Туган як

Хозер пәйгамбәр исәнме

Һәрберебез диярлек сабый чагыбызда олылардан Хозер пәйгамбәр турында гаҗәеп кыйссалар ишеткәнебез бардыр. «Хозер пәйгамбәр - үлемсез, дөнья гизеп йөри, кыямәт көненә хәтле яшәячәк икән» диләр иде. Ләкин Хозер - Коръәндә Кәһеф (Тау тишеге) сүрәсендә искә алынган Мусаның гыйлемле юлдашчысы, пәйгамбәр, чыннан да, үлемсез, мәңге яшиме? Ислам дине чыганакларында бу турыда...

Һәрберебез диярлек сабый чагыбызда олылардан Хозер пәйгамбәр турында гаҗәеп кыйссалар ишеткәнебез бардыр. «Хозер пәйгамбәр -
үлемсез, дөнья гизеп йөри, кыямәт көненә хәтле яшәячәк икән» диләр иде. Ләкин Хозер - Коръәндә Кәһеф (Тау тишеге) сүрәсендә искә алынган Мусаның гыйлемле юлдашчысы, пәйгамбәр, чыннан да, үлемсез, мәңге яшиме? Ислам дине чыганакларында бу турыда нәрсә әйтелә?
Мөхәммәд Әмин Шынкити, «Әдва әл-бәйан» тәфсире авторы, Хозер пәйгамбәрнең исән булу-булмавы турында болай дип яза:
«Изге кешеләрнең Хозер хакында хәбәрләре бик күп. Кайберләре аны ел саен Ильяс пәйгамбәр белән хаҗ кыла дияләр, икенчеләре исә, шулардан өйрәндек дип, шомлы догалар тараталар. Сөйләнелә торган бөтен кыйссалар безгә билгеле. Кыйсса чыганаклары, безгә калса, бик зәгыйфь, ышанычка лаеклы түгел. Чөнки эшләре күркәм, изге дип саналган кешеләрнең хикәятләре, күрелгән төшләр, сәхаби Әнәс ибне Мәликтән дип риваять кылына торган хәдисләре -
барчасы зәгыйфь, дәлил итеп кулланыла алмый, ышанычлы, шиксез бер хәбәр дәрәҗәсенә җитми.
Дәлилгә, Шәригатьнең ап-ачык, бер шомсыз риваятьләренә нигезләнсәк, Хозернең тере түгел, ә элек-электән вафат икәнлеге дөрес һәм дөресрәк фикер булыр:
Аллаһы Тәгалә изге Китабында бөтен кешелек турында болай ди: «Сиңа хәтле (ий, Мөхәммәд) мәңгелек, үлемсез тормышны һичкемгә бирмәдек. Син үлсәң дә, алар мәңге яшәрләрме?!» (Әнбия сүрәсе, 34 аять).
Пәйгамбәребез (Аллаһының аңа салават-шәрифләре булсын) Бәдер сугышы алдыннан Аллаһыга ялварып дога кыла: «Аллаһым, әгәр бу мөселман кешеләре вафат булса, җирдә гыйбадәт кылучы һич калмас». Ошбу хәдис Сахих Мөслим җыентыгында килә.
Аллаһы илчесе бер көнне кичен, бу төнне исән булган һәрбер кеше 100 елдан соң җир өстендә исән калмаячак, ди. Әгәр Хозер исән булса да, шул кичә үткәннән алып 100 елдан да артык яшәмәс иде.
Габдулла ибне Гомәр (Аллаһы аннан һәм аның атасыннан разый булсын) әйтә: «Аллаһы илчесе, тормышында безнең белән укыган иң соңгы ястү намазыннан соң торып басты да, безгә мөрәҗәгать итеп: «Бу төнне күрдегезме? Бу төннән башлап 100 ел үтсә, җир өстендә хәзер тере булган һичкем исән калмас» диде».
Ошбу хәдис Сахих Мөслим җыентыгында китерелә.
Әгәр Аллаһы илчесе Мөхәммәд заманында Хозер пәйгамбәр исән булса, Аллаһы илчесенә иярүчеләрдән, аңа ярдәм итүчеләрдән, сугыш кырларында, авыр вакытларда җилкә куеп торучылардан булыр иде. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд - бөтен кешеләр һәм җеннәр дөньясына Аллаһы рәхмәте буларак җибәрелгән пәйгамбәрдер. («Әдва әл-бәйан» китабы, 4нче том, 178-183нче битләр).
Хозер пәйгамбәрнең исән булмавы, Аллаһы илчесе Мөхәммәдкә хәтле вафат булганлыгы турында күп галимнәр хәбәр итә, кайсылары китап-лар да яза. Шулар арасында - Имам Әл-Бохари, Ибраһим Әл-Хәрби. Ибн Хаҗәр Гаскәләни, хәтта, «Әз-зәһрү надыйр фи хәли Хыдир» («Хозернең хәле турында нурлы чәчәк кебек булган китап») китабын яза.
Аллаһы барыбызны да гыйлем белән нурландырса иде һәм кылган хаталарыбызны рәхмәте белән гафу әйләсә иде!
Исхак САБИР.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: