Туган як

Гомер кадере

Аллаһы Тәгалә Адәм баласын юктан бар кылды һәм бөтен тирә-юньне аңа хезмәткә тапшырды. Безнең өчен иртән таң ата, көн белән төн алышына. Безнең өчен җилләр исә, күктә болытлар йөзә. Безнең өчен яңгыр ява, туфракта төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үсә, урман гөрли. Безгә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр дөньясы хезмәт итә. Аллаһы Тәгалә:...

Аллаһы Тәгалә Адәм баласын юктан бар кылды һәм бөтен тирә-юньне аңа хезмәткә тапшырды. Безнең өчен иртән таң ата, көн белән төн алышына. Безнең өчен җилләр исә, күктә болытлар йөзә. Безнең өчен яңгыр ява, туфракта төрледән-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үсә, урман гөрли. Безгә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр дөньясы хезмәт итә. Аллаһы Тәгалә: "Әллә Аллаһының барча күктә һәм җирдә булган нәрсәләрне сезгә хезмәткә тапшыруын күрмисезме?" диде (Локман, 20). Бөтен нәрсә кешегә хезмәт итә, аның кечкенә генә табигатенә яраклаша. Кояш үзенең җылысын кеше ихтияҗына җайлап бирә, җирнең тарту көче кешегә уңайлы көйләнә... Кызганыч, кеше генә үзенә булган шул хәтле игътибарны күрми, Аллаһыга шөкер итәргә ашыкмый. Хәер, булганда рәхмәт әйтергә ашыкмаса да, булмаганда бик тиз зарланырга ярата.

Кечкенә генә кеше заты яшәсен, Раббысына шөкер итсен, хәләл хезмәт итсен, балаларын үстерсен өчен Аллаһы бар шартларны да тудырды. Адәм баласының гомерен, дәрәҗәсен, иминлеген, мал-мөлкәтен, гомумән, ике дөнья бәхетен саклау өчен дин кануннарын иңдерде. Әмма, ахырзаманга якынайган саен, кеше гомеренең кыйммәте бетеп бара. Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, сугыш. Шунысы аңлашылмый, "Animal Planet" каналын ачсаң, Америкада миһербанлы затлар аягы сынган бер этне мигалкалар белән хастаханәгә илтәләр. Песи һәм тычканнар гомерен кайгырталар. Аларның хайван хастаханәләрен күреп, бездә кешеләргә шундый шартлар булса иде дип, көнләшеп куясың. Әмма, "Вести 24" каналына күчсәң, шул ук Америка "фатихасы" белән адәм балалары яши торган авыллар, шәһәрләр өстенә бомбалар оча.

Адәм баласын ясар алдыннан, Аллаһы фәрештәләрен чакырып, аларга кеше дигән затны юктан бар итәчәген хәбәр итә. Фәрештәләр бу яңалыкны ишетеп бер дә сөенмиләр һәм: "Җир өстендә бозыклык кылачак, кан коячак затны булдырырсыңмени", диләр.

Аллаһының гөнаһсыз затлары фәрештәләр кан коюны бер дә сөймиләр. Шуңа күрә адәмнәрнең дә җиргә килүләрен теләмиләр. Ләкин Аллаһы: "Мин сез белмәгәнне беләм", ди һәм яңа затта башкаларда күрелмәгән өстен сыйфатларның булачагын белдертә ("Сыер" сүрәсе, 30нчы аять).

Аллаһы кешегә аң-фикер, мәгърифәт, мәдәният бирә. Әмма, адәм үзенә булган игътибарны, аны яшәтүдә булган бихисап "чыгым"ны белә дә, аңлый да алмый. Кеше үзенең дөньяга нинди сикәлтәле юллар, нинди катлаулы процесслар аша килгәне турында уйланмый. Ашаган белми, тураган белә, дигәннәр. Кеше үз затташы гомеренең кыйммәтен белми. Ә бит Аллаһы һәркайсыбызны әниләребез карынында күзәнәкләп җыя һәм: "Сез бик аз шөкер итәсез", ди.

Кеше заты яралганда әти белән әни үзләренең олуг өлешләрен кертәләр. Шуңа күрә, Аллаһы аларның хезмәтләрен зурлап, ата-ана хакын Коръәннең ничә урынында Үз хакы белән янәшә куя. Аеруча, ананың баласын күтәргәндә һәм тудырганда кичергән изаларын исебезгә төшерә. Авырлы булганда, бала имезгәндә сабыена зарар килмәсен өчен, ана өстеннән ураза вазыйфасын төшерә. Бала тапкач 40 көн намаз укудан азат итә. Бала тапканда үлүче ана шәһид китә. Кыямәт көнендә баласы аны кендегеннән тартып җәннәткә кертә һ.б. Кеше дөньяга килгәндә анасының өлеше зуррак булу сәбәпле, ана дәрәҗәсе атаныкыннан өч мәртәбә өстен.

Кеше затының кадере - аның милләтенә, туган яки туган булмавына, синең белән бер диндә булуына карап гына түгел. Әлбәттә, туганың, кардәшең, үз милләтең җанга якынрак була. Ләкин, кеше кайсы гына милләттән һәм диннән (яки динсез) булмасын, без аны кеше исемен йөрткәне өчен генә дә хөрмәтләргә тиеш.

Хәдистә килгәнчә, Иблис һәркөн үзенең гаскәренә бүләк әзерли һәм: "Кем иң "яхшы" итеп бер мөэминне адаштыра, мин аның башына таҗ кидертәм", дип әйтә. Берсе кайтып: "Мин ир белән хатынны аердым", ди. Иблис: "Ярар, аерылса, тагын өйләнер", ди. Икенчесе: "Бер кешегә ата-анасын рәнҗеттердем", ди. Иблис: "Изгелек кылып, янә изге догаларын алыр әле", ди. Өченчесе: "Мин кешене ширк гөнаһына керттем", ди. Иблиснең кәефе күтәрелеп: "Булдыргансың", ди. Шулвакыт, дүртенчесе: "Ике кеше арасын бозып, бер-берсен үтерткәнче аларны котырттым", дип әйтер. Иблис шатлыгыннан: "Менә син, син", дип, таҗын шуңа кидертер. Кеше үз тормышында нинди генә гөнаһ кылса да, аны төзәтә ала. Ә нахакка кеше канын түксә, аны кире терелтә алмый.

Бүген, җир йөзендә күпме халыклар арасында низаг, фетнәләр бара. Вакыты-вакыты белән ул низаглар кан түгелүгә китерә. Бүгенге сәяси буталчыклар аркасында күпме халыкларның каны түгелә. Гарәп инкыйлаблары, Исраиль белән Фәләстыйн низагы, Украинадагы сугыш. Сугыш башында торучыларның үз акланулары булса да, гади халык корбан кала. Күп сабыйлар үзләренең нинди гөнаһ өчен үтерелгәннәрен белми дә калдылар. Кеше гомере чүпкә әйләнде. 300 кеше белән самолетны ялгыш кына юк итеп, фаҗигане "йомып" куйдылар. Үзен ислам дәүләте башлыгы дип атаучы адашкан әмирләр килеп чыкты. Меңләгән мөселман кешеләрен һәлак итәләр, күпмеләре алар урнашкан җирдән качып китә. Әлеге бәдбәхетләр үз вәхшилекләрен кайсы гына диннең күләгәсе астында яшерергә теләсәләр дә, Аллаһының дине кешелекне җимерергә, һәлак итәргә килмәде. Аларның ислам диненә катышлары юк.

Гомерне Аллаһы бирә икән, аны алырга да Ул гына хаклы. Гаепсез кешенең җанына кул сузу - иң зур гөнаһларның берсе. Хәтта, үз карынында күтәреп, баласын тудырган анага да андый хак бирелмәгән.

Ел саен килүче Корбан бәйрәмебез дә, имин тормышларыбыз өчен Аллаһыга шөкер итү, бер-беребезгә ярдәм итү билгесе булып тора. Аллаһы Тәгалә җиребезгә иминлек, бәрәкәтле тормыш бирсен. Кан түгүләр безгә хәләл ризык буларак яратылган корбанлыкларыбыздан гына булсын.

Гаетләребез мөбарәк булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:07
    КОТЛАУ Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
    8
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:48
    Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 09:28
    Кешегә кое казысаң... Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 25 май 2018 - 13:15
    Тирән эчтәлекле чара булды «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
    16
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 11:13
    Безнең өчен серле дөнья В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:31
    Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
Ночной режим