Туган як

Хәят тамыры киселмәстән,.. әзерләнү, сәфәр ярагын күрү тиештер

Бөтен галәм гыйбадәттә Аллаһы Тәгалә чиксез кодрәте белән барча галәмнәрен юктан бар кылды: кояш һәм йолдызлар, җир һәм күкләр... Җирне горур таулар белән ныгытты, диңгез-океаннарын агызды, куе урманнар, киң далалар, кайнар чүлләр белән зиннәтләде... Урманнарга керсәң, анда - иге-чиге булмаган үсемлекләр дөньясы, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр... Нурсыз һәм җансыз тоелган...

Бөтен галәм гыйбадәттә

Аллаһы Тәгалә чиксез кодрәте белән барча галәмнәрен юктан бар кылды: кояш һәм йолдызлар, җир һәм күкләр... Җирне горур таулар белән ныгытты, диңгез-океаннарын агызды, куе урманнар, киң далалар, кайнар чүлләр белән зиннәтләде... Урманнарга керсәң, анда - иге-чиге булмаган үсемлекләр дөньясы, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр... Нурсыз һәм җансыз тоелган диңгезләргә төшсәң, анда төрледән-төрле төстәге балыклар патшалыгын һ.б. төр мөлкәтләрне күреп таң каласың... Аларның барысы да бөек Хуҗаларын таныйлар, Аңа шөкер итәләр, Аны гына мактыйлар, бер Аңа гыйбадәт кылалар...

"Җиде кат күкләр, җирләр һәм анда булган барлык мәхлуклар да Аңа тәсбих әйтеп мактыйлар. Аны мактау белән олыламаган бер генә зат та юктыр. Ни аяныч, сез генә аларның тәсбихләрен аңламыйсыз" (Исра сүрәсе, 44нче аять).

Аллаһы Тәгаләнең безгә күренми торган мәхлуклары да шактый, шулардан - фәрештәләр дөньясы. Аллаһы ул затларын нурдан яратты һәм аларга галәмдәге төрле вазыйфаларны йөкләде. Фәрештәләр һәрвакыт Раббыларына гыйбадәттә, ул бөек гамәләдән һич тә армыйлар.

Кешенең яшәү максаты

Шулай итеп, бөтен галәм Аллаһыга гыйбадәт кыла, Аңа тәсбих-мактау сүзләре әйтә. Шуңа карамастан, Аллаһы Тәгалә галәмдә яңа бер мәхлугын бар итәргә теләде. Гәрчә аны да Үзенә гыйбадәт кылу өчен яратса да, башкалардан аермалы буларак, аңа ихтыяр дигән нәрсә бирде. Аның үз ихтыяры белән гыйбадәт кылуын теләде.

Әйе, бөек Аллаһы, кечкенә генә бер мәхлугын - Кешене бар итте. Аңа - юктан бар итүчесенә үз теләге белән кол булу, гыйбадәт кылу, шөкер итү, дога кылып ялвару мөмкинлеге бирде. Кылган изгелекләребез өчен бөек әҗерләр, күз алдыбызга да китереп бетерә алмаслык бүләк-нигъмәтләрен әзерләде. Үзенең хөрмәтле колларына һич арадашсыз ишекләрен ачып куйды.

"Әйтте Раббың: Миңа дога кылыгыз, Мин сезгә җавап бирермен! - дип. - Миңа кол булудан тәкәбберләнүчеләр, кимсетелгән хәлдә, утка керерләр" (Гафир сүрәсе, 60нчы аять).

Адәм баласы һәрвакыт Раббысын искә алып, бер Аңа кол булып, Аның ярдәме астында яшәгәндә генә, аның тормышы имин һәм бәхетле була. Аллаһы Тәгалә Үзе белән бәндәләре арасында даими элемтә булуын теләде.

Намаз - диннең терәге

Кешенең Раббысы белән булган мөнәсәбәтен саклаучы иң зур гамәлләрнең берсе намаз гыйбадәте булды. Чыннан да намаз, калебтәге иманнан кала, иң бөек гамәл булып тора. Намаздан башка, бәндә үзенең Раббысы белән булган элемтәсен саклый алмый. Нәкъ намаз, туфрактан яралган, загыйфь зат кешене галәмнәр Хуҗасы Аллаһы белән бәйли. Шул бәйләнеш белән кечкенә зат бөек дәрәҗәләргә ирешә.

"Әй, иман ияләре, рокугка китегез, сәҗдәгә төшегез, Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз, изгелек эшләгез, бәлки шул вакытта, уңышка ирешерсез" (Хаҗ сүрәсе, 77нче аять).

Газиз туганнарым, ни өчен без намаз турында сөйләшәбез? Чөнки намаз турында Галәмнәр Раббысы Аллаһы сөйләде. Чөнки намаз хакында кешеләрнең иң хөрмәтлесе - сөекле пәйгамбәребез хәбәр бирде, намазның олуг әһәмиятен, яшерен серләрен аңлатты. Нәкъ намаз Аллаһы белән кеше арасында бөек килешү булды. Килешүне саклаган Аның бөек нигъмәтләренә иреште, килешүне бозган дөнья һәм ахыйрәт хәсрәтенә дучар булды.

Бөек килешү

Намаз - Аллаһы белән бәндәсе арасындагы килешү, шуңа күрә бу килешүне, иң беренче булып, атабыз Адәм төзеде. Җир өстенә килгән һәр пәйгамбәр бу килешүне саклады, үз гаиләсен, халкын да намазга өндәде. Җиргә намазсыз бер генә пәйгамбәр дә килмәде, берсе дә халкыннан динне намаздан башка кабул итмәде. Кайбер кешеләрнең, "намазны Мөхәммәд пәйгамбәр генә укыган, аның өммәтендә генә намаз булган", дигән сүзләре - зур хатадыр. Кешелек дөньясының беренче көненнән йөрәгендә иманы булган һәр кеше намаз укыды һәм бөек килешүне саклап килде. Кыямәт көнендә дә Аллаһы Үз рәхмәтен килешүне саклый алганнарга гына насыйп итәчәк: "Ә гөнаһ ияләрен, туплауга куган кебек, җәһәннәмгә озатырбыз. Аллаһы белән килешү төзегәннәрдән башка һичкемгә дә яклау хакы бирелмәс"(Мәрьям сүрәсе, 86нчы аять).

Һәр пәйгамбәр бу җиргә намаз белән килде, кайсысының гына тормыш юлын өйрәнергә керешсәң дә, аның ихлас намазларын, түбәнчелек белән кылган сәҗдәләрен табасың. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Менә болар Аллаһының нигъмәтендә булган затлардыр: пәйгамбәрләр төркеменнән, Адәмнең нәселеннән, Нухка ияреп көймәгә кергән, Ибраһим белән Исраил токымыннан, шулай ук, Без туры юлга күндергән һәм сайлаган кешеләрдер. Әгәр аларга Аллаһының аятьләре укылса, күз яшьләре белән елап сәҗдәләргә төштеләр" (Мәрьям, 58нче аять). Әйе, кардәшләрем, алар Адәмнең, Нухның, Ибраһимның һәм Исраилнең балалары иделәр. Аллаһы аларны иң хөрмәтле төркемнәрдән кылды. Алар сәҗдә, намаз әһелләре булдылар, әмма... алардан соң килгән буыннар, аталары калдырган мирасны югалттылар, аталары саклаган бөек килешүне боздылар. Аллаһы алар турында болай әйтә: "Алардан соң шундый нәселләр килде: намазны ташладылар, нәфес-шәһвәтләренә иярделәр. Алар барысы да хәсрәттә калачаклар" (Мәрьям сүрәсе, 59).

Әйе, ул кавемнәр, аталары саклап килгән әманәткә хыянәт иттеләр. Дөнья ләззәтләренә алдандылар, ахыр нәтиҗәсе хәсрәт икәнен уйламадылар. Ибраһим да намаз укыды, Муса да калдырмады, Гайсә дә намаз әһеле булды... Әмма бүген үзләрен шуларның нәселе, шуларның өммәте дип чаң кагучылар, ни өчен алар калдырган мирасны югалттылар, изге килешүне ни сәбәпле боздылар? Сәбәбе шул: "... нәфес-шәһвәтләренә иярделәр". Дөнья ләззәтләренә, дөнья зиннәтләренә алдандылар, җиңелрәк дин төзеделәр...

Пәйгамбәрләр дә укыган

Пәйгамбәрләрнең атасы Ибраһим Аллаһыдан сорады: "Әй, Раббым, мине һәм минем нәселемне намазны торгызучылардан кылсаң иде!". Ибраһим үзе дә, Исмәгыйль дә, Исхак та, Якуп та, Йосыф та, Даут та, Сөләйман да... - барысы да намазда булдылар. Ибраһимның улы Исмәгыйль турында Аллаһы әйтә: "Үз гаиләсенә намазны һәм зәкятне әмер итте, Аллаһы аннан разый булды" (Мәрьям сүрәсе, 55).

Муса пәйгамбәргә дә Аллаһының әмере катгый булды: "Дөреслектә, Мин Аллаһы, Миннән башка Илаһ юк, Миңа гыйбадәт кыл һәм Мине искә алу өчен намаз укы!" (Таһә, 14). Пәйгамбәребез: "Муса яныннан үткәндә аның каберендә намаз укып торуын күрдем", - диде (Мөслим риваяте). Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Үзенең илчеләренә, гади кешеләрдән аермалы буларак, кайбер үзенчәлекләрне бирде. Шулардан берсе, алар каберләрендә тере хәлдә, гыйбадәт кылалар. Пәйгамбәребез Муса пәйгамбәрнең намаз укып торуын күрде.

Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә рузага һәм намазга үрнәк буларак Даут пәйгамбәрне китерә: "Иң хәерле намаз - Даут пәйгамбәрнең намазы" (Бухари һәм Мөслим риваятьләре).

Гайсә пәйгамбәр дә килешүне үтәде: "Гомерем буена Ул миңа намаз укуны һәм зәкят түләүне фарыз итте" (Мәрьям, 31). Пәйгамбәребез безгә ахырзаман алдыннан Гайсә пәйгамбәрнең җиргә төшүен хәбәр бирде. Ул - Сүриядәге Димәшк шәһәрендәге "Ак манарага", мөселманнар иртәнге намазга басканда төшәчәк һәм намазын укыячак. Һичшиксез, ул намазын безнең пәйгамбәребез өйрәткәнчә, ягъни рәкәгатьләр белән, Фатиха сүрәсе, Коръән аятьләре, без әйтә торган зикерләр белән кылачак.

Барча пәйгамбәрләрнең намазлары да бер-берсенә охшаш булды. Чөнки барысы да исра төнендә, Кудс мәчетендә пәйгамбәребез артында басып намаз укыдылар. Аның һәрбер хәрәкәтен кабатлап тордылар. Аның белән тәкбир әйттеләр, ул торса тордылар, рокуг кылса, алар да кылдылар, сәҗдәгә китсә, алар да киттеләр... Пәйгамбәребез: "Имамга ою тиешле, аңа хилафлек китермәгез", диде. Ибн Габбәс белән Ибн Гомәр тапшырган риваятьләрдә килгәнчә, пәйгамбәребез: "Без - пәйгамбәрләр төркеме, безгә ифтарларыбызны ашыктырырга, сәхәрләребезне кичектерергә, намазда уң кулларыбызны сул кулыбызга куярга әмер ителде", диде. Шулай итеп, Аллаһының һәр илчесе Раббысы каршына килеп, түбәнчелеге, факыйрьлеге илә намазларын торгыздылар. Бөек Раббысы каршына килгән кол рәвешендә кулларын багладылар. Хәтта фәрештәләрнең намазлары да мөселманнарның намазларына охшаш. Чөнки пәйгамбәребезгә намаз дәресләрен Җәбраил фәрештә бирде. Беренче көнне килгәч, пәйгамбәребез аның артына басып өйлә, икенде, ахшам, ястү һәм иртәнге намазларны әүвәлге вакытларында укыды, икенче көнне килгәч, фәрештә ул намазларны ахыр вакытларында укытты һәм: "Намазлар шушы ике вакыт арасында кылыныр", диде. Аллаһының илчесе намазны остазыннан үзе өйрәнгәч кенә, башкаларга өйрәтте.

Мең еллык намазлы милләт

Шулай итеп, кардәшләрем, дөнья яралган көннән башлап, Кыямәт көненә кадәр Аллаһыга инанган, Аны «Раббы» дип таныган кешеләр иманның иң олуг күрсәткече булган намаз гыйбадәтен үтәделәр, һичкайсысы намаздан башка үзен иманлы, диндар дип йөрмәде. Тарих битләрендә төрле хәлләр булган, кешелек өстенә төрле сынаулар да килеп торган. Әмма иман ияләре намаз гыйбадәтен саклап килгәннәр. Безнең халык та күпне күргән, ачлыгы да, ялангачлыгы да урап узмаган. Әмма әби-бабайларыбыз ул хәсрәтле чорларда да намазын, сәҗдәсен калдырмаган. Кулыннан комганын төшермәгән. Дәһшәтле сугыш чорларында да ирләрен югалткан газиз әбиләребез намазлыкларын читкә куймаган. Бәлки, бәлки шул әбиләребезнең намазлардан соң күз яшьләре белән кылган догалары сәбәпле, күпме әтиләребез сугыш кырларыннан исән кайткандыр, кайту гына түгел бөек җиңү алып кайтканнар. Татар-мөселманнарның сугыш чорында кылган батырлыкларын әле хәзер генә ача башладылар бит. Бәлки «Газиз ана» догасы безнең бүген иминлектә, муллыкта яшәүләребезгә сәбәптер? Ни кызганыч, заманалар үзгәрде дип, "современный" кешеләргә әйләнеп киттек. Күпләр өчен газиз аналарыбызның ак яулыклары, таушалып юкарган намазлыклары, еллар дәверендә бармаклар белән ышкылып ялтыраган дисбеләре искелек калдыгы гына була бара. Хәтта, "милләт, милләт" дип йөрүче апа-абыйларыбызның байтагы, күпме язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез өчен, кулларына комган алу, тәһарәтләнеп җомга намазларына килү оят эшкә санала. Әгәр шушы сүзләрне ишетүче үзенең ата-бабасын, нәсел шәҗәрәсен ачып караса, аларның мөселман, намаз ияләре булуларын күрә. Әби-бабайларыбыз иген дә иккәннәр, безнең кебек бер-ике түгел, җидешәр, сигезәр бала үстергәннәр, дөнья йөген дә тартканнар, Аллаһыга баш та игәннәр... Ә безнең бүген Аллаһы биргән 24 сәгать эчендә намаз укып алырга вакытыбыз юк. Мәчет-мәдрәсәләр бар, күршеләребез яки танышларыбыз намаз укый, бар да өйрән, бөтен мөмкинчелек бар, ләкин...

Әйе, кешеләрнең иманнары зәгыйфьләнде, дөнья зиннәтләре калебләрен яулады, кешеләр үзләренең кайдан килгәннәрен, нинди максат һәм кем аларны юктан бар иткәнен оныта башладылар. Үзләрен юктан бар кылучы, көн-төн кайгыртып, нигъмәтләндереп торучы Раббыларын оныттылар, гасырлар дәверендә сакланып килгән Бөек килешүне боздылар...

Ризаэддин Фәхреддин хәзрәт алда җавап бирәсебезне искәртеп, болай язып калдырган: "Дөнья гомере никадәр озын булса да, ахырында үлем бар, үлем соңында бик куркыныч бер көндә хисап вә җәза булачак, шул көндә бик күп йөзләр агарачак вә бик күп йөзләр каралачак. Хәят тамыры киселмәстән вә сулышлар өзелеп форсатлар үтмәстән элек, шул көн өчен әзерләнү, сәфәр ярагын күрү тиештер".

Әй, галәмнәр Раббысы Аллаһы, Син безләрне юктан бар иттең, Син безләргә бөтен галәмне буйсындырдың. Безнең өстебезгә олуг бурыч - намазны йөкләдең. Әй, Раббым, газиз халкыбызга шушы олуг гыйбадәтне кайтарсаң иде. «Алардан соң шундый нәселләр килде: намазны ташладылар, нәфес-шәһвәтлэренә иярделәр. Алар барысы да хәсрәттә калачаклар» - әнә шул кавемнәр арасыннан булудан сакласаң иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:07
    КОТЛАУ Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
    8
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:48
    Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 09:28
    Кешегә кое казысаң... Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 25 май 2018 - 13:15
    Тирән эчтәлекле чара булды «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
    16
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 11:13
    Безнең өчен серле дөнья В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:31
    Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
Ночной режим