Туган як

Гомернең һәр мизгелен Аллаһы тарафына юнәлтсәң...

Минбәрдән торып... Аллаһы Тәгаләнең безгә бирә торган нигъмәтләре чиксез, аларны санап та, белеп тә бетерү мөмкин түгел. Ул нигъмәтләрнең кайберләре күзгә күренә, ә кайберләрен күз белән күреп, кул белән тотып булмый, әмма нәкъ шуларына кешенең дөнья һәм ахирәт бәхете нигезләнә. Әлеге вәгаземдә Раббыбызның бер нигъмәтен искә төшереп китәсем килә, ул...

Минбәрдән торып...
Аллаһы Тәгаләнең безгә бирә торган нигъмәтләре чиксез, аларны санап та, белеп тә бетерү мөмкин түгел. Ул нигъмәтләрнең кайберләре күзгә күренә, ә кайберләрен күз белән күреп, кул белән тотып булмый, әмма нәкъ шуларына кешенең дөнья һәм ахирәт бәхете нигезләнә. Әлеге вәгаземдә Раббыбызның бер нигъмәтен искә төшереп китәсем килә, ул да булса - мәхәббәт нигъмәте.
Иң ләззәтле нигъмәт
Мәхәббәт сүзен ишеткәч тә, күпләрнең башына ир белән хатын арасында була торган ярату хисләре киләдер. Шулай шул, мәхәббәт сүзе
күп вакытта ир белән хатын мөнәсәбәтен аңлату өчен кулланыла, шигырь һәм җырларның да күпчелеге мәхәббәтнең шул төренә багышланган. Әмма, минем адәмнәр арасында була торганына түгел, бәлки бәндә белән Раббы арасындагы зуррак, серлерәк мәхәббәткә тукталасым килә. Кайвакыт, егерме яше тулмаган егет яки кыз вафат булса, аның турында: «әй, мәхәббәт тәмен дә татымый китте инде», диләр. Кызганыч, җир өстендә 70-80 ел яшәп тә, Раббыңны ярату һәм Аның яра-туын тою рәхәтен татымыйча күпме кеше китеп бара! Ә бит сине юктан бар кылучы Раббыңны таный алу, Аның сине кайгыртуын тоеп яшәү, күңелең белән Аңа рәхмәтле булу һәм Аны ярату - дөньяда булган иң кыйм-мәтле, иң ләззәтле нигъмәтләрнең берсе.
Иманыбызның асылы - мәхәббәттә, кешенең кылган гыйбадәтенең нигезендә дә иң элек мәхәббәт ята. Мөселман кешесен көненә 5 мәртәбә нәрсә намазлыкка китерә? Җәй челләсендә 18-19 сәгать ураза тоттыра, хаҗ кылыр өчен ерак җирләргә илтә, кесәдән чыгартып садака бирдерә? Иң элек, менә шул Аллаһыны ярату иман ияләрен намазлыкка бастыра, «ләббәйкә, мин Синең каршыңа килдем», дигән сүзләр белән Мәккәгә китерә. Аллаһыны ярату ураза тоту белән садака бирүне дә җиңеләйтә. Төннәрен намаз укып үткәргәнлектән, сөекле пәйгамбәребезнең аяклары шешенгән. Хатыны Гайшә аны кызганып: «Ник үзеңне шулкадәр изалыйсың, Аллаһы синең бөтен гөнаһларыңны кичерде бит», дип әйткән. Пәйгамбәр аңа: «Менә шуның өчен мин Аңа шөкер итәргә тиеш түгелмени», дип җавап биргән. Пәйгамбәребез Аллаһыны яраткан, шуңа күрә төннәрен озаклап намаз укыган, Раббысы белән серләшкән, Аңа үзенең моң-зарларын сөйләгән, догалар белән ялварган.
Әгәр бер кешене яратсаң, аңа ярарга тырышасың. Олыгайган анаң үтенечен белдерсә, аны сөенеп башкарасың. Бу - мәхәббәт нәтиҗәсе. Аллаһыга булган мәхәббәтебез дә безне Аңа якынаюга, Аның ризалыгын эзләүгә этәрә.
Сез Аллаһыны яратасызмы, дигән сорауны бирсәм, күбегез: «Әлбәттә, яратам», диярсез. Сөбханаллаһ, Раббыбыз без кечкенә, зәгыйфь, гөнаһлы колларына Үзен ярату мөмкинлеге бирде. Аңа үз хисләребезне дә әйтә алабыз. Әгәр Раббыңны сөйсәң, әйт Аның Үзенә. Ләкин, бу сүзләрең авыздан гына түгел, күңел түреннән чыксын. Кайвакыт, ир - хатынына, ә хатыны иренә дә яратам дигән сүзләрне әйтә. Ләкин, ул сүзләр йөрәктән чыкмаска мөмкин. Әмма, Аллаһыга килгәндә, Ул синең эчеңе һәм тышыңны белә.
Нәрсә ул мәхәббәт?
Әйдәгез, хакыйкый мәхәббәткә кайтыйк, Аллаһыны чын ярату белән яратыйк. Аллаһыны ярата алу үзе зур бәхет булып тора. Аллаһыны яраткан - йөрәге, җаны белән Аңа юнәлергә тиеш. Аллаһы Тәгалә: «Бер Аллаһының колы буларак, йөзеңне дингә юнәлт», ди (Юныс, 105).
Кайбер кешеләр тормышларын икегә бүлмәкчеләр: «Монысы - дөньяныкы, анысын үзем карыйм, ә монысы - ахирәтнеке, шулай булгач, дин буенча барсын», диләр. Гомерең-нең һәр мизгелен, тормыш юлыңның һәр карышын бер Аның тарафына юнәлтеп яшәмичә, Аны ярату мөмкин түгел.
Мәхәббәт - өстенлек бирү дигәнне аңлата. Әгәр бер затны яратсаң, аңа һәрвакыт үз мәнфәгатьләреңнән өстенлек бирәсең. Һәркемнең эчендә нәфесе - «Мин»е утыра, ул үз кайгысын гына күрә. Әгәр каршыңа ике алма китереп куйсалар: берсе - зур, матур, ә икенчесе - черек, әлбәттә, нәфесең үзе өчен яхшысын өстен күрер. Менә шулвакытта иманың нәфескә каршы чыгып, яхшысын кардәшеңә суздыртса, бу - иман билгесе. Пәйгамбәребез: «Үзенә теләгәнне кардәшенә теләмичә, берегез дә чын иманлы булмассыз», дигән. Кызганыч, күпләр тормышта өстенлекне иң элек үзләренә бирәләр, нәфес комсызлыгын җиңә алмыйлар. Әнә шунда да инде безнең бөтен бәлабез. Йә, Раббым, нәфесләребез явызлыгыннан сакла, бер мизгелгә дә нәфес кулына калдырма.
Ни өчен күп милләттәшләребез үзләрен мөселман дип тә, ураза тотарга көч таба
алмыйлар. Ураза тоту өчен нәфес теләкләрен артка куеп, яраткан Раббыңның теләгенә өстенлек бирергә кирәк. Менә шушында инде көрәшнең, ураза гыйбадәтенең бөтен кызыгы: нәфесең «аша, эч!» дип боера, ә Раббың: «Күк йөзендә Рамазан аен күргән кеше ураза тотсын!» дип әмер итә. Иманы, мәхәббәте нык булганы нәфесен җиңә, Раббысы ризалыгы өчен аны ризык-судан мәхрүм итә. Әүвәлге заманда бер кеше төнлә белән намазга тора һәм үзенең ятагын кулы белән сыпырып: «Вәллаһи, син салкынча, синдә ятулары шулкадәр рәхәт, гел ятасым килә. Ләкин, Раббыма сәҗдә кылуым синнән өстенрәк», дигән.
Менә шушы була яраткан Раббыңа өстенлек бирү. Сәламәт кешенең йокысы татлы, әмма ул нәфесен аннан мәхрүм итеп, Раббысы янына ашыга. Пәйгамбәребез: «Аллаһы яраткан өч төрле кеше бар, Ул аларга сөенә.
Кемгә Аллаһы сөенсә, аңа хисап булмас. Шуларның берсе - яхшы ятагы, чибәр хаты-ны булса да, төнлә торып намаз укыганы.
Аллаһы аның турында: «Фәрештәләрем, шушы бәндәмә карагыз әле, аның уңайлы ятагы бар, янында матур хатыны, теләсә ятып калыр иде. Ләкин ул, Мине Хуҗасы дип танып, ятагыннан торды, аятьләремне укый. Шаһит булыгыз, фәрештәләрем, Мин аны гафу иттем...», ди .
Сөбханаллаһ, төнге йокың да, хатының да харам түгел, бу - синең хакың. Әмма, Раббың ризалыгы өчен үзеңне хәләл булган
хакыңнан мәхрүм итү кылган гыйбадәтеңнең дәрәҗәсен арттыра. Менә шуңа күрә, пәйгам-бәребезнең кайбер сәхабәләре төнлә хатыннары йоклап киткәнне көтеп, тизрәк Раббылары янына, намазлыкка ашыкканнар.
Шунысы гаҗәеп, Аллаһыга мәхәббәтебез арткан саен, Аның сынаулары да тәмлерәк, татлырак була. Безгә бит гел рәхәт булсын, гел нигъмәт кенә килеп торсын. Әгәр Раббыбыз ризыкны киметсә, нәфесне үз өлешеннән мәхрүм итсә, ошамый. Сөбханаллаһ, пәйгамбәрнең сәхабәләренә сынау килми торса, кайгырганнар. Берәр авырлык килсә: «Әлхәмделиллаһ, Раббым мине онытмаган», дип сөенгәннәр. Боларны укыйгач: «Мин Аллаһыны яратам», дип әйтергә куркып куярсың.
Көнләшүсез булмый
Гадәттә, хатынын яраткан ирдә көнләшү дә була. Әгәр ирнең көнләшүе чиктән ашмаса, бу аны зиннәтли генә. Кызганыч, соңгы вакытта ирләрнең ирлек сыйфатлары сүрелгән саен, көнчелек утлары да сүнеп бара. Пәйгамбәребез: «Гаиләсендәге хатын-
кызларга карата көнләшүе булмаган ир җәннәткә кермәс», дигән. Кайвакыт, бер ир хатыны белән урам буйлап барганда каршыларына иренең дуслары очрый һәм моның хатынын кочаклап үбәргә тотына. Арысландай «горур ир» елмаеп чираты җиткәнен көтә... Әйтик, бер чит ир килеп: «Хатыныңны яратам» дисә, көнчелегең уяначак. Әмма, Аллаһыга мәхәбәтнең көнчелеге башкачарак. Әгәр бер кеше килеп: «Мин дә Аллаһыны яратам»,
дисә, моңа сөенәбез. Бөтен дөньясы яратса иде Раббыбызны. Ләкин, йөрәге белән Раббысын сөйгән кеше Аның чикләре бозылганны күрсә, моңа күңеле сыкрый. Иманлы кеше Аллаһы сөймәгән ширек, урлашу, кан кою, фәхешлек кебек нәрсәләрне күреп рәнҗи һәм аның көнләшүе шушы була.
«Син Аллаһыны яратасыңмы» дигән сораудан соң, «Ә Аллаһы сине яратамы», дип сорыйсы килә. Монда да күпләр: «Әйе, ә нигә ул мине яратмасын әле», дип җавап бирерләр. Әмма шикләнү, икейөзлелек, ялкаулык, ялган, гафиллек, саранлык, ачуга бирелү,
гайбәт сөйләү кебек Аллаһы яратмый торган яман сыйфатларыбыз була торып, Аллаһы-
ның мәхәббәтенә ирешеп булырмы икән?
Беренче адым - бәндәдән, икенчесе - Раббыдан. Әлбәттә, кол Хуҗасының мәхәббәтенә лаек булыйм дисә, иң элек үзе Аны яратырга тиеш. Раббыбыз беренче адымны бәндәгә тапшырды, ахырын Үзенә алды. Аллаһы кодси хәдистә әйтә: «Кем миңа бер карыш якынайса, Мин аңа бер терсәк якынаермын. Кем Миңа бер терсәк якынайса, Мин аңа бер колач-сажин якынаям» (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Эшнең нәтиҗәсе - бер Аллаһы кулында, әмма күп эшнең башлангычын Раббыбыз бездән көтә: «Мине искә алсагыз, Мин дә сезне искә алырмын» («Бәкара», 152). «Мине дога белән чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирәм» («Гафир», 60).
Кешегә Раббысына якынаю юлында беренче адымны ясау авыр: тәүге мәртәбә мәчет бусагасын атлап керү, намаз укый башлау, беренче ураза тоту... Шайтан кешегә шушы адымны ясатмас өчен бөтен көчен куя.
Ихласлык. Аллаһыга якынаерга теләгән кеше күңелен икейөзлелек кереннән чистартырга тиеш. Аллаһы ихласлы, эчкерсез булган бәндәләрен генә якынайта. Әгәр күңелебездә ялган, хәйлә калса, Аллаһы юлларны ябып куячак. Аллаһыдан башка һәркемне (хатынны, ирне дә, түрәләр - халыкны) алдап була, әмма Аллаһыны алдарга тырышкан кешенең үзен Аллаһы алдый: «Икейөзле монафыйклар Аллаһыны алдамакчы булдылар, Ул аларны алдый» («Ниса». 142).
Аллаһы шартларны Үзе куя. Ихласлык белән Аллаһыга якынаю юлына баскач, үз шартларыбызны куярга ярамый, Аллаһының шартларын үтәргә кирәк. Аллаһы кодси хәдистә әйтә: «Бәндәм Миңа якыная торган гамәлләрнең дә Минем өчен иң сөеклесе - аңа йөкләгән фарызларым. Бәндәм Миңа өстәмә-нәфел гамәлләр белән дә якынаюын дәвам итәр, ахыр чиктә, Мин аны ярата башлыйм. Әгәр аны яратсам, аның ишеткән колагы, күргән күзе, тотучы кулы, атлаган аягы булырмын. Әгәр Миннән сораса, сора-
ганын бирермен, Минем саклавымны үтенсә, һичшиксез саклармын» (Бохари риваяте).
Аллаһының мәхәббәтен алу өчен, иң элек, Аның әмерләрен үтәү тиешле. Аллаһы каршында фарыз торгызылудан да бөек эш юк. Шәригать кануннары тора салып кына
фарыз-сөннәт-мөстәхәбләргә бүленми. Әгәр бер гамәлнең хөкеме диндә фарыз булса, димәк, бу - кешенең иң кирәкле вазыйфасы. Кайбер кешеләргә фарыз гамәлләрнең әһәмиятен аңлатсаң, алар башка изгелекләр кылулары белән акланырга тотыналар.
Кайбер кардәшләребез төнге намазларга торып, тәравихларга килеп тә, фарыз булган намазларны калдыралар. Гомерең буе укыган нәфел (өстәмә) намазларың да сәбәпсез калдырган бер фарыз (мәҗбүри) намазны алыштыра алмый. Кайбер кешеләр күп садака бирәләр, ләкин зәкятләрен чыгармыйлар. Кемдер кешеләргә ярдәм кулы сузып та, үз әти-әнисен карамаска, хатынын-баласын мохтаҗлыкта яшәтергә мөмкин. Мөслимә хатын мәчеткә дәрескә йөрергә мөмкин, Коръәнен укый, әмма эштән кайтучы ирен каршы алмый, кайтуына табынын хәзерләми. Пәйгамбәребез бер хатынга: «Ирең - синең җәннәтең дә, җәһәннәмең дә», дигән. Раббысының ризалыгын алыйм дигән кеше фарыз-мәҗбүри бурычлар белән нәфел-өстәмә булган эшләрне аера белергә тиеш.
Бар шундый кешеләр, алар Аллаһының мәхәбәттенә үз акыллары белән генә ирешмәкчеләр. Кешенең нәфес-мине күрсәткән юл Аллаһыга илтми. Кайбер кешеләргә дин кануннарын аңлатсаң: «мин болай уйлыйм», «минемчә бу дөрес түгел», кебек сүзләр ишетәсең. Сөбханаллаһ, диндарлык-ның бөтен хикмәте шул «мин»еңне җиңеп, Раббың сүзен алга кую бит инде. Әгәр һәркем Аллаһыга үзе уйлаганча якынайса, бүген җирдә 7 миллиард дин булыр иде.
Җир өстенә пәйгамбәрләрнең килүләре, изге китапларның иңүе кирәкмәсиде. Аллаһы Тәгалә: «Әгәр хаклык кешеләрнең нәфес һава-ларына иярсә, җир һәм күкләр яраксыз хәлгә килер иделәр», ди («Мөэминнәр», 71нче аять).
Диндә нәрсәнең ак, нәрсәнең кара булуын Бер Аллаһы хәл итә. Шуңа күрә, шәригать кануннары үзгәрә дә, яңара да алмый. Гасыр-
лар буе харам булган нәрсә, замана үзгәрә дип, хәләлгә әйләнми. Фарыз йөкләмәләр фарыз булдан туктамый.
Аллаһыга мәхәббәт - Аның сүзеннән риза булу. Раббысын яраткан калеб, акылы килешмәсә дә, Раббысының әмерен ризалык белән кабул итә. Кайвакыт, кешегә ике рәкәгать намаз уку, ураза тоту җиңелрәк бирелергә, әмма акылын йөгәнләү, дин
хөкеме белән килештерү авыррак булырга мөмкин. Аллаһының шәригате шулкадәр киң, аны акыл аңлап бетермәскә дә мөмкин. Шулай инде, диңгез янына килеп, көрәк белән кечкенә чокыр казып, бөтен суны шул чокырга сыйдырып булмый. Гали ибн Әбү Талиб: «Шәригать кеше акылына нигезләнсә, мәсехне читекнең астына кыласы булыр иде, өстенә түгел», диде.
Ни өчен өйлә намазы дүрт рәкәгать тә, ахшам өч кенә? Кайсы акыл моңа җавап бирә ала? Аллаһы берәүгә 90 ел гомер бирә, икенчесе 19 яшендә китеп бара. Берәүләрнең балалары күп, икенчеләрнең берәү дә юк. Берәүнең гаиләсе таркалган, кемнекедер үлгән. Нишлисең, калебең Аллаһының әмере белән килешмичә, иман иясе була алмыйсың шул. Бөтен нәрсәне акыл сыйдыра алмаса да, күңелебез белән Аллаһыга инандык. Аллаһы - һәрнәрсәне белүче, кайгыртучы, хикмәт белән эш итүче. Аның әмере хикмәтсез булмас, һичбер мәхлугына тузан кадәр дә гаделсезлек кылмас.
Йә, Раббым, безгә Сине ярату бәхетенә ирешеп, Синең яраткан бәндәләрең булып яшәүләрне насыйп әйлә.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: