Туган як

Җилне сүкмәгез

Аллаһыга шөкер, кышның соңгы бураннары бераз карышырга маташса да, җир өстенә ныклы аягы белән Яз дустыбыз килә. Әмма, кыш безгә үпкәләп китмәсен, ул да безнең өчен дус, насыйп булса, аны киләсе елга да сагынып көтеп алырбыз. Аллаһы Үзенең хикмәте белән елны фасылларга бүлде: яз, җәй, көз һәм кыш. Ел фасыллары...

Аллаһыга шөкер, кышның соңгы бураннары бераз карышырга маташса да, җир өстенә ныклы аягы белән Яз дустыбыз килә. Әмма, кыш безгә үпкәләп китмәсен, ул да безнең өчен дус, насыйп булса, аны киләсе елга да сагынып көтеп алырбыз.
Аллаһы Үзенең хикмәте белән елны фасылларга бүлде: яз, җәй, көз һәм кыш. Ел фасыллары үзгәрү Раббыбызның бөек мәхлугы - кояш белән бәйле. Аллаһы без яшәгән җир шарын үз күчәреннән 23,5 градуска авыштырган, шул сәбәпле, ел әйләнәсендә җиргә Кояш нурлары төрлечә төшә. Җәен турырак карый, шуңа җылысы күбрәк килә, кышын нурлар туры төшми, шуңа кояшы күренсә дә, җылысы әзрәк була.
Кайбер кешеләр гел җәй булуын гына теләсәләр дә, һәр фасылның җир, табигать, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр һәм кешеләр өчен үзенә хас мөһим вазыйфасы бар. Фасылына күрә үзенең һава торышы, үз матурлыгы, үз шөгыле килә. Әлеге нәрсәләрне өйрәнеп фикер йөрткән кеше моннан гыйбрәт ала һәм һәр фасылны шатланып, шөкер сүзләре белән каршы ала.
Ләкин, гел зарлануны үз кыйбласы итеп сайлаган кешегә ярап булмый, кояш булса - аңа эссе, яңгыр булса - күңелсез, кар яуса - салкын... Әмма, табигатьне сүккән - аның Хуҗасын сүгә. Пәйгамбәребез: «Җилне сүкмәгез», диде. Бәлки, җил сиңа берникадәр уңайсызлык китерәдер, ләкин табигатьнең хәерле якка үзгәрүендә аның урыны зур. Шуңа күрә, пәйгамбәребез табигатьтәге һәр күренешнең Аллаһыдан хәерлелеген сораган, яманлыгыннан саклавын ялварган.
Кеше гомере дә, ел кебек, фасылларга бүленә. Язын кеше үз гомере басуына орлык чәчә, җәй буе аларны тәрбия кыла һәм, ниһаять, көзләр килеп, уңыш җыю вакыты да җитә. Ләкин, көзен уңыш алыйм дигән кеше - язын хәерле орлык чәчәргә, җәй буе аны тәрбияләргә тиеш. Шунда гына, ул шатлыклы, мул уңышка өмет баглый ала. Язын алабута чәчкән, көзен бодай җыя алмас. Шуңа күрә дә, дин-әхлак тәрбиясе кешегә тормышының яз чорыннан башлап ук кирәк.
Кайвакыт, яшьләрне дин-иман юлына өнди башласаң, алар сиңа бөтенләй сәер кешедәй итеп карыйлар: «Ник газаплыйсың болай син, хәзрәт? Мин әле бик кечкенә; мин туганга тик унсигез еллап булыр, йә егерме биш кенә...» Гомер язын җил куып, җәйләрен баш-аяк гөнаһка чумган кешегә, соңыннан, көз килгәч кенә тормыш җимешләре тәмен үзгәртү мөмкинме икән?.. Бу очракта, Тукайга ияреп, тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: картаеп каткач бәгырьләр - төзәлү уңайсыз ул, дип әйтүдән башка чара калмый.
Раббым, безгә бәла-казасыз гына язларны каршы алырга насыйп итсен. Хәерле җәйләр биреп, вакытында җылы кояшларын, вакытында шифалы яңгырларын насыйп әйләсен. Аткан һәр таңыбыз өчен шөкер кылып, тормышның һәр мизгелен изгелектә үткәрергә һәм үз гомеребезнең язларын, җәйләрен һәм кышларын да Үзең кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә язсын.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: