Туган як

«Ихлас» – халкыбызның рухи-милли үзәге

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете карамагында рухи-әхлакый, тернәкләндерү үзәге буларак биш ел элек оештырылган «Ихлас»та нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар?«Ихлас» директоры Әлфия ханым ӘХМӘТҖАНОВА белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта. - Гомерегезнең 44 елы мәгариф системасына багышланган, соңгы егерме елда милли рухтагы 1нче гимназияне җитәкләгән педагог буларак, «Ихлас»ка ияләшүе авыр булмадымы? -...

Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете карамагында рухи-әхлакый, тернәкләндерү үзәге буларак биш ел элек оештырылган «Ихлас»та нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар?«Ихлас» директоры Әлфия ханым ӘХМӘТҖАНОВА белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта.
 
- Гомерегезнең 44 елы мәгариф системасына багышланган, соңгы егерме елда милли рухтагы 1нче гимназияне җитәкләгән педагог буларак, «Ихлас»ка ияләшүе авыр булмадымы?
- Тәрбияле баланың гына яхшы кеше буласы билгеле. Шуңа да 1нче гимназиядә тәрбиягә аерым игътибар бирелде. Мәчеттән мөгаллимнәр чакырып, борынгыдан килгән әдәп-әхлакка балаларны өйрәттек. «Ихлас»ка йөрүче кызларның күпчелеге шул ук 1нче һәм 2нче гимназияләрдә, 5нче мәктәптә укучылар икән. Беренче күрүдә үк: «Апа, Сез дә мөселманмы?», дип килеп кочаклап алдылар. Мондагы эшем дә гимназиядәгенең дәвамы сыман. Атнаның дүшәмбе, сишәмбе һәм пәнҗешәмбесендә сәгать өчтән - кызлар шөгыле. Малайлар чәршәмбе һәм җомгада килә. Биш төркемдәге кызлар әдәп-әхлак дәресләре, гарәп теле һәм Коръән укырга өйрәнәләр. Дүрт төркемдәге ир-балаларда да шул ук дәресләр, әмма аларга гарәп теле түгел, ә гарәп графикасы нигезендә иске татар теле керә. Балалар белән дини гыйлемле мөгаллимә һәм мөгаллимнәр эшли, күбесе махсус педагогик белемгә дә ия. Кышкы һәм җәйге каникулда «Ихлас»та балаларның ялы оештырыла. Төрле конкурслар, викториналар, ярышлар уздырыла. Әхлак темасына вәгазьләр тыңлыйлар. Кышын чаңгыда шуалар. Паркларга һ.б. экскурсиягә баралар.
 
- «Ихлас»та эшли башлауга ук, яңалыклар да керткәнсез дип беләм.
- Гыйнвардан мөселманга фарыз кием тегәргә өйрәтә башладык. 16нчы мәктәптә технология укыткан Рәзилә ханым Солтанморатова җитәкчелегендәге ул төркем чәршәмбе һәм җомгада көндезге сәгать икедән шөгыльләнә. Кызлары белән бергә әниләр дә йөри.
Бакча яшендәге балаларга кадәр килә. Мөселманга фарыз киемнәр тегеп, курчакларны киендерделәр. Бирегә йөрүчеләр инде өч төркем җыелды!
 
Икенче яңалыгыбыз - менталь арифметика шөгыле. Максат - балаларның уйлау сәләтен үстерү, эзлекле фикер йөртергә һәм кыен
хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү. Ул февраль аеннан башланды. Аны махсус курс тәмамлаган мөгаллимә Венера Газизҗанова алып бара. Дүрт яшьтән алып, бакча балалары чәршәмбедә (16-17 сәгатьтә) һәм шимбәдә (9-10 сәгатьтә) шөгыльләнәләр. Сигез яшь-тәгеләр - чәршәмбедә һәм җомгада (икесендә дә 18.15-19.15 сәгатьтә); тугыз яшьлекләр дә шул ук чәршәмбе (17-18.10) һәм җомгада (17-18.10); ун-унөч яшьлекләр дүшәмбедә һәм пәнҗешәмбедә (ике көндә дә 17.30-18.30 сәгатьтә) өйрәнәләр. Анда, башлыча, «Ихлас»тагы балалар йөри, аннан тыш, бакча балалары да килә. Нәниләрен дә үзләре белән алган әниләргә көтеп тору өчен аерым бүлмәбез дә бар.
Моннан тыш, якшәмбе мәктәбенә дә бик теләп килә балалар.
 
Әдәп-әхлак тәрбиясе бирелә торган якшәмбе мәктәбенә балалар шәһәребезнең төрле микрорайоннарыннан килә. Ул мәктәп якшәмбе иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр эшли.
Кыз һәм ир балалар - аерым төркемнәрдә. Педагогик белемгә ия укытучыларыбыз, үзара тәҗрибә уртаклашып, осталыкларын тагын да арттыралар. Балалар белән эшләү методикасын камилләштерүгә дә әһәмият бирәбез.
 
- Физик мөмкинлеге чикләнгән шәһәрдәшләребезгә дә олы бер рухи таяныч бит әле ул «Ихлас» .
- Үзәк ачылганның беренче көннәреннән үк бу эш җайга салынган. Узган ел инвалидлар ункөнлегендә начар күрүчеләр һәм көн яктысын күрүдән мәхрүм кешеләр өчен хәйрия ашы уздырылды. Хәзрәтләр вәгазь сөйләделәр. Күчтәнәчләр өләшенде. Булдыра алганча, мәктәптәге физик кимчелекле укучыларга да матди ярдәм күрсәтелде.
 
Күзләре начар күрә торган хатын-кызлар өчен һәр атнаның чәршәмбесендә дини гыйлем алу мөмкинлеге тудырылды. Иртәдән алып өйләгә кадәр аларга мәчет мөгаллимәләре - фикх, Коръән өйрәтә, әдәп дәресләре бирә. Шулай ук, алар сәләтле балалар чыгышын да яратып тыңлыйлар. Очрашуга килгән медицина хезмәткәрләре күз күрүен һ.б. яхшыртуга юнәлтелгән физик күнегүләрне күрсәткәч, шунда ук үзләре дә ясап карыйлар. Соңыннан чәй табыны янында үзара гәпләшәләр. Аралашу мөмкинлеге чикләнгән әбиләр, апалар өчен анысы да әһәмиятле. Мөслимәләр булышлыгы белән, аларны өйләренә таксида тараталар. Начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче ир-атлар өчен дә яңа уку елыннан атнага бер мәртәбә шундый ук гыйлем көне билгеләргә ниятләп торабыз.
 
Безнең үзәктә алар белән махсус элемтәдә торучы кеше бар. Ул, Дания ханым Курамшина, телефон аша шул утыздан артык кешенең хәлен белә, дару-мазар кирәк булса, өйләренә илтеп бирә. Алар үзләре дә Дания ханымга йомышларын әйтеп шалтыраталар.
 
- Кешенең әхлагын, әдәбен кайгырту, читләр ярдәменә мохтаҗларга таяныч булу, баланы һәрьяклы камил шәхес итеп тәрбияләү кебек бүгенге җәмгыять башкарырга тиешле иң мөһим эшләрне «Ихлас» үзәге үти түгелме?
- Без шушы җәмгыятьтә яшибез, шунлыктан, башкача була да алмый. Тагын бик тә мөһим бер мәсьәлә бар - балаларның туган телебезне белүләре, татар телендә сөйләшүләре. Билгеле булганча, элек-электән милли мәгариф катлаулы дипломатия таләп итте. Милләтне милләт итә торган нәрсә - тел һәм дин. «Ихлас»та әле тел буенча эшлисе дә эшлисе! Телне белмәгән балаларга үз милләте яшьтәшләре белән аңлашуы кыен була. Татар телен белми торып, гимназиягә дә бара алмый ул. Җыеп кына әйткәндә, милләтне киләчәктә телебезне белмәгән балалар яшәтә алмый. Аларга тормышта үз урыннарын табуда тел һәм дин ярдәм итәр, дигән өметтә калабыз.
Әңгәмәне Фирая
МОРАТОВА язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: