Туган як

Хаҗ сәфәренә җыенсагыз

Бик күп шәһәрдәшләребез, Аллаһының рәхмәте белән, 2017 елда изге Хаҗ сәфәренә бару нияте белән яши. Хәзерге заманда туроператорларлар аз булмаса да, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы белән берлектә, рәсми рәвештә эшләячәк. Хаҗга кагылышлы мәсьәләләр өчен җаваплы Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ газетабызның «Догалы өй» битләрен укучылар кызыксындырган сорауларга...

Бик күп шәһәрдәшләребез, Аллаһының рәхмәте белән, 2017 елда изге Хаҗ сәфәренә бару нияте белән яши.
 
Хәзерге заманда туроператорларлар аз булмаса да, Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете, «ДУМ РТ ХАҖ» операторы белән берлектә, рәсми рәвештә эшләячәк. Хаҗга кагылышлы мәсьәләләр өчен җаваплы Салих хәзрәт ИБРАҺИМОВ газетабызның «Догалы өй» битләрен укучылар кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
 
- Берничә ел дәвамында үзәк мәчеттә Хаҗ сәфәре оештырылмады. Сәбәбе?
- Моңа әлеге изге эшне башкаручы хәзрәтләребезнең башка шәһәргә күченүләре һ.б. сәбәп булды. Ә шулай да, ирекле икътисад багланышлары чорында яшәгәнлектән, төрле туроператорлар аша шәһәрдәшләребез изге сәфәргә бару мөмкинлеге тапты. Быел бу зур вазыйфаны миңа йөкләделәр.
 
- Хаҗга барырга теләүчеләр күпме?
- Әлбәттә, хаҗга барырга теләүчеләр җитәрлек. Күпчелеген инде хаҗда булганнар тәшкил итә. Чөнки бер мәртәбә зур хаҗ, яисә кече хаҗ кылган кешедә мөселман өчен изге җирләргә сәфәр чыгу теләге сүрелми. Хаҗга җыенучылар исемлеккә языла башлады. Форсаттан файдаланып, чакырыйм әле: «Әйдәгез, изге сәфәргә! Аллаһыга тапшырып, хаҗ кылыйк».
 
- Хаҗ сәфәре бүгенге көндә күпмегә барып баса?
- Бәяләрне «ДУМ РТ ХАДЖ» операторы куя һәм ул башка операторларныкыннан әллә ни аерылмый. Ул бәягә - юл, яшәү хакы һ.б. чыгым керә. Әле декабрь азагына кадәр бераз ташлама бар - алар тәкъдим иткән бөтен турларга бишәр меңгә кимрәк түләп була. Ләкин бу вакытлыча гына, ташламадан файдаланып калырга теләгән кеше ашыгырга тиеш. Сәфәр бәясе арзанрак булса, димәк, бер самолеттан икенчесенә күчәргә, юлның күп өлешен автобуста үткәрергә туры киләчәк. Шуңа күрә, һәр маршрутны җентекләп белешергә кирәк.
Заманында безнең бабайлар хаҗга - атта, пароходта, дөядә һәм, хәтта, җәяү дә барганнар. Аларның яртышар елы юлда узган. Хаҗ сәфәренә кузгалганда, барлык дуслары һәм туганнары, күршеләре белән бәхилләшеп, алардан ризалык алып киткәннәр. Аллаһы юлы җиңел юл түгел. Һәр баручы юлдагы авыр мәшәкатьләргә әзер булырга һәм, Аллаһыга тапшырып, Аның рәхмәтенә өметләнергә тиеш.
 
- Хаҗга җыенучыларга нинди маршрутлар тәкъдим итә аласыз?
- Түбәндәге өч маршрутның берсен, әлбәттә, акча ягыгызга һ.б. карап, сайлый аласыз. Беренчесе, «Экономавия» маршруты. Хәзергә әле аның бәясе - 160 мең сум (2017 елның 1 гыйнварыннан - 165 мең сум). Бу юлны сайлаганда, сез утырган самолет Казан-Мәскәү-Бахрейн-Җиддә маршруты буенча очачак. Җиддәдән Мәккәгә кадәрге араны автобуста үтәчәксез. Сез яшәячәк кунакханә - әл-Харамнан 2 чакрым ераклыкта, намазларга автобуста йөрергә була. Бу бәягә - сумка, ихрам киеме, Корбан чалу, туклану кертелмәгән.
Икенчесе, «Стандарт (туры)» маршруты булып, бәясе - 205 мең сум (1 гыйнвардан - 210 мең сум). Самолетта Казаннан Җиддәгә кадәр очачаксыз. Җиддә белән Мәккә арасын автобуста узасыз. Яшәвегез - әл-Харамнан 3 чакрым ераклыктагы өч йолдызлы кунакханәдә, Намазларга, шулай ук, автобуска утырып йөриячәксез. Бу очракта, хаҗ сәфәре бәясенә - сумка, ихрам киеме, Корбан чалу һәм туклану да кертелгән.
 
Өченчесе, «Супер-Эконом (катыш)» маршруты, бәясе - 125 мең сум (1 гыйнвардан - 130 мең сум), Анысында ярты юлны автобуста үтү каралган. Казан- Мәскәү-Бәхрәен арасын самолетта очасыз. Шуннан соң ике көн дәвамында автобуста Бәхрәен-Җиддә-Мәккә арасын үтәсез. Кунакханә әл-Харамнан 2 чакрым ераклыкта, ә намазларга йөрү -автобуста. Бу 125 мең сумга - сумка, ихрам киеме, Корбан чалу һәм туклану бәясе кермәгән.
 
- Хаҗ сәфәренә чыгучыга чит ил паспорты да кирәк бит әле...
- Әлбәттә, беренче чиратта, хаҗга җыенучы мөселман яки мөслимәнең чит ил паспорты, фотолары һ.б. булырга тиеш. Ул хакта, шәһәр үзәк мәчетенә килеп, сәркәтиптән белешергә яки 8-917-907-77-79 номеры белән шалтыратыратырга. Болардан тыш, изге сәфәргә җыенучылар өчен мәчеттә хаҗ дәресләре дә оештырыла. Ул хакта аерым хәбәр ителер.
 
Аллаһы Тәгалә изге сәфәргә чыккан кардәшләрнең хаҗларын кабул итсен. Ә күңелләрендә ниятләре булганнарга Үзе юлын ачсын...
 
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: