Туган як

"Ихлас"та - викторина

Республикакүләм дини викторинаның төбәк ярышында Түбән Кама шәһәреннән - Камилә Сабирова һәм Айшә Зыятдинова, Ташлыктан Алия Ибраһимова сорауларның барысына да иң яхшы җавап бирләре белән аерылып тордылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә соңыннан барысы бергә тәмле пылау белән сыйландылар. "Ихлас" үзәге җитәкчесе Салих Ибраһимов һәм Габделкәрим Гыйззәтуллин, Казаннан "Закәт" фонды...

Республикакүләм дини викторинаның төбәк ярышында Түбән Кама шәһәреннән - Камилә Сабирова һәм Айшә Зыятдинова, Ташлыктан Алия Ибраһимова сорауларның барысына да иң яхшы җавап бирләре белән аерылып тордылар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә соңыннан барысы бергә тәмле пылау белән сыйландылар. "Ихлас" үзәге җитәкчесе Салих Ибраһимов һәм Габделкәрим Гыйззәтуллин, Казаннан "Закәт" фонды җитәкчесе урынбасары Илнур Әлмәтов төбәк викторинасын югары дәрәҗәдә уздыруга зур көч куйдылар. "Ихлас" үзәгендә үткәрелгән викторинада Түбән Кама муниципаль районыннан барлыгы 80 кыз катнашты. Ә инде республика викторинасы 2015 елның 15 маенда шәһри Болгарда уздырылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: