Туган як

Хәерле вакыт

Раббыбыз Аллаһының безгә булган чиксез нигъмәтләренең берсе - изге Рамазан ае. «Тиздән рамазан килә» дигән сүз ишетелгәч, күңелебездә нинди хисләр туа соң? Шатлык-сөенечме, әллә борчумы? Әлбәттә, кунак килгәндә борчылмый булмый, әмма рамазан аен ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып көтеп алырга тиеш. Рамазан - Раббыбыз тарафыннан елына бер генә мәртәбә килә...

Раббыбыз Аллаһының безгә булган чиксез нигъмәтләренең берсе - изге Рамазан ае. «Тиздән рамазан килә» дигән сүз ишетелгәч, күңелебездә нинди хисләр туа соң? Шатлык-сөенечме, әллә борчумы? Әлбәттә, кунак килгәндә борчылмый булмый, әмма рамазан аен ислам дөньясы түземсезлек белән сагынып көтеп алырга тиеш. Рамазан - Раббыбыз тарафыннан елына бер генә мәртәбә килә торган зур кунактыр. Кемнәрдер рамазан сүзен ишеткәч: «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый. Күңел ачулар да бетә һ.б.»,
дияр. Әмма Рамазан ае безне нәрсәдәндер мәхрүм итәр өчен түгел, киресенчә, Раббысы тарафыннан капчык-капчык бүләкләрне тарату өчен килә. Иман ияләре бу кунакны һәр шәһәр һәм авылга, һәр мәчет-мәхәлләгә, һәр өйгә, гаиләгә һәм һәр йөрәккә кертеп, ай дәвамында аның бәракәт капчыкларын бушаталар. Изге кунак бер капчыгыннан бүләк таратса, икенче капчыгына бәндәләрнең изге айда кылган игелекләрен җыя. Соңыннан безнең тырышлыкларыбызны Раббысы хозурына алып кайта.
Рамазан җиткәндә Аллаһының илчесе кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган. «Сезгә Рамазан килде, ул - бәракәт ае. Бу айда Аллаһы сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһы сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калды». (Табәрани риваяте).
Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлыктыр.
Әлбәттә, Рамазан ае ризык һәм эчемлектән тыела торган ай гына түгел. Рамазан изгелек ае, шуңа күрә Аллаһы бу айда Үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.
Пәйгамбәребез әйтте: «Рамазан аеның беренче киче җитсә, шайтаннарга богаулар салыныр, җәһәннәм ишекләре ябылыр, берсе дә ачылмас. Җәннәт ишекләре ачылыр, берсе дә ябылмас. Күкләрдән Аллаһының бер фәрештәсе кешеләргә юнәлеп әйтер: «Әй, изгелек сөюче, изгелеккә омтыл! Әй, явызлык кылучы, начарлыктан котыл!». Бу айда, Аллаһы Тәгалә бәндәләрен җәһәннәм утыннан коткарыр. Уттан котылу - Рамазанның һәр кичендәдер».
Һәр эшнең үз вакыты, үз фасылы бар. Игенче кыштан сабанын хәстәрли, язын чәчә, көзен җыя. Кайбер үсемлекләрне көздән чәчү хәерлерәк була. Шуның кебек, изгелекләр кылып, күбрәк савап җыю, гөнаһларыңнан арыну өчен иң хәерле вакыт ул Рамазан ае.
Аллаһыга шөкер, халкыбыз изге рамазан утын мең елдан артык сүндерми саклап килгән. Күңелләрдә изге айга карата хөрмәт, мәхәббәт саклаган. Газиз әби-бабайларыбыз барлы-юклы сәхәрләре белән җәйге челләләрдә урак өстендә дә руза тотканнар. Сусаудан авыз-иреннәре ярылган, кайтуына да әзер табыны көтмәгән. Әбиләр: «Эссегә түзә алмыйча, кар базларына төшеп суына идек», дип сөйлиләр иде.
Бу аларның ни дәрәҗәдә иманнарына тугры булуларын күрсәтә. Бүген безне, әбиләребез заманындагыча, кулыбызга урак тоттырып басуга кумыйлар, балаларга мәктәпләрдә авызга калак белән су каптырып рузалы булуларын тикшереп йөрмиләр.
Күпләр суыткычлы өйләрдә яши, суыткычлы «тимер ат»ларда йөри. Кызып китсәң, тәһарәтләнергә, госелләнергә суы агып тора. Шөкер, сәхәренә-ифтарына да ризыгы мулдан. Әгәр авыр заманнарда әби-бабайларыбыз саклап калган әманәтне без бүген күпкә җиңел тормышта саклый алмасак, Раббым бездән разый булмас.
Курыккан эш хәерле була, диләр. Әлбәттә, борчыласың. Изге кунакны көткәндә дә, берәүләр - «көчем җитәрме», икенчеләр, «кан басымым күтәрелмәсме», дип кайгыра. Аллаһы ярдәменә таянсак, Ул ярдәм итми калмас.
Пәйгамбәребез еш кына намазлардан соң шушы доганы кылган:
«Йә, Аллаһы, миңа Сине искә алуда, Сиңа шөкер итүдә һәм күркәм рәвештә гыйбадәт кылуда ярдәм бир».
Раббым, безгә ихласлык белән изге айга керүләрне насыйп итсен, Үз ярдәменнән ташламасын.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: