Туган як

Хатыныңны ярату да – садака, яки белү оят түгел, белмәү оят (18+)

«Ике кеше беркайчан да гыйлем алмас», дигән борынгылар: аларның беренчесе - тәкәббер кеше, ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип йөри, ә икенчесе - артык оялчан кеше, оялуы сәбәпле сораулар бирми, эзләнми. Артык оятсыз кеше булмасам да, бу язмамда бераз кызарта торган нәрсәләргә тукталырга булдым. Белү оят түгел, белмәү оят, дигән...

«Ике кеше беркайчан да гыйлем алмас», дигән борынгылар: аларның беренчесе - тәкәббер кеше, ул үзен җитәрлек дәрәҗәдә белемле дип йөри, ә икенчесе - артык оялчан кеше, оялуы сәбәпле сораулар бирми, эзләнми. Артык оятсыз кеше булмасам да, бу язмамда бераз кызарта торган нәрсәләргә тукталырга булдым. Белү оят түгел, белмәү оят, дигән сүз белән бераз күңелемне тынычландырдым. Нихәл итәсең, без монда кызарышып утырганда, 5нче-6нчы класста укучы балалардан күбесенең телефонына кереп карасаң, чәчең үрә торырлык. Ни кызганыч, интернет дигәне балаларга әти-әниләре дә гомер ишетмәгән һәм күрмәгән нәрсәләрне өйрәтә.
Аллаһының нигъмәте
Аллаһының ир һәм хатынга никах аша биргән зур нигъмәте - җенси мөнәсәбәт. Бүген, ирекле хисләр, ирекле мөнәсәбәтләр макталган заманда, җенси мөнәсәбәт еш кына азгынлыкка, хәтта шакшылыкка кайтып кала. Кем белән теләсәң, шуның белән йокла, туйсаң - башкасын эзлә… Телевизор һәм интернет та шул сәясәтне алга сөрә. Ә бит ир белән хатын арасындагы якынлык ике арада гына кала торган серле дөнья булырга тиеш. Ул дөньяны башкаларга ачарга һич тә ярамый. Аллаһы Тәгалә кешеләрне ир һәм хатыннарга бүлде, бер-берсенә карата шәһвәт хисләре салды. Динебез әлеге хисләрне җимерми, аларга каршы көрәшми, ирләрне - хатыннардан, хатыннарны ирләрдән ваз кичәргә, мәгарәләргә бикләнеп дога гына кылып ятарга өндәми. Киресенчә, үз тиңеңне эзләргә, гаилә корырга, табигый дәртеңне хәләл юл белән канәгатьләндерергә куша. Пәйгамбәр вакытында бер
егет, гыйбадәткә бирелү нияте белән: «Мин беркайчан да өйләнмим», дигәч, пәйгамбәр аңа: «Мин өйләнәм һәм бу - минем юлым. Кем минем юлымнан баш тарта, ул миннән түгел», дигән.
Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерүгә, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле тәртипләре, үз кагыйдәләре, хәтта кайбер чикләүләре дә бар. Изге ният, тиешле әдәп, махсус дога белән кылынган якынлык - гади шәһвәт сүндерүдән изге гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.
Пәйгамбәребез: «Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә садака», дигәч, кешеләр: «Шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-савап алабызмени» дип сорыйлар. Пәйгамбәр: «Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрәм юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай, ә хәләл юлда кулланып, әҗер-савап алыр», дигән (Мөслим риваятеннән).
Җенси якынлык - гаилә коруда төп максатларның берсе. Ул кешенең сәламәтлеген саклый, читләргә карамаска, намусны
сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәббәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була. Әгәр кешедә җенси шәһвәт булмаса, күбесе гаилә дә кормас, балалары да тумас иде.
Якынлык кылу әдәпләре
Якынлык кылу әдәпләренә түбәндәгеләр керә.
Беренчесе, изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратуы, җенси мәнәсәбәтләре изге эш санала, бер-берсенең хакын саклау булып тора, шуңа күрә икесенең дә ниятләре изге булса, фәрештәләр аларга савап яза.
Икенчесе, җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнергә тиеш. Ир кешенең тизрәк үз шәһвәтен сүндереп, шуннан соң ук хатынына артын куеп ятуы дөрес түгел. Пәйгамбәр: «Берегез хатыны белән якынлык кылса, аңа изгелек кылсын: үз ихтыяҗын үтәп, аныкы үтәлмәсә, ашыкмасын, аныкын да үтәсен», дигән. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кылганда назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне арттыра торган нәрсәләргә чакырган.
Моның өчен, җенси мөнәсәбәт вакытында ир һәм хатынның матур киемле, чиста тәнле, авыз эчләренең пакь булуы, бер-берсеннән хуш ис килеп торуы мөһим. Бу әдәп хатын-кызларга гына түгел, ирләргә дә кагыла. Хатыны ире кайтуга киенеп-ясанып, хуш исләр белән, фирештәдәй балкып каршы алса, ә иреннән солярка, яки ферма исе килсә, авызыннан тәмәке исе аңкып торса, бу гаделсезлек була. Пәйгамбәр заманында ирләр дә, хатыны янына керер алдыннан, матур киемнәрен кигәннәр, исле майларын сөрткәннәр. Габдуллаһ ибн Габбас тарафыннан әйтелгән сүзләрнең («Хатынымның минем өчен зиннәтләнүен ничек яратсам, үзем дә аның өчен бизәнергә яратам. Чөнки Аллаһы, «Хатыннарның бурычлары булган кебек, хаклары да бар» дип әйтте» («Бәкара», 228) мәгънәсе вакыт үтүгә карап кына үзгәрмәгән.
Җенси мөнәсәбәт алдыннан бисмилла әйтү һәм махсус дога уку киңәш ителә, чөнки хатын балага узса, ул бисмиллалы, догалы бала була. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда «Бисмиллаһи, Әллааһумма җәннибнә - әш-шәйтаанә вә җәнниби-әш-шәйтаанә мәә разәкътәнә», дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас», дигән (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: «Аллаһы исеме белән. Йә Аллаһы, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлбәттә, иман иясенә бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле.
Җенси мөнәсәбәтне алдан да, арттан да кылырга мөмкин, ләкин хатын-кызның җенес әгъзасына гына. Кемгәдер бу сәер тоелыр, әмма бу хакта Коръәндә махсус аять иңде. Элгәре заманнарда кайбер халык-ларда: «Ир хатынына арттан керсә, баласы кылый күзле булып туар», дигән сүз киң таралган. Бу хакта Аллаһы Коръәндә аять иңдерде: «Хатыннарыгыз сезнең өчен чәчүлек, чәчүлеккә кайдан теләсәгез, шуннан килегез» (Бәкара, 223).
Пәйгамбәребез: «Алдан да, арттан да, ләкин җенес әгъзасына гына», дигән (Бохари, Мөслим риваятьләре). Хатын-кызның арткы юлыннан якынлык кылу катгый рәвештә тыела, хәрам эш санала. Пәйгамбәребез: «Хатын-кыз белән арткы юлдан кушылган иргә Аллаһының каргышы төшә», дигән (Ибн Гадий риваяте).
Ир кеше бер мәртәбә җенси мөнәсәбәт кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, тәһарәт алу киңәш ителә. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, арасында тәһарәт алсын, бу аңа көч өстәр», дигән (Мөслим риваяте).
Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше «җөнеб» дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабы тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.
Ир белән хатын-кызга бер-берсенең оят җирләрен күрү дә, бергә юыну да тыелмый. Госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Йоклар алдыннан тәһарәт алырга киңәш ителә. Гомәр ибн Хаттаб пәйгамбәребездән: «Җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы», дип соргач, ул: «Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын», дигән (Ибн Хиббән риваяте).
Хатын-кызның айлык күреме вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрәм булып тора. Аллаһы Тәгалә: «Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: «Бу алар өчен авыр вакыт», дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз арулангач, аларга Аллаһы әмер иткәнчә килегез. Аллаһы тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнүчеләрне сөя», ди («Бәкара», 222).
Ләкин, хатын-кызның җенес әгъзасын ачмаганда, хатынны ярату, кочаклау, үбү, аның белән бергә йоклау кебек нәрсәләр тыелмый. Пәйгамбәрнең хәләле Гайшә: «Пәйгамбәребез, күремем вакытында, билемә чүпрәк каплатып, яныма ята иде», дигән (Бохари, Мөслим җыентыклары).
Элек кайбер халыкларда шундый гадәт булган, хатын-кызның күреме вакытында аның белән бер өйдә яшәмәгәннәр, бер табынга утырмаганнар. Хатын-кызга, вакытлыча, әти-әнисе янына да кайтып торырга туры килгән. Әлбәттә, бу аларны кимсетү була, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Бу - алар өчен авыр вакыт», ди. Пәйгамбәребез, мөселманнарда күремле хатын-кыздан чиркану булмасын өчен, Гайшәнең күреме вакытында аның белән бер табыннан ашаган. Алай гына да түгел, Гайшә эчкән савыттан -
аның ирене тигән урыннан эчкән, итне дә Гайшә капкан, аның авызы тигән урыннан капкан. Сиңа хезмәт итүче, сиңа балалар тудырып, аларны тәрбия кылучы заттан чиркану зур рәхмәтсезлек була.
Әгәр ир белән хатын бала тууын теләмәсәләр (сәбәпләре төрле булырга мөмкин), ир кешегә җенси мөнәсәбәтне өзәргә яки сакланырга ярый. Ләкин, сакланган очракта хатынның да ризалыгы кирәк, чөнки аның да бала табарга хакы бар. Җәбир ибн Габдуллаһ: «Без пәйгамбәр вакытында җенси мөнәсәбәтне өзә идек. Бу хәбәр пәйгамбәребезгә барып иреште һәм ул безне бу нәрсәдән тыймады», дигән (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Шулай да, мөселман гаиләләре күбрәк балалар тудырып, аларны тәрбияләп үстереп, үзләреннән соң зур һәм хәерле нәсел калдырырга тырышырга тиешләр.
Иргә дә, хатынга да гаилә эчендәге, бигрәк тә җенси мөнә-сәбәт белән бәйле серләрен баш-каларга сөйләү катгый рәвеш-
тә тыела. Пәйгамбәребез: «Хатыны белән ялгызы булып, соңыннан аның серләрен башкаларга сөйләүче ир - Аллаһы каршында иң яман ирләрнең берсе булыр», дигән (Мөслим риваяте).
Кайберәүләр үзләренең ятакта булган «казанышлары», «бөек җиңүләре» хакында мактанырга, хәтта интернеттагы социаль челтәрләрдә язарга яраталар. Тәрбияле һәм иманлы кешеләр үзләренең ятакта булган гамәлләрен башкаларга сөйләргә тиеш түгелләр.
Хатын авырлы булганда аның белән җенси мөнәсәбәт тыелмый. Гомумән, динебездә бар нәрсә дә хәләл, әгәр хәрәм булуына дәлил килмәсә. Бу мәсьәләдә Коръән һәм хәдисләрдә тыюлар күренми. Әмма бу хатынга һәм балага зарар китерергә тиеш түгел. Монда тәҗрибәле табибның киңәше кирәк. Кайбер хатыннар авырлы вакытта ирләрен бөтенләй якын китермиләр, әмма сәламәт ир 8-9 ай буе ничек түзеп йөрергә тиеш?! Ярый ла ике хатыны булса, ә Аллаһыдан курыкмаганы шыпырт кына «сулга» да барып килергә чирканмый. Мин белгеч түгел, әмма элегрәк табиблар көмәнле вакытта якынлык кылуны хупламаганнар дип укыган идем. Шулай да, фән үскән саен аларның карашлары үзгәрә. Хәзер белгечләр авырлы булуның кайбер айларында якынлык кылуны, киресенчә, файдалы, аналыкка тараерга һәм киңәергә ярдәм итә дип аңлаталар.
Бүләкме, әлләбурычмы?
Ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канәгатьләндерергә тырышулары бер-берсенә булган бүләге генә түгел, бәлки изге бурычлары булып тора. Пәйгамбәребез: «Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар», дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Иренең чакыруыннан хатынның баш тартырга хакы юк, әгәр гозере булмаса (күрем вакыты, авыруы). Ләкин, кәефе юклыгы, бераз арып китүе иреннән баш тартуга сәбәп булмый. Ир дә, гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: «Минем кәефем юк», дип гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый. Нәкъ шушы хикмәттән чыгып, хатын-кызга иренең рөхсәтеннән башка нәфел (өстәмә) уразасы тотарга ярамый. Ире кызып-пешеп өенә кайтып керер, ә хатыны, извините, уразада булыр.
Җенси бурычны үтәү ир өстендә дә изге бурыч булып тора.
Ләкин ирдә дә, хатында да ниндидер сәбәп белән юкка чыккан дәртне: «хәдистә кушылган бит», дип кенә булдырырга тырышу дөрес түгел. Җенси дәрт үзара мәхәббәткә һәм дуслыкка нигезләнә. Моның өчен бер-береңә яхшы мөгамәлә кылып, ярдәмләшеп яшәү зарур.
Ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтнең яхшы булуы гаиләнең ныклыгына, йөрәкләрдәге мәхәббәтнең артуына сәбәп булса, җенси мөнәсәбәтләрдәге проблемалар еш кына гаиләләрнең таркалуына китерә. Диннән ераграк торганнарның тән җылысын гаиләдән читтә эзләүләренә сәбәп була.
Гаиләләребез нык булсын, мәхәб-бәтебез какшамасын. Бәхетле булыгыз.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: