Туган як

Хаҗ сәфәреннән соң

Аллаһының рәхмәте белән, быел да, бар дөньядан җыелган миллионнарча мөселманнар белән беррәттән, илебез, үзебезнең Татарстан, шул исәптән Түбән Кама мөселманары да хаҗ сәфәре кылдылар. Һәр мөселман гомере буе омтыла торган изге җирләрдә хаҗ кылучылар арасында Ташлык авылы имам-хатыйбы Габделкәрим МОРАТОВ та бар иде. Бүгенге әңгәмәдә ул үзенең хаҗдагы уй-кичерешләре белән...

Аллаһының рәхмәте белән, быел да, бар дөньядан җыелган миллионнарча мөселманнар белән беррәттән, илебез, үзебезнең Татарстан, шул исәптән Түбән Кама мөселманары да хаҗ сәфәре кылдылар. Һәр мөселман гомере буе омтыла торган изге җирләрдә хаҗ кылучылар арасында Ташлык авылы имам-хатыйбы Габделкәрим МОРАТОВ та бар иде. Бүгенге әңгәмәдә ул үзенең хаҗдагы уй-кичерешләре белән уртаклаша.
- Хаҗ дип әйтүгә, күңеле белән изге җирләргә омтылмаган мөселман юктыр ул...
- Аллаһы Раббыбыз без мөселманнарга, бер Үзенә генә табыну, намаз торгызу, зәкәт түләү, ураза тоту кебек вазыйфалар белән беррәттән, үз гомеребездә бер мәртәбә булса да, изге хаҗ гыйбадәте кылу бурычын да йөкләгән. Матди мөмкинлеге булган һәр иман иясе, Раббыбыз сайлап алган җир йөзендәге иң мәртәбәле урыннарга барып, әлеге гыйбадәтне кылып кайтырга тиешле. Аллаһының киң рәхмәте белән, быел миңа да изге җирләргә сәфәр кылу насыйп булды.
Хаҗ гыйбадәте турында мөгаллимнәребезнең дәресләрендә дә, китаплардан укып та, хаҗилар сөйләвеннән дә бик күп ишеткәнем бар иде. Ләкин хаҗдан кайткан һәр кеше: «Анда үзеңә барып кайтырга кирәк, шул чагында гына нәрсә икәнен аңлыйсың», дип әйтә торган иде. Хаҗи булганнан соң, бу сүзләрнең, чыннан да, хак икәненә төшендем.
- Аллаһының иминлек җирләре, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт сездә нинди тәэсир калдырды?
- «Мөслим-тур» оештырган сәфәребез самолет белән турыдан-туры очучы башка төркемнәрнекеннән аермалы иде. Бәясе дә очсызрак булганга, без самолет белән Казаннан Дубай шәһәренә очтык, аннан тәүлек ярым автобус белән изге Мәккә шәһәренә юл тоттык. Мәккәгә җитәрәк, Карн-Мәнәзил дигән микат урынында гадәти киемнәребезне салып, ике тукыма белән урандык, ягъни ихрам халәтенә кердек. Шуның белән безнең гыйбадәтебез башланып китте. Мәккәгә бару белән гомрә хаҗын кылгач, берничә көн ял иттек. Аннан, яңадан ихрамга кереп, зур хаҗыбызны кылдык.
Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә «Иминлек җирләре» дип атады. Бу шәһәрләргә барып керүгә үк, Раббыбыз сүзләренең хак-
лыгына тагын да ныграк ышанасың. Җир шарының бөтен төбәкләреннән килгән миллионнарча мөселманнарның бөтенесе дә бер-берсен хөрмәтли. Кунакханәгә килеп урнашу булды - «кунакханә хуҗасы үзенең йортына килгән хаҗиларның барысын да көнгә ике мәртәбә бушка ашатачак», дигән хәбәрне ишетеп, барыбыз да гаҗәпкә калдык.
Бүлмәдәшләр дә, кечкенәдән үк бергә үскән туганнар кебек, якын кешеләр булдылар. Юл аша чыкканда да, машина йөртүчеләр сиңа елмаеп сәлам биреп калалар, кайчак утыртып алып китәләр дә, «Әл-Хәрам» мәчетенә кадәр илтеп тә куялар, бүләк булсын дип, акчасын да алмыйлар. Кәгъбәтуллаһ тирәсендә кемне генә күрмисең! Бер намазда янәшәңдә гарәп егете утыра, икенчесендә - төрек, өченчесендә - Америка мөселманы, Кытайдан килгәне дә, Япониядән булганы да шунда. Моңа кадәр беркайда күрешмәгән кардәшләрең белән, вата-җимерә булса да, әңгәмә корып җибәрәсең. Һәрберсе елмая, һәрберсе сиңа: «Аллаһы хаҗыңны кабул кылсын, Җәннәт бакчалары насыйп булсын», дип, изге теләкләрен теләп кала. Тау-таш һәм ком-чүл арасына урнашкан шәһәрдә, 45 градус эсседә урам буйлап барасың, машинасы белән килеп туктаган җирле кардәшләребез һәр узып баручыга салкын су өләшеп тора. Полиция хезмәткәрләре, елмая-елмая, өстеңә су да бөркеп китәләр. Хәтта урамдагы күгәрченнәрне дә һәрвакыт ризык-су белән тәэмин итеп торалар. Санап китсәң...
Әлеге мохиттә үзеңнең дә күңелеңне изгелек кылу теләге тутыра. Бөтен гөнаһларны калдырып, күбрәк яхшы гамәлләр кыласы, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешәсе килә. Әле бит бу җирлекләр «Әл-Хәрам» җирләре дип тә аталалар. Ягъни анда гөнаһлы эшләр кылу аеруча куркыныч. Башка җирләрдән аермалы буларак, монда агач ботакларын сындырырга да рөхсәт ителми. Зур гөнаһларга керү турында уйларга да ярамый. Менә бу тәрбия! Бае да, ярлысы да -
анда бертигез. Өстеңдә - ике тукыма. Түбәнчел булып, син Раббың Аллаһы каршына килдең. Башыңда бер генә уй - Раббым миннән разый булсын! Мондый тәрбия алып кайткан кеше, әлбәттә, үз Ватанында да изгелекләрне күбрәк кылып, явызлыклардан тыелырга омтылачак.
- Быел хаҗ вакытында күпме мөселман гомерен өзгән фаҗигале хәлләр дә булды. Кран авуы һ.б. әҗәлгә сәбәп кенәдер...
- Аллаһы Тәгаләнең язмышы белән, хаҗ вакытында күңелсез хәлләр дә булмыйча калмады шул. Көчле давыл вакытында биек төзелеш кранының авып төшүе дә, таш атарга барган чакта ике агымның бер үк вакытка туры килеп, кешеләрнең кысылып, тапталып бетүләре дә күпләрнең күңелен тетрәндерде. Бу хәлләргә бик күп төрле карашлар, бик күп фикерләр белгерттеләр, кемнедер гаепләделәр, кемнедер сүктеләр - бу мәсьәләләргә минем әйләнеп кайтасым килми. Шуны гына әйтә алам: әлеге вакыйгалар янәшәсендә булган хаҗиларның күбесе вафат булучылар өчен догаларын кылдылар. Алар - Аллаһының изге җирләрдә җан биргән сөеклеләре, иншә Аллаһ, алар туп-туры җәннәткә керәчәкләр дип, күпләр хәерлегә юрады. Без дә, «амин, шулай булсын», дигән теләктә калабыз.
Раббым бу дөньяны калдырып киткән кардәшләребезне Үз рәхмәтенә кабул итсен, гөнаһларын кичереп, җәннәт бакчаларына кертсен, туганнарына, гаиләләренә сабырлык бирсен.
Әңгәмәне Фатих ХӘБИБ язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: