Туган як

Һичкайчан үз-үзеңә үлем теләмә...

Безне, кечкенәдән үк, «апрель ае - Ленин бабай ае», дип өйрәттеләр. Безгә «Ленин мәңге яшәячәк», дип тә сеңдерергә омтылдылар, әмма власть үзгәрде һәм бүгенге көн яшьләре аның кем икәнен дә белмиләр. Нишлисең, Ленин җәсәден саклау өчен ел саен миллионнарча сум акча сарыф ителсә дә, аның ил җәмгыятендәге әһәмиятен инде саклап...

Безне, кечкенәдән үк, «апрель ае - Ленин бабай ае», дип өйрәттеләр. Безгә «Ленин мәңге яшәячәк», дип тә сеңдерергә омтылдылар, әмма власть үзгәрде һәм бүгенге көн яшьләре аның кем икәнен дә белмиләр. Нишлисең, Ленин җәсәден саклау өчен ел саен миллионнарча сум акча сарыф ителсә дә, аның ил җәмгыятендәге әһәмиятен инде саклап булмый, ул тарих кына булып калды.
Шөкер, без татарлар өчен хәзер апрель ае үзебезнең Тукаебыз ае булып бара. Шагыйрьнең гомере озын булмаса да, ул үзенең тирән эчтәлекле шигырьләре, уй-фикерләре белән милләтнең әллә нинди аксакалларын да таң калдыра. Тукайның гомерендә гыйбрәтле хәлләр күп, әмма мин аның яшәешенә түгел, әҗәле белән бәйле кайбер гыйбрәтләргә тукталасым килә. Әлеге гамәлдә Фатих Әмирханның безгә язып калдырган истәлекләренә кайтам. Ул «Амур» кунакханәсендә Габдулла Тукайның күршесендә генә яши һәм аның төне буе йөткереп, иза чигүен ишетеп ята. Дустының авыруын Әмирхан аның ел ярым элегрәк язылган «Читен хәл» шигыре белән бәйли. Шигырьдәге шушы юллар
(Ардым инде, кайда актык мәукыйфем?
Җилкенәмен, бер басарга өч басам.
Катле нәфес итсәм, ходайдан куркамын,
Ләкми чир, аурып та булмый, ичмасам!),
уңаеннан: «Үз-үзенә чир чакырган, үлем теләгән Тукайның һәрбер зәһәрле йөткеренүе - ул догасының, ул теләгенең дәргяһе ходада (хода ишеге) кабул ителгән икәнен күрсәтә торган катгый вәмәрхәмәтсез дәлиле иде (мәукыйф - станция, катле нәфес - үз-үзен үтерү)», дигән фикер белдерә Әмирхан.
Шагыйрьнең гомере җиңел булмый, әмма язмыш җилләре ничек кенә ачы булса да, кеше атларга, яшәргә тырышырга, Раббыдан җиңеллек сорап ялварырга тиеш. Пәйгамбәрнең дә кичергәннәре аз булмый, әмма ул: «Үз-үзегезгә каршы, балаларыгызга, хезмәтчеләрегезгә, мал-мөлкәтләрегезгә каршы дога кылмагыз - юкса, дога кабул була торган вакытка туры килергә мөмкин», дигән (Әбу Дауд).
Чыннан да, кайбер вакытларда без, уйламыйча, нәрсәдер әйтеп ташлыйбыз. Ә ул сүз - үзеңә, балаларыңа каршы әйтелгән бәд-дога булырга мөмкин. Динебез, хәт-та авыру кеше янына килгәч тә начар сүзләр сөйләмәскә, яман фаразлар кылмаска өйрәтә, чөнки сүзләребез фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килергә мөмкин.
Динебез безне тормышта оптимист булып кала алырга, Аллаһының безгә хәерле нәтиҗә теләвенә ышанып яшәргә, яхшыга өметләнергә өйрәтә. Исегезгә төшерегез, ничәмә-ничә мәртәбәләр нәрсәдән дә булса курыктык, ә ул тормышка ашмады! Ничәмә-ничә мәртәбәләр өмет канатларыбыз сынды, ә бөтенесе дә яхшы тәмамланды! Ничәмә-ничә мәртәбәләр бәладән чыгар юллар күренмәде, ләкин табылды! Ничәмә-ничә мәртәбәләр баш өстебездә болытлар куерды, ләкин яшен яшьнәмәде! Ничәмә-ничә мәртәбәләр кеше үләр чиккә җитә кебек, ләкин ул, барыбер, әле исән. Ничәмә-ничә мәртәбәләр күзләребез яшьләнде, әмма соңыннан, барыбер, кипте...
Аллаһыдан өметне өзмәскә, хәерлегә юрарга, ахыры яхшы тәмамлануны теләп көр күңел белән яшәргә Үзе насыйп итсен. Раббым
Үзе Тукайның бәндәчелек белән кылган хаталарын кичерсен, каберләрен оҗмах бакчаларының бер бакчасы итсен.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: