Туган як

Гасырлар дәверендә сакланып килгән бөек гыйбадәт

Аллаһы һәр пәйгамбәренә намаз торгызуны фарыз кылды, һәркайсысы үз халкын намазга өндәргә тиеш булды. Шуңа күрә дә без: «Намазсыз бер пәйгамбәр дә булмаган, бер шәригать тә иңмәгән», дип әйтә алабыз. Аллаһының илчеләреннән берсе дә, халкын җыеп: «Намаз укымасагыз да мөселман булырсыз, җәннәтләргә керерсез», - димәгән. Раббыбыз Аллаһы кешелекне юктан бар...

Аллаһы һәр пәйгамбәренә намаз торгызуны фарыз кылды, һәркайсысы үз халкын намазга өндәргә тиеш булды. Шуңа күрә дә без: «Намазсыз бер пәйгамбәр дә булмаган, бер шәригать тә иңмәгән», дип әйтә алабыз. Аллаһының илчеләреннән берсе дә, халкын җыеп: «Намаз укымасагыз да мөселман булырсыз, җәннәтләргә керерсез», - димәгән.
 
Раббыбыз Аллаһы кешелекне юктан бар кылып шушы җиргә урнаштырды. Бөтен тирә-юньне безгә хезмәткә тапшырды. Бәндәләре белән арасын өзмәде, кешеләргә бәхет юлын күрсәтү өчен араларыннан иң лаеклыларын сайлап, аларга пәйгамбәр вазыйфасын йөкләде. Һәр пәйгамбәр үз халкына килгәч тә, иң элек, аларны бөек Раббы белән таныштырды.
 
Кем безне юктан бар кылды? Без кем җирендә яшибез? Кем таңнарны аттыра, кем яңгыр яудыра, кем җир һәм күкләр белән идарә итә? Кешеләрнең тормыш максатлары нәрсәдә? Бу дөнья ни өчен яратылган? Ахырдан кем янына кайтып җавап тотачакбыз?..
Бер пәйгамбәр дә кешелекне башка Раббыга чакырмады, башка илаһыга табынырга өндәмәде. Барысы да без белгән бер Аллаһыга гына кол булып, Аңа гына гыйбадәт кылырга өйрәтте.
 
Безнең өчен кояш та, ай да, тау яки диңгез дә илаһы түгел, барысы - Аллаһы мөлкәте. Ул гына гыйбадәткә лаек. Бар халыклар да без белгән фәрештәләргә, без белгән кыямәт көненә инандылар. Аларны да без белгән җәннәт белән сөендерделәр, без белгән җәһәннәм газабыннан кисәттеләр. Пәйгамбәрләрнең сөйләшкән телләре, халыклары төрле булса да, Раббылары - бер, диннәре дә бер булды. Хәтта, күп кенә зур гыйбадәтләре дә бер булды. Бар халыклар да намаз укыдылар, ураза тоттылар, зәкят түләделәр, дога кылдылар...
 
Күпчелек кеше намаз гыйбадәтен моннан 1400 элек беренче булып пәйгамбәребез Мөхәммәт алып килде дип уйлый.
Пәйгамбәребез әлеге гыйбадәтне яңартып җибәрде, кешелеккә аның кыйммәтен аңлатты, әмма беренче булып намазны алып килүче ул булмады.
Без Коръәндә әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә намаз укуларын күрәбез.
Әйдәгез, бу язмада кайбер пәйгамбәрләрнең намазларына аерым-аерым тукталып китик.
 
Юныс пәйгамбәр. Билгеле булганча, Юныс пәйгамбәрне, Аллаһының әмере белән, кит балыгы йота һәм диңгез астына алып төшә. Балык карынындагы Юныс, хатасын аңлап, Раббысына тәүбә итә һәм догалар белән ялвара. Әлеге хәлләр «Әнбия» сүрәсенең 87-88нче аятьләрендә искә алына. Аллаһы пәйгамбәренең догасына җавап бирә һәм балыкка аны иреккә чыгарырга әмер итә. «Саффәт» сүрәсенең 143-144нче аятьләрендә Аллаһы янә Юнысны коткаруын искә ала: «Әгәр ул Аллаһыга тәсбих әйтүчеләрдән булмаса, балык карынында кыямәт көненә кадәр калыр иде».
 
Сәхабәләр арасында иң күренекле тәфсир галиме булган Габдуллаһ ибн Габбәс аятьтәге «тәсбих әйтүчеләрдән» дигән сүзне «намаз укучылардан» дип аңлатты (Табәрия тәфсире). Димәк, Юныс намаз әһеле булмаса, Аллаһы аның догасын да кабул итмәс, балык эченнән дә чыгармас иде. Тәфсирләрдән аңлашылганча, Юныс берникадәр вакыт балык эчендә була һәм намазларын шунда укый. Ибн Кәсир хәзрәтләре югарыда искә алынган аятьне тәфсир кылганда: «Юныс балык карынында дога кылганда: «Йә, Раббым, мин әле берәүнең дә аягы басмаган урыннан сиңа сәҗдә урыны (мәсҗид) ясадым», дип әйткән», дип яза.
 
Ибраһим пәйгамбәр. Ибраһим пәйгамбәр Аллаһының илчеләре арасыннан аеруча бөек урын алып тора һәм Раббыбыз аны Үзенең «халиле» - сөекле дусты итеп сайлый («Хатыннар», 125). Әлбәттә, Аллаһыны яраткан дусты Аның каршында түбәнчелек белән кыямнар тора, рукүгъ һәм сәҗдәләргә төшә. Аллаһы Тәгаләдән намаз гыйбадәтен торгызуда ярдәм һәм намазны дәвам итүче нәсел сорый: «Әй, Раббым, мине һәм минем нәселемне намазны торгызучылардан кыл! Раббыбыз, догамны кабул ит!» («Ибраһим», 40нчы аять).
 
Раббысының әмере белән улы Исмәгыйльне һәм хатыны Хәҗарны Мәккә шәһәре төзеләсе урында, ул вакытта һич уңайлыклар булмаган чүл уртасында калдыра. Алар өчен Раббысына ялварып дога кыла, аларга ризык һәм намаз укырга ярдәм итүен сорый: «Әй, Раббыбыз, мин нәселемнең бер өлешен Хәрам йортың тирәсендә, һич үсемлекләр булмаган үзәнлектә калдырам. Йә, Раббыбыз, аларга намаз торгызырга мөмкинлек бир...» («Ибраһим», 37).
Күргәнебезчә, Ибраһим гаиләсе өчен Аллаһыдан намаз гыйбадәтен сорый, башка гамәлләрне искә алмый. Бу - башка гамәлләрнең намаз белән бер дәрәҗәдә була алмавына дәлил.
Ибраһимның улы Исмәгыйль бераз үскәннән соң, Аллаһы аларга Кәгъбатуллаһ булган урынны күрсәтә һәм аны намаз укучылар өчен торгызырга куша: «Менә Ибраһимга Кәгъбатуллаһ торган урынны күрсәттек һәм: «Миңа һичкемне тиңдәш кылма, тәваф кылучылар, кыям торучылар, рукүгъ һәм сәҗдәгә төшүчеләр өчен йортымны пакьлә», дидек» («Хаҗ», 26).
 
Исмәгыйль пәйгамбәр. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Ибраһимның догасын кабул итә һәм аңа иманлы, намазлы нәсел бирә. Аллаһы Тәгалә Исмәгыйльне искә алып әйтә: «Китапта Исмәгыйльне дә искә ал, ул вәгъдәләренә тугры иде, илче һәм пәйгамбәр булды. Үз гаиләсенә намазны һәм зәкятне әмер итте, Раббысы аннан разый булды» («Мәрьям», 54-55).
 
Исхак һәм Якуп пәйгамбәрләр. «Ибраһимга - Исхакны һәм, өстәп, Якупны бүләк иттек, аларны изге бәндәләрдән кылдык. Аларны, безнең әмеребез белән, дөрес юлны күрсәтүчеләр иттек. Аларга изге гамәлләр кылуны, намаз торгызуны, зәкят бирүне вәхий кылдык. Алар Безгә гыйбадәт кылучылар булды» («Пәйгамбәрләр», 72-73).
 
Шөгаеп пәйгамбәр. Шөгаеп пәйгамбәр халкын бер Аллаһыга гыйбадәт кылырга чакыра, сатыш-алыш вакытында үлчәү эшләрендә алдашмаска куша. Күрәсең, аның халкында шушы гөнаһ киң таралган була. Аллаһы аларның Шөгаепкә булган җавапларын китерә. «Алар: «Шөгаеп, ата-бабайларыбыз табынган потлардан баш тартырга, байлыкларыбызны үзебез теләгәнчә тотмаска сиңа намазың кушамы? Син бит йомшак холыклы, тугры кеше идең», диделәр» («Һуд», 87). Димәк, халык Шөгаепнең дин тотуында, иң элек, башка гамәлләрне түгел, намаз башкаруын күреп торган.
 
Муса пәйгамбәр. Ибраһим пәйгамбәрне «халилуллаһ», ягъни Аллаһының яраткан дусты дисәк, Мусаны «кәлимуллаһ», ягъни Аллаһы белән сөйләшүче дибез. Раббыбыз Муса пәйгамбәрне Үзенә якынайта һәм аның белән турыдан-туры, һичбер арадашчысыз сөйләшә. Әңгәмә вакытында илчесенә Аллаһы Бер Үзенә гыйбадәт кылырга әмер иткәннән соң, бар гамәлләрдән алда намаз торгызырга куша: «Мин сине сайлап алдым, шуңа күрә сиңа иңгән вәхийне тыңла. Дөреслектә, Мин - Аллаһ, Миннән башка һич-бер хак Илаһ юк, Миңа гыйбадәт кыл һәм Мине искә алу өчен намаз торгыз!» («Таһә», 14).
 
Монда да Раббыбыз намаз гыйбадәтен аерып әйтә, башка гамәлләрне искә алмый. Бу да әлеге гыйбадәтнең әһәмиятен күрсәтә. Аллаһы намазны Мусаның үзенә әмер кылса, Бәнү Исраил халкын да, иман китергәннән соң, намазга өндәргә чакыра. «Муса белән кардәшенә: «Халкыгыз өчен Мисырда өйләр җиткезегез, ул өйләрегездән гыйбадәт урыннары ясагыз һәм намаз укыгыз. Иман ияләрен сөендерегез», дип иңдердек» («Юныс», 87).
 
Сөекле пәйгамбәребез: «Муса яныннан үткәндә, каберендә аның намаз укып торуын күрдем», - ди (Мөслим риваяте). Билгеле булганча, Аллаһы Тәгалә Үзенең илчеләренә, гади кешеләрдән аермалы буларак, кайбер үзенчәлекләрне бирә. Шулардан берсе - каберләрендә алар тере хәлдә гыйбадәт кылалар. Шуңа күрә, пәйгамбәребез дә Муса пәйгамбәрнең уяу булып, намаз укып торуын күрә.
 
Даут пәйгамбәр. Аллаһының сайлап алынган пәйгамбәре - Даут, аны Даут патша дип әйтәләр (царь Давыд), хаталанганнан соң Аллаһыга тәүбә итәргә ашыга һәм хатасын төзәтү өчен иң хәерле юл итеп намазны күрә. «Даут үзен сынап каравыбызны аңлады һәм Раббысыннан ярлыкау сорады, рукүгъ кылды һәм үкенде» («Сад», 24).
 
Пәйгамбәребез үзенең хәдисләрендә Даут пәйгамбәр кылган эшләрне безгә үрнәк итеп китерә. Рамазан уразасыннан кала иң хәерле ураза буларак Даут уразасын искә ала, иң хәерле намазның үрнәге буларак: «Иң хәерле намаз - Даут пәйгамбәрнең намазы», - дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
 
Сөләйман пәйгамбәр. Даутның улы Сөләйман патшалыкны атасыннан мирас итеп ала, Аллаһының пәйгамбәре була. Шуңа күрә аны тарих китапларында Сөләйман патша (царь Соломон) дип тә язалар. Һәр кешенең бу дөньяда яраткан нәрсәләре булган кебек, Сөләйман атларны ярата, еш кына аларга карап соклана. Шулай бервакыт, затлы атларын күзләп, икенде намазы үтеп киткәнен сизми кала. Аллаһының пәйгамбәре үзенең хатасын аңлап бик үкенә һәм атлары сәбәпле намазны калдырганы өчен, үзен ул атлардан мәхрүм итәргә карар кыла. «Без Даутка Сөләйманны бүләк иттек, Ул никадәр күркәм бәндә булды. Бервакыт, төштән соң аңа җитез, саф токымлы атларны күрсәттеләр. Ул: «Дөнья нигъмәтләрен яратуым сәбәпле Раббымны искә алырга (намазымны) онытканмын. Кояш батканны сизми калганмын», дип әйтә» («Сад», 30-32).
 
Ибн Кәсир хәзрәтләре бу аятькә тәфсир кылып яза: «Сөләйман пәйгамбәр атлары белән мавыгып икенде намазы үтеп китте. Әлбәттә, ул намазын белә торып түгел, онытылып китү сәбәпле калдырды».
 
Зәкәрия пәйгамбәр. Аллаһы, сынау буларак, Зәкәрия пәйгамбәрне баладан мәхрүм кыла. Зәкәриянең хатыны балага узмаслык хәлдә авыру була. Әмма пәйгамбәр өметен өзми, һәрдаим Раббысына дога белән ялвара. Аның догасы Коръәндә искә алына: «Шулвакыт, Зәкәрия Раббысына ялварды: «Раббым, Миңа Үз рәхмәтеңнән күркәм нәсел бир. Син - догаларны Ишетүче», ди» («Әл Гыймран», 38).
 
Зәкәриянең догасына җавап намаз укыган вакытында килә. Гыйлем әһелләре моны: «Зәкәрия намаз укыганда Раббысы аннан шулкадәр разый булды, хәтта аның элек кылган догасына җавап бирде», - диләр.
 
«Зәкәрия михрабта басып намаз укып торганда, аңа фәрештәләр эндәштеләр: «Аллаһы сине Яхья исемле бала белән сөендерә, ул - Аллаһының сүзен раслаучы (беренче булып Гайсә пәйгамбәрнең хаклыгын таныды), нәфесен тыя алучы (азгынлык һәм бозык-лыктан), кешеләрнең әйдәүчесе (гыйлемдә һәм гыйбадәттә), изгеләр җөмләсеннән - пәйгамбәр булыр» («Әл Гыймран», 39).
 
Гайсә пәйгамбәр. Насаралар Иисус дип белгән Гайсә пәйгамбәр дә, анасы Мәрьям дә намаз әһеле булдылар. Аллаһы Коръәндә Гайсәнең сүзләрен искә ала: «Ул (Аллаһ) мине, кайда гына булсам да, бәрәкәтле кылды. Миңа гомерем буена намаз укырга, зәкят бирергә васыять кылды» («Мәрьям», 31).
 
Бәнү Исраил халкына килгән барлык пәйгамбәрләр дә намазлы булдылар.
«Менә болар Аллаһының нигъмәтендә булучылар: пәйгамбәрләр төркеменнән, Адәмнең нәселеннән, Нухка ияреп көймәгә керүчеләр, Ибраһим белән Исраил токымыннан, шулай ук Без туры юлга күндергән һәм сайлаган кешеләр. Әгәр аларга Аллаһының аятьләре укылса, күз яшьләре белән елап сәҗдәләргә төштеләр» («Мәрьям», 58нче аять).
 
Әйе, алар Адәмнең, Нухның, Ибраһимның һәм Исраилнең балалары иделәр. Аллаһы аларны иң хөрмәтле төркемнәрдән кылды, барысы да сәҗдә, намаз әһелләре булдылар. Әмма, алардан соң килгән буыннар, аталары калдырган мирасны югалттылар, аталары саклаган бөек килешүне боздылар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алардан соң шундый нәселләр килде: намазны ташладылар, нәфес-шәһвәтләренә иярделәр. Алар барысы да хәсрәттә калачаклар» («Мәрьям» сүрәсе, 59).
 
Әйе, ул кавемнәр, аталары саклап килгән әманәткә хыянәт иттеләр. Дөнья ләззәтләренә алдандылар, ахыр нәтиҗәсе хәсрәт буласын уйламадылар. Ибраһим да намаз укыды, Муса да калдырмады, Гайсә дә намаз әһеле булды... Әмма бүген үзләрен шуларның нәселе, шуларның өммәте дип күкрәк кагучылар, ни өчендер, алар калдырган мирасны югалттылар. Сәбәбе шул: «... нәфес-шәһвәтләренә иярделәр». Дөнья ләззәтләренә, дөнья зиннәтләренә алдандылар, үзләре өчен җиңелрәк юлларны эзләделәр.
Намазларның саны һәм рәвешләре дә охшаш булды.
 
Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәнчә, әүвәлге пәйгамбәрләр дә биш намаз укыганнар һәм аларның вакытлары да безнеке белән туры килгән. Мигъраҗ төнендә пәйгамбәребезгә һәм аның өммәтенә биш намаз фарыз ителгәннән соң, илчесенә намазның төгәл вакытларын өйрәтү өчен Аллаһы Җәбраил фәрештәне җибәрә. Олуг остаз ике тәүлек буена пәйгамбәребезгә имам була, һәр намазның керү һәм чыгу вакытларын өйрәтә. Пәйгамбәребез әйтүенчә: «Ахырдан Җәбраил иртәнге намазны укытты һәм миңа борылып: «Мөхәммәт, вакыт - шушы вакыт арасында. Бу сиңа кадәр булган пәйгамбәрләрнең дә вакыты», дип әйтте» (Әхмәт, Әбү Даут, Тирмизи риваятьләре).
 
Аять һәм хәдисләрдән күренгәнчә, пәйгамбәрләрнең намаз тәртипләре дә без укыган намазларга бик тә охшаш була. Югарыда китерелгән аятьләрдә намазның рөкеннәре булган кыям, рукүгъ һәм сәҗдәләр искә алына. Шулай ук ибн Габбәс тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: «Без - пәйгамбәрләр төркеме, безгә ифтарларыбызны ашыктыру, сәхәрләребезне кичектерү һәм намазда уң кулны сул кулга кую әмер ителде», - ди (Табәрани риваяте).
 
Пәйгамбәрләр дә намаз алдыннан тәһарәт алганнар, аның рәвешендә дә охшашлыклар булган. Өбәй ибн Кәгъб сөйләвенчә, Аллаһының илчесе тәһарәт алганда әгъзаларын өчәр-өчәр мәртәбә юа һәм: «Бу - минем тәһарәтем һәм миңа кадәр булган пәйгамбәрләрнең тәһарәте», - ди (Ибн Мәҗәһ).
 
Шулай итеп, дөнья яралган көннән башлап, Кыямәт көненә кадәр Аллаһыга инанган, Аны «Раббы» дип таныган кешеләр иманның иң олуг күрсәткече булган намаз гыйбадәтен үтиләр, һичкайсысы намаздан башка үзен иманлы, үзен диндар дип йөрми. Тарих битләрендә төрле хәлләр булган, кешелек өстенә төрле сынаулар килгән. Әмма иман ияләре намаз гыйбадәтен саклаганнар.
 
Безнең халык та күпне күргән, ачлыгы да, ялангачлыгы да урап узмаган. Әмма әби-бабайларыбыз ул хәсрәтле заманда да намазын калдырмаган. Дәһшәтле сугыш чорларында да ирләрен югалткан газиз әбиләребез намазлыкларын читкә куймаган. Бәлки шул әбиләребезнең намазларда күз яшьләре белән кылган догалары сәбәпле, күпме бабайларыбыз дошманны җиңеп, яу кырыннан исән кайткандыр. Бәлки ул аналарның изге догасы безнең бүген иминлектә, муллыкта яшәүләребезгә сәбәптер? Ни кызганыч, заманалар үзгәрде дип, «современный» кешеләргә әйләндек. Күпләр өчен - аналарның ак яулыклары, таушалып юкарган намазлыклары, еллар дәверендә бармаклар белән тәмам ышкылып ялтыраган дисбеләре искелек калдыгы. Хәтта милләт-милләт дип йөрүче апа-абыйларыбызның да шактые тәһарәтнең, намазның нәрсә икәнен дә белмиләр. Ә бит һәркайсыбыз үзенең нәсел шәҗәрәсен ачып караса, бабайларының һәм аталарының дога, намаз ияләре булуларын күрә. Раббым әби-бабайларыбыздан разый булсын, иген дә иккәннәр, безнең кебек 1-2 түгел, 7-8 бала да үстергәннәр, дөнья йөген да тартканнар, Аллаһыны да онытмаганнар. Ә безнең бүген кайгыбыз күп, Аллаһыга баш ияргә дә вакытыбыз юк. Мәчет-мәдрәсәләр бар, күпме танышларыбыз намаз укый, бар да өйрән, бөтен мөмкинлек бар. Ләкин: «Алардан соң шундый нәселләр килде: намазны ташладылар, нәфес-шәһвәтләренә иярделәр...» («Мәрьям», 59).
 
Әйе, кешеләрнең иманнары какшады, дөнья зиннәтләре калебләрне кол итте. Үзләрен юктан бар кылучы, көн-төн кайгыртып, нигъмәтләндереп торучы Раббыларын оныттылар, гасырлар дәверендә сакланып килгән бөек гыйбадәтне калдырдылар.
 
Әй Раббым, газиз халкыбызны шушы олуг гыйбадәткә кайтарсаң иде. Иманлы булып, намаз торгызып яшәргә насыйп итсәң иде.
 
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: