллаһның күбрәк вә-газь вә нәсыйхәтләре ошбу хосусларда була. Мәктәп вә мәдрәсәләребездә дин-исламның хөкем вә гыйбадәт бүлекләрен өйрәтеп, ислам әдәпләре хакында тиешле мәгълүмат бирелмәү вә балаларның күңеленә әхлак вә ислам әдәбен урынлаштыруга тырышмау рәсүлуллаһның сөннәтләренә хилафтыр.
Муллаларымызның да күбесенчә вәгазьләре халыкның әхлак вә мөгамәләләрен яхшырту, бер-беренә шәфкать вә мәрхәмәтләрен арттыру, һәртөрле юллар илә аларның тыш вә эчләрен төзәтергә вә тәрбияләргә тырышудан гыйбарәт булырга тиештер.
Хосусан, хәзерге кебек бөтен дөньяны дәһшәт каплаган, бик күп зәгыйфь аталар баласыз калган, бик күп яшь балалар тәрбиячесез калган, бик күп хатыннар тол һәм башкаларның ярдәменә мохтаҗ булган бер заманда халыкны бер-беренә ярдәм итәргә, шәфкать вә мәрхәмәткә кызыктыру, шәригать вә ислам җәһәтеннән караганда да, акыл белән уйлап караганда да - иң тиеш нәрсәләрнең берсе, бәлки беренчеседер.
Шәфкать вә мәрхәмәт хосусларында мөселманнар һәрвакыт башка милләтләрдән алда торырга, бу эштә башкаларга үрнәк дәрәҗәдә булырга, ислам карьяләрендә мохтаҗ вә ярдәмчесез калган кешеләрнең эшләрен кайгыртышырга тиешледер. Моның өчен имамнар һәрвакыт халыкның исенә төшереп, вәгазь сөйләп, юл күрсәтеп, халык белән киңәшеп торырга, мәхәллә кешеләре, ил агалары шул эшне җиренә җиткереп торырга тырышмак тиештер.
Халыкның бер-беренә шәфкать вә мәрхәмәт итүләре - ислам диненең иң зур әһәмият биргән нәрсәләреннән бередер. «Диннең нигезе ике нәрсә -
Аллаһының әмерен зурлау һәм Аның бәндәләренә шәфкатьле булу», дип әйткәннәр.
Ошбу хосуста килгән хәдисләр дә күп. Пәйгамбәребез хәзрәтләре кешеләргә шәфкать итү хосусында гына түгел, хайваннарга, хәтта һәрбер җан иясенә шәфкать вә мәрхәмәт күрсәтү хосусында да бик күп хәдисләр сөйләмештер. Ошбу хосусларда вәгазь сөйләргә һәм ислам иршадларын аңларга теләгән кешеләргә хәдис вә сөннәт китапларында мәгълүмат бар.
Инде хайваннарга шәфкать хакында да берәр сүз языйк. Төрле хайваннарның, хосусан атларның һәртөрле эшләрдә халыкка ярдәмнәре күп, эш вакытында аларга бер көн дә буш торырга туры килмидер. Хайван белән мөгамәлә итүче затлардан байтак кешеләр хайваннарны ригая кылмый, аларга тиештән артык авырлыклар йөкләтә, аз гына ачуы килсә дә хайваннарга суга, кайбер кешеләр һич гаебе булмаган хайваннарга сугалар, аларга золым итәләр, хәтта кайбер яшь инсафсыз балалар да хайваннарга сугалар, һәртөрле юл белән аларны рәнҗетәләр. Бу эшләр, әлбәттә, акыл ягыннан да, шәригать ягыннан да начар.
Халык һәрвакыт боларны да хәтердә тотарга, мөгаллимнәр үз ихтыярларында булган шәкертләргә яшьтән үк хайванарга шәфкать итү тиешлеген төшендерергә, күңелләренә урынлаштырырга, муллалар да мәчетләрнең михраб вә минбәрләрендә вәгазь вә нәсыйхәт итеп, мөселман булган кешенең бөтен җан ияләренә мәрхәмәтле вә шәфкатьле булырга бурычлы икәнен исләренә төшереп торырга тиеш. Хосусан, яз вә көз көннәрендә каты хезмәт вакытында, авыллардагы ахмак мужиклар, калалардагы тәрбиясез ямщикларның хайваннарга золым итүләре күренә. Шул вакытларда җомгада бер генә мәртәбә мәчеткә килә торган кешеләргә муллалар вәгазь сөйләп, исләренә төшерергә тиешледер. Ошбу хосуста хәдис вә әхлак китапларында бик күп озын мәгълүматлар, кирәкле нәсыйхәтләр язылган.
Безнең илебездә татар галимнәре арасыннан хайваннарны якларга вә ригая кылырга тиешлеге хакында башлап кулына каләм тотучы Мәрҗәни хәзрәтләре булмыштыр. Аның бу хосуста язган сүзләренең кыскасы вә мәгънәсе ошбу:
Рәсүл мөхтәрәм Мөхәммәд әл-Мостафа Аллаһының мәх-лукатына шәфкать вә мәрхәмәт, алар белән күркәм мөгамәлә итүне өммәткә өйрәтеп бик күп хәдис шәриф вә нәсыйхәтләр сөйләгән:
Рәсүлуллаһ әйтә: «Мин яхшы холыкларны тәмам итмәк вә шуларны камил өйрәтмәк өчен җибәрелдем. Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы мәрхәмәт итә. Җирдә булган затларга мәрхәмәт итегез, күктә булган Зат мәрхәмәт итәр, рәхмәт иңдерер. Үзең ничек мәрхәмәт итсәң, сиңа да шулай мәрхәмәт итәрләр. Явыз вә бозык кешеләрнең күңелләрендә мәрхәмәт булмас. Бер кешедә өч сыйфат булса, Аллаһы ул кешегә үлемне җиңел кылыр, җәннәткә кертер, ул сыйфатларның
берсе - зәгыйфьләргә йомшак-лык вә мәрхәмәт итү.
Бер хатын бер мәчене ябып куеп, һич ашарга бирмәгән, җирдәге хәшәрәтләрне ашарга да юл куймаган, шулай итеп үлтергән, ул хатын шул мәче өчен газапка лаек булды».
Бер вакыт рәсүлуллаһ бер дөянең эче аркасына ябышканын күреп: «Бу - телсез, үзенең хәлләрен аңлата алмый торган хайваннар хакында Аллаһыдан сакланып эш кылыгыз, яхшылык белән алардан файдаланыгыз һәм аларга ирек бирегез», дигән.
Бер вакыт юлда бик эчәсе килеп сусап барган бер кеше кое күреп, шунда төшеп су эчеп чыгышлый, бик нык сусаган бер этне күрә. Этне кызганудан кабат коега төшеп читегенә су тутырып алып чыгып эткә эчерә. Аллаһы тәгалә бу кешенең эшеннән разый булып, гөнаһларын кичергән. Моны сөйләгәч, кайбер сәхабәләр: «Йә, рәсүлуллаһ, хайваннарга ярдәм итүдә дә әҗер бармы?», дип сораганнар. Рәсүлуллаһ та: «Һәр җан иясеннән дә әҗер бар», дип җавап биргән.
Болардан башка бу бабта килгән хәдисләр, әсәрләр һәм олуг затларның сүзләре күп. Ислам дине һәр урында әдәп вә әхлакка ригая иткәне кебек, хайваннарга шәфкать итү, аларга да яхшы кешечә мөгамәлә итүгә зур әһәмият бирә.
Шәһәр ШӘРӘФ.
(«Әд-дин вәл-әдәб» журналы, 1916 ел, 9нчы сан).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: