Туган як

Хатыннарның иң хәерлеләре

Атабыз Адәмнән бүгенге көнгә кадәр җир өстенә төрле кешеләр килде. Кемдер гомерен изгелектә үткәрде, үзе, гаиләсе өчен яшәде. Кемнедер Аллаһы халыкларның язмышын үзгәртүдә сәбәпче итеп сайлады. Ә кайберләре үз нәфесен җиңә алмый, шайтанга ияреп гел яманлыкта булдылар. Ярый кемдер үзен генә, якыннарын гына хәсрәткә төшерсә, Гитлер үзенең 50 ел гомере...

Атабыз Адәмнән бүгенге көнгә кадәр җир өстенә төрле кешеләр килде. Кемдер гомерен изгелектә үткәрде, үзе, гаиләсе өчен яшәде. Кемнедер Аллаһы халыкларның язмышын үзгәртүдә сәбәпче итеп сайлады. Ә кайберләре үз нәфесен җиңә алмый, шайтанга ияреп гел яманлыкта булдылар. Ярый кемдер үзен генә, якыннарын гына хәсрәткә төшерсә, Гитлер үзенең 50 ел гомере белән бөтен дөньясын бутарга өлгерде. Әмма, һәркем Аллаһы хозурына кайта һәм үзенә тиешлесен ала. Бәндәләр җәзасыннан качып була, әмма Бөек Раббыдан котылып булмый. Фиргавен дә, Намрут та, Гитлер да үзләренә тиешләрен таптылар, әле Кыямәттән соң нәрсә көтәр? Аллаһы Тәгалә: «Аларны ике мәртәбә газапларбыз, аннан тагын да зур газапка кайтарабыз», ди («Тәүбә», 101). Аллаһы Тәгаләнең залимнәргә булган газабы өч баскыч булыр: дөньяда, кабердә, тәмуг чокырында. Раббым безләрне тәмуг утыннан, утка илтүче сүзләрдән, гамәлләрдән саклый күрсен.
Гадәттә, кешелекнең иң хәерле кешеләре турында сөйләгәндә пәйгамбәрләрне искә алабыз. Әмма, еш кына ирләрнең күләгәсе артында калсалар да, тарихта урын алырлык үзгәрешләрдә зур вазыйфа башкарган хатын-кызлар да булган.
К ешелекнең иң бөек хатын-кызлары дигәч, бәлки, күпләрнең башына: Мисыр патшабикәсе Клеопатра, меңләгән ирләр гаскәрен җитәкләгән Жанна д-Арк, Екатерина II, Индира Ганди килер. Юк, бүгенге вәгазебезнең геройлары түгел алар. Шулай ук, соңгы вакытта дөнья сәясәте дилбегәсен тотарга маташучы Ангела Меркель да түгел.
Кешенең хак дәрәҗәсен аның янәшәсендә булган хаксыз коллары, ялагай затлар түгел, бәлки Галәмнәр Раббысы Үзе билгели. Иң дәрәҗәле колларына Үзенең җәннәт бакчаларыннан иң бөек урыннар әзерли. Әгәр кешенең бу дөньяда эзе калып та, соңыннан аягыннан тотып утка атсалар, ул дәрәҗәдән кемгә нинди файда булыр?
Аллаһы кешелекнең иң хәерле хатын-кызларын сайлады һәм ахыр илчесе аша хәбәр итте. Бөек Раббы аларны җәннәт бакчаларында иң бөек урыннар, иң зур дәрәҗәләр белән көтә.
Бервакыт, пәйгамбәр таяк белән комга дүрт сызык сызды һәм: «Моның нәрсә икәнен беләсезме», диде. Кешеләр: «Аллаһы һәм Аның илчесе яхшырак белә», диделәр. Пәйгамбәр: «Җәннәт әһеле булган хатын-кызларның да иң хәерлеләре - Хөвәйлид кызы Хәдичә, Мөхәммәт кызы Фатыйма, Гыймран кызы Мәрьям һәм Фиргавеннең хатыны - Мөзәхим кызы Асия», диде.
Димәк, шушы дүрт ханым җәннәт бакчаларында хатын-кызлардан Аллаһы Тәгаләнең иң хөрмәтле кунаклары булачак. Җир өстенә алардан да өстен хатын-кыз килмәде һәм килмәячәк. Әлеге дүрт хатын-кыз арасыннан пәйгамбәр икесен аерып: «Җәннәтнең иң хәерле хатын-кызлары - Мәрьям һәм Хәдичә», диде (Бохари риваяте).
Минбәрнең өске ике баскычында ике ханым калды. Алар арасыннан да кайсы өстен икән? Пәйгамбәребез икенче бер хәдисендә: «Җәннәт ханымнарының иң өстеннәре: Гыймран кызы Мәрьямнән соң - Фатыйма, Хәдичә һәм Фиргавен хатыны Асия», диде (Табәрани риваяте).
Димәк, дөнья яралган көннән Кыямәткә кадәр җир өстенә килгән хатыннарның иң изгесе - Мәрьям. Кемгәдер бу сәер тоелыр, әмма һәр мөселман өчен дә, Мария - Изге Мәрьям беренче урында тора.
Гыймран кызы Мәрьям
Ул моннан ике мең ел элек яши, әнисе Хунна, әтисе Гыймран исемле була. Христианнар аны Дева Мария диләр. Чыннан да, ул һәр мөселман өчен иң изге хатын санала. Аллаһы Тәгалә моны Коръәндә Үзе әйтә: «Фәрештәләр әйттеләр: «Әй, Мәрьям, Аллаһы сине сайлап алды, сине пакьләде һәм дөньяның башка хатыннарыннан өстен итте» («Әль-Гыймран», 42).
Әлбәттә, кешелек Мәрьямне, күбрәк, Гайсә пәйгамбәрнең әнисе буларак кына белә. Әмма, Мәрьям Гайсәне тудыру белән генә изге булмый. Алай карасаң, Ибраһим пәйгамбәрнең, Мөхәммәт пәйгамбәрнең дәрәҗәләре Гайсәнекеннән өстенрәк, әмма аларның әниләре (икесенеке дә Әминә исемле) Мәрьям кебек тарихка керә алмыйлар. Шуңа күрә, Мәрьям үзенең сафлыгы, ныклы иманы, ихлас гыйбадәте, бетмәс сабырлыгы белән өстен була. Аллаһы аны Коръәндә шулай сыйфатлый:
«Гыймран кызы Мәрьям, ул үзенең сафлыгын саклады. Аңа Җәбраил фәрештә аша рухыбызны өрдек. Мәрьям Раббысының сүзләренә һәм Китапларына инанды, тугры бәндәләрдән булды» («Тәхрим», 12).
Мәрьямнең дәрәҗәсенә кул сузган, аның исеменә тел-теш тидергән һәркем диннең дошманы була. Һәр иман иясе Мәрьямне яратырга, аны хөрмәтләргә тиеш. Аллаһыга шөкер, без динебезне тотучы мөселманнар, аны үзләрен христиан дип йөрүче күп кенә кешеләргә караганда ныграк яратабыз. Ислам гаиләләрендә киң таралган хатын-кыз исемнәренең берсе Мәрьям булуы - моңа бер дәлилдер. Аның исемен Коръәннең бер сүрәсе йөртә, белгәнебезчә, Әминә, Хәдичә яки Фатыйма сүрәләре юк. Мәрьям дә Гайсә дә изгеләр, әмма иляһ түгелләр.
Без Мәрьямне дә, Гайсәне дә яратабыз, әмма аларга иляһи сыйфат бирмибез. Алар изге, әмма безнең кебек кеше булалар. Гайсә - Аллаһы, яки Аның улы түгел, Мәрьям - «богородица» түгел. Чөнки Аллаһы - Бер, юктыр Аның тиңдәше. Без укып йөргән «Ихлас» сүрәсе моңа дәлилдер: «Әйт: Аллаһы - Бер, Аллаһы - Мәңге, тудырмады һәм тумады. Һичкем Аңа тиңдәш булмады» («Ихлас» сүрәсе). Аллаһы -
Бердәнбер, Аның әнисе дә, әтисе дә, улы да, кызы да юк. Аллаһы ир түгел, хатын түгел, Аның хатыны юк. Аллаһы Тәгалә Гайсә пәйгамбәрнең атасыз тууын теләде һәм Гайсәгә: «Бул», диде һәм ул булды. «Аллаһы бернәрсәне теләсә, аңа: «Бул», дип әйтә һәм ул була» («Йәсин», 82).
Мәрьямнең ирсез бала табуын күреп, кешеләр ике тарафка бүленәләр. Берәүләре изге хатынны азгынлыкта гаепли. Гайсәне, уйнаш-тан туган бала дип, дошман күрәләр. Икенчеләре, ярның икенче ягына бәреләләр: Гайсә - Аллаһының улы, диләр. Әмма, мөселманның көймәсе елганың уртасыннан барырга тиеш. Мәрьям Гайсәне зинадан тапмый, алай гына да түгел, аның пакь тәненә бер ир күзе дә төшми, бер ир кулы да тигәне булмый. Мәрьям дә, Гайсә пәйгамбәр дә - изге затлар, әмма Аллаһының колларыдыр. Әгәр Раббыбыз Адәм белән Һаваны атасыз һәм анасыз булдырырга кодрәтле икән, Аның Гайсәне атасыз булдырырга кодрәте җитмәсмени? Гайсәнең тууы -
кем өчендер зур могҗиза, кем өчендер зур фетнә һәм адашу була.
Шунысы кызык, без мөселманнар Гайсәне таныйбыз, яратабыз, әмма насаралар Мөхәммәт пәйгамбәрне таный алмыйлар. Моннан берничә ел элек гарәп әмирлегеннән бер вәзир Ватиканда зур җыенда катнаша. Намаз вакыты кергәч, ул бер атакайдан гыйбадәтен кылу өчен урын сорый. Вәзир намазын тәмамлагач, атакай аннан: «Менә без сине изге җиребездә намаз укыттык, ә без Мәккәгә килсәк, безгә Кәгъбә янында гыйбадәтебезне кылырга рөхсәт итәрсезме», дип сорый. Ул аптырап тормый һәм: «Без Гайсәне Аллаһының пәйгамбәре итеп таныйбыз, аны яратабыз. Сез дә Мөхәммәтне Аллаһының илчесе итеп танысагыз, без дә сезне Кәгъбә янына кертербез», дип җавап кайтара.
Хөвәйлид кызы Хәдичә
Хәдичә 25 ел иренә изгелек кыла, аның өчен бернәрсәсен дә кызганмый. Ул аңа беркайчан тавышын күтәрми, каршы бер сүз әйтми. Пәйгамбәребезнең күңеле төшеп, канаты каерылып кайтканда, ул аның рухын күтәрү, борчуларын бетерү өчен сүзен дә, җаен да таба белә. Әлбәттә, Хәдичәнең изгелекләре нәтиҗәсез калмый. Бервакыт, пәйгамбәребез тау тишегендә Җәбраил фәрештәдән Коръән дәресләре алганда, аның янына Хәдичә килә. Җәбраил аны алдан күреп: «Синең яныңа Хәдичә килә, ул сиңа савыт белән ризыкмы, сумы алып килә. Килгәч аңа Раббысыннан һәм миннән сәлам тапшыр. Аны җәннәттә көткән йорт белән сөендер. Ул йортта һичбер борчу һәм тавыш булмас», дип әйтә. (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).Сөбханаллаһ, иренә күрсәткән хезмәте өчен Аллаһы Хәдичәгә җәннәт бакчасында йорт әзерләгән.
Мөхәммәт кызы Фатыйма
Пәйгамбәрнең иң кече, иң сөекле кызы. Пәйгамбәребезнең вафаты вакытында аның янында булган бердәнбер баласы. Иң хәерле мәхлук булган пәйгамбәребезнең кулында үсә, аның тәрбиясен ала. Изге ананың изге кызы, Гали ибн Әбү Талипның изге хатыны, Хәсән белән Хөсәеннең изге әниләре була.
Хәдичә раббысының хозурына киткәч, пәйгамбәрнең күңелен юатучы була. Әгәр бүлмәгә пәйгамбәр керсә, Фатыйма аны басып каршы ала, әгәр Фатыйма керсә, пәйгамбәребез һәрвакыт урыныннан тора.
Галинең мәһер бирерлеге булмагач, ул Фатыйманың кулын сорарга оялып йөри. Шулвакыт, пәйгамбәребез: «Кая, теге көбәң (кольчуга) бар бит синең, шуны алып кил», ди. Җимерек көбә белән галәмнең иң хәерле хатыннарының берсе Фатыйма кияүгә чыга. Дәрәҗәле хатын булу өчен зур мәһәр һәм бай туй кирәкми...
Фатыйма бик тырыш була, аның хезмәт итүдән куллары ярылып бетә. Бервакыт, ул хезмәтче алырга рәхсәт сорап, пәйгамбәрнең өенә килә. Әмма, анда Гайшәне генә таба. Моң-зарларын аңа әйтеп өенә кайтып китә. Гайшә аның сүзләрен пәйгамбәргә тапшыргач, төнлә белән ул Галинең өенә китә. Аны күреп Гали белән Фатыйма ашыгып урыннарыннан тормакчы булалар, әмма пәйгамбәр аларга: «Урыныгыздан күчмәгез», дип әйтә. Пәйгамбәр алар янына килә һәм: «Йокларга ятсагыз, 33 мәртәбә - «Сөбханаллаһ», 33 мәртәбә - «Әлхәмдүлилләһ», 34 мәртәбә «Аллаһу әкбәр», дип әйтегез, бу сезнең өчен хезмәтче алудан хәерлерәк булыр», дип әйтә. Халык җитәкчесе үз кызына да хезмәтче алырга рөхсәт итми.
Мөзәһим кызы Асия
Иң хәерле хатын-кыз булыр өчен иң хәерле ирдә кияүдә булу шарт түгел икән. Асиянең ире кешелекнең иң явыз, иң имансыз ир заты - Фиргавен була. Зәгыйфь бәндә үзенең патшалыгы, меңләрчә коллары белән масая. Ул тау башына менеп, бөтен халыкны җыя: «Мин - сезнең бөек Раббыгыз», ди. Бар кешене үзенә табынырга мәҗбүр итә, аннан башка затка гыйбадәт кылырга теләүчеләрне һәлак итә. Бичара патша үзенең җир шарының бер кечкенә генә шәһәрендә яшәвен, җир шарының кояш системасындагы бер кечкенә генә нокта булуын, кояш системасының галактикада никадәр кечкенә урын алуын, галәмдә миллионнарча галактикалар барлыгын һәм барысының да Бөек Раббының мәхлуклары булуын белми. Кызганыч, астрономиянең бүгенге казанышларын белеп тә, тау башларына менеп: «Мин - дөнья хуҗасы», дип шапырынучы фиргавеннәр бүген дә аз түгел.
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһы иманлы бәндәләренә мисал-үрнәк итеп Фиргавеннең хатынын китерде...» (Тәхрим сүрәсе, 11нче аять).
Асия - Фиргавеннең хатыны. Хәлле егетләргә кияүгә чыгу хыялы белән яшәүче кызлар, бәлки, «менә повезло», дияр. Чыннан да, Асия Фиргавеннең сараенда муллыкта йөзә, аның тирәсендә көн-төн хезмәтчеләр йөгереп, ул ни теләсә - барысын китереп тора. Гадәттә, кешенең табигате рәхәткә сөенсә дә, Асияның йөрәге ире кылган явызлык-ларны кабул итә алмый. Шуңа күрә, Фиргавеннең төпсез казнасы да, бөек тәхете дә аны куандырмый. Залимнең үз өендә яшәүче хатыны аңа табынып, аның колы булырга теләми. Асия, Муса пәйгамбәрнең чакыруы белән, галәмнәр Раббысы Аллаһының гына колы булуны сайлый. Иренең явызлыгыннан сакланып, ул күпмедер вакыт үзенең иманын яшереп килә. Бер көнне, кызының чәч тараучысы хак иманга килеп, аны Фиргавен белеп ала һәм сабыйлары белән бергә газиз ананы кайнап торган майга салдыра. Асия бу гаделсезлеккә түзә алмый һәм иренә каршы чыга. Бу хәлне күреп, тәкәббер Фиргавен ачуының иге-чиге булмый. Шул көннән Асиянең өстенә бик күп сынаулар килә... Ахыр чиктә, патша Асияне сындыра алмагач, чүл уртасына алып чыга. Ике аягыннан һәм ике кулыннан дүрт аркан белән бәйләп, эссе кояш астында калдыра, өстенә зур таш бастырып куя. Кем ышаныр иде бу хәлгә? Чүл уртасында, таш астында, аяк-куллары бәйләнгән, Фиргавеннең иң зиннәтле сараенда яшәп, чиксез муллыкта йөзгән, кадер-хөрмәттә яшәүче Мисыр патшабикәсе Асия ята. Әйе, дөнья җәннәтенә алданмыйча, ул хаклык, гаделлек юлын сайлый. Гомеренең соңгы мизгелләрендә Асия үзенең изге догасын кыла, ул көннәрдән 3000 еллап вакыт узса да, Аллаһы ул ханымның догасын ахырзаманга кадәр бөтен кешеләргә үрнәк буларак Коръәндә саклый: «Йә, Раббым, миңа Үзеңдә җәннәттән йорт сал, мине Фиргавеннең явызлыгыннан һәм залим булган Мисыр халкыннан коткарсаң иде» («Тәхрим» сүрәсе, 11).
Соңгы мизгелдә, Аллаһы яраткан бәндәсе Асиягә әзерләгән бүләген күрсәтә: ул үзенең җәннәттәге йортын күреп, Аллаһы хозурына, яраткан Раббысына кунакка китә. Асиянең йөзендә шатлану хисләре күргән Фиргавен бу хәлгә гаҗәпләнеп: «Күрегез, бу хатынның ахмаклыгын, без аны газаплап торабыз, ә ул елмая», ди. Әйе, үзен бар нәрсәне дә күрүче һәм белүче дип уйлаган патшага Асиянең үлем чигендә ни өчен шатланганын белү, аңлау насыйп булмый. Раббым, Мөзәһим кызы Асиядән разый булсын.
«Милләт аналары»
Ахырзаманга якынайган саен, адәмнәрнең дәрәҗәләре артуга бармас инде. Шулай да, җир өстенә - ихлас гыйбадәтен кылучы, үз гаиләсе, милләте өчен янып яшәүче ханымнарыбыз килгәләп тора. Дәһшәтле сугыш чорларында күпме әнкәйләребез 6-7 бала белән ялгыз калып, үз иманнарына тугры булганнар, диннәрен, намазларын саклаганнар. Бервакыт, Туфан ага Миңнуллин әнисен искә алып утырганда: «Гитлерга каршы безнең әтиләр түгел, әниләр киткән булса, 4 елда түгел, бер елда җиңеп кайтырлар иде», дип шаяртып әйтеп куйган иде. Аллаһы Тәгалә кулларына корал тоттырып дошманга каршы аталарны җибәрсә, гаилә-балаларны, киләчәк буынны саклауны аналар кулына тапшырган. Шуларның ныклыгы, сынмас сабырлыгы белән бүген халыкыбыз исән. Раббым, әбекәйләребездән разый булсын, каберләрен оҗмах бакчаларының бер бакчасы итсен.
Аллаһыга шөкер, бүген дә динне, халыкны, милләтне, телебезне саклауда хатын-кызның роле гаять зур. Авылларга барсаң, күпчелегендә имамнар да эшләмәгән эшне башкаручы остабикәләр, авылы өчен янып яшәүче гаҗәеп ханымнарыбызны күрәсең. Аларны, чыннан да, Риза хәзрәтнең сүзләре белән, «милләт аналары» дип әйтергә буладыр.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: