Туган як

Гафу итә белегез

Адәм балалары, тормыш иткәндә, бер-берсен хөрмәт итәргә, узара ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. Һәрхәлдә, китапта шулай язылган. Ләкин, һәр кешенең түрендә, тәхет өстендә үз МИНе утыра. Ә аның шул МИНе үзен генә кайгырта, үзен генә белә, аның өчен башкалар юк. Өстәвенә, кан тамырлары булап шайтаны да йөзә һәм кшене яман эшләргә этәрә....

Адәм балалары, тормыш иткәндә, бер-берсен хөрмәт итәргә, узара ярдәмләшеп яшәргә тиешләр. Һәрхәлдә, китапта шулай язылган. Ләкин, һәр кешенең түрендә, тәхет өстендә үз МИНе утыра. Ә аның шул МИНе үзен генә кайгырта, үзен генә белә, аның өчен башкалар юк. Өстәвенә, кан тамырлары булап шайтаны да йөзә һәм кшене яман эшләргә этәрә.

Нәтиҗәдә, кешеләр арасында бер-берсен кимсетү, рәнҗетү, хакларын кысрыклау кебек нәрсәләр барлыкка килә. Әлбәттә, бер-береңне кимсеткәч, күңелләрдә дуслык-мәхәббәт түгел, бәлки дошманлык һәм ачу хисләре туа. Кешенең үзен рәнҗетүчесеннән үч аласы, үзенә таш атучыга таш белән җавап кайтарасы килә. Шулвакыт, кешегә Аллаһыдан бирелгән олуг сыйфат гамәлгә керә - бер-береңне гафу итү. Мин-минлегең, "чәчрәп тышка чыгыйм, ачуымны алыйм", дигәндә, нәфесеңне җиңеп, кешене гафу итә алу - бу иң көчле кешеләргә генә хас нәрсә.

Нәрсә ул гафу итү?

"Гафу" - гарәп сүзе, ул нәрсәне дә булса сөртү, бетерү, дигән мәгънә аңлата. Шәргый күзлектән караганда, ул "башка берәүгә начарлык кылган кеше тиешле җәзасын алырга тиеш булса да, аны ул җәзадан азат итү, кичерү", була. "Ярар инде, аны җәзага тартмагыз, мин аны гафу итәм", диләр. Ләкин, гафу итү төрле дәрәҗәдә була. Аллаһы Коръәндә берничә урында безне гафу итешеп яшәргә чакыра. Шунысы кызык, гадәттә, бу әмер ике сүз белән килә. Мәсәлән, "Бәкара" сүрәсенең 109нчы аятендә, "Кешеләрне гафу итегез һәм "сафх" кылыгыз", диелә.

Гафу итү дигәне аңлашыла: сине кимсеткән кешегә җәза тиеш, ләкин син аны азат итәсең. "Сафх" сүзенең мәгънәсе ничек соң? "Сафх" гарәп телендә - күңелеңне сиңа начарлык кылган кешегә карата нәфрәт, ачу хисләреннән тазарту дигәнне аңлата. Сүзлекләрне карый торгач, мин татар телендә бу сүзгә тәңгәл килерлек "кичерү" дигән сүзне генә таптым.

Кайбер кешеләр: "Ул - кабәхәт кеше инде, ләкин мин аны гафу иттем", диләр. Бәлки, ул аңа җәза бирдертергә теләмидер, ләкин аңа карата күңелендәге рәнҗү хисләрен бетерә алмаган. Кыскасы, гафу иткән, ләкин кичермәгән. Гафу итү - динебездә күркәм холык билгесе, ә кичерә алу әхлаклылыкның тагын да югарырак дәрәҗәсен күрсәтә.

Гафу итү - кешегә Аллаһыдан бирелгән иң бөек сыйфатларның берседер. Кешеләрне гафу итә белү Аллаһы каршында зур изгелек, гыйбадәт санала. Аллаһы әйтте: "Аларны гафу ит, кичер һәм бел: Аллаһы игелек кылучыларны сөя" ("Мәидә" сүрәсе, 13).

Әлеге бөек сыйфатның иң зур үрнәге - сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт тормышы. Аны күпме кешеләр рәнҗеттеләр, ул аларны гафу итте: читне дә, туганын да, дустын да, дошманын да... Хатыны Гайшә әйтүенчә: "Аллаһының илчесе явызлыкка явызлык белән түләмәде, ә бәлки гафу итте һәм кичерде" (Тирмизи риваяте).

Якын кешеңне кичерү авыррак икән

Кайвакыт, сиңа зыян салучы кешеләрне гафу итәсең, ләкин якын булган кешең күңелеңне рәнҗетсә, аны кичерүе бигрәкләр дә авыр. Пәйгамбәребез үзенең пәйгамбәрелеген игълан иткәч, аның күпме якын булган абыйлары аңа дошман булдылар, аның күпме канын эчтеләр, чәчләрен агарттылар. Мәккә алынган көнне ул: "Әбү Суфьян һәм аның өендәгеләр иминлектә", диде.

Хатыннары да кайвакыт, аңа үз кирелекләрен күрсәттеләр, ул аларны кичерә иде. Бервакыт, пәйгамбәребез Гайшәнең өендә булганда, хатыннарының берсе күчтәнәч итеп савыт белән ризык алып килде. Гәрчә пәйгамбәр (!) хатыны булса да, барыбер хатын-кыз булып калган Гайшә, көндәшеннән килгән күчтәнәчне күреп, көнләшүеннән савытны атып бәрде...

Пәйгамбәребез шул ватылган савыт урынына икенчесен чыгарды һәм сабыр гына: "Әниегезнең бүген кәефе юк", диде. Бүген берәребезнең хатыны шул эшне кылса, аны нишләтер идек икән?.. Ә пәйгамбәребез хатын-кызның хәләтен аңлый белде.

Пәйгамбәребезнең кешеләрне әллә нинди вакытларда да гафу итә алуы, аларны гаҗәпләндерә иде. Бервакыт, пәйгамбәрне дошман күрүче бер егет, кулына корал алып, аны үтерергә китә. Пәйгамбәр агач төбендә, күләгәдә тыныч кына ял итеп ятканда, аның янына килә һәм явыз ниятен башкару өчен кылычын күтәрә.

Шулвакыт, пәйгамбәр күзен ача. Егет: "Сине хәзер кем миннән саклар", ди. Пәйгамбәребезнең йөзендә һичбер борчылу күренми. Ул тыныч кына: "Аллаһы", ди. Аның шулкадәр тыныч булуын күреп, егет бөтенләй гаҗиз кала, кулындагы кылычын җиргә төшереп җибәрә. Алар янына йөгереп килгән сәхабәләр егетне эләктереп алалар. Кулларындагы кылычларын кынга тыкмыйча, пәйгамбәрнең әмерен көтәләр. Пәйгамбәребез елмаеп: "Ә миннән сине кем саклар?" ди һәм ... егетне җибәрергә куша.

Гафу итү - гаҗизлек түгел

Кайберәүләр: "Гафу итү ул - көчсезлек", диләр. Янәсе, аның явызлыкны кире кайтарырга хәленнән килми, шуңа күрә үзенә явызлык эшләүчене гафу итә...

Ибн Кайим үзенең "Рух" китабында моны шулай аңлата: "Гафу итү - үч алырга көчең җитеп тә, үз хакыңнан юмартлык, игелек белән баш тарту була. Ә гаҗизлек, көчсезлек, курку сәбәпле үз хакыңнан баш тарту - гафу итү түгел".

Явызлыкка явызлык белән кайтарырга көчең җитеп тә, аны гафу итә алуың -синең көчең һәм дәрәҗәңдер. Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: "Аллаһы гафу итүе өчен кешегә гыйззәттән(бөеклек) башканы өстәмәс", диде (Мөслим риваяте).

Кешеләргә, әйдә, гафу ит инде аны, дисәң, шунда ук: "Ул бит мине рәнҗетте! Юк, минем аны гафу итәргә көчем җитми", диләр. Шиксез, гафу итү кешедән күп көч сорый. Эчеңдәге мин-минлегең: "Хәзер менә! Күрсен газабын. Ул гаепле, башын иеп, яныңа башлап ул килсен", дип кычкыра. Ләкин, мин-минлегеңне җиңә алсаң, үзеңнең гафу итүең белән әнә шул мин-минлегеең нәрсәнедер югалткан кебек тоелса да, Аллаһы икенче яктан кешегә бик күп куанычлар кайтара.

Җәннәт бакчалары көтә...

Күңелеңне буйсындыра алу, үз-үзеңне җиңү - иң авыр һәм дәрәҗәле эшләрнең берсе. Андый эшнең җимеше дә, шиксез, татлы була.

Бервакыт, пәйгамбәребез мәчеттә утырганда: "Хәзер мәчеткә җәннәт әһеле керә", дип әйтә. Кешеләр түземсезлек белән көтә башлыйлар. Шулвакыт, ашыга-ашыга бер кеше килеп керә. Икенче көнне дә пәйгамбәребез шул сүзне әйтә, ишектән шул ук кеше керә. Өченче көн дә шул сүзләрен кабатлый. Шулвакыт, Габдулла ибн Гамр ул кешегә иярә һәм: "Дустым, әтием белән бераз низаглашкан идем, ике-өч көн синдә яшәп торыймчы", дип сорый. "Ярый, яшә", ди ул. Өч тәүлек буе Габдулла аны күзәтә: башкалардан артык төнге намазлары да юк, көндезләрен дә әллә нинди башка сыймаслык гыйбадәтләре күренми... Өченче көнне ул, аптырап, аның янына килә һәм: "Мин әтием белән әрләшмәдем. Пәйгамбәребез өч көн буена: "Хәзер ишектән җәннәт әһеле керә", дип кабатлады. Өчесендә дә син кердең. Синең шулкадәр нинди гамәлләр кылганыңны күрәсем, синнән үрнәк аласым килгән иде, ләкин башкалардан артыгын күрмәдем", ди. Теге кеше: "Миндә син күргәннән артык бер изгелек тә юк, ләкин күңелемдә бер кешегә карата да мәкерле уй да юк. Аллаһыдан кемнәргәдер бирелгән нигъмәткә дә көнчелегем юк", ди. Габдулла: "Без булдыра алмаганы менә шулары да инде", ди (Имам Әхмәт риваяте).

Аллаһы Тәгалә әйтте: "Раббыгызның мәгъфиратенә һәм җәннәтенә ашыгыгыз. Җәннәтнең киңлеге - күкләр һәм җирдер, ул тәкъва кешеләргә әзерләнгән. Алар сөенечле һәм авыр вакытларында үз малларыннан өлеш чыгаралар, ачуларын тыялар, кешеләрне гафу итәләр. Аллаһы игелек кылучыларны сөя" (әл-Гыймран, 133-134).

Аллаһыдан син өстенме әллә?

"Гафу итмим аны", дип әйтер алдыннан, кеше үзенең дә гөнаһсыз фәрештә валчыгы булмавын исенә төшерсә иде. Ә бит Аллаһы: "Гафу итмим!" дими. Киресенчә, күпме аятьләрдә: "Бәндәләрем, гафу үтенегез, тәүбә итегез, төзәлегез... Мин сезне кичерәм, гафу итәм. Миңа кайтыгыз, мин сезне кабул итәм", дип кат-кат кабатлый. Ә бит Аллаһы безнең гафү үтенүләребезгә мохтаҗ түгел. Ул безне газапка да тарта ала. Әгәр шушы мизгелдә ул безне юк итәргә теләсә, Аның көче дә, моның өчен сәбәбе дә җитә. Ләкин, юк. Көндез хата кылучының тәүбәсен Аллаһы төнлә көтә, төнлә кылынганнары өчен көндез көтә. Хәтта гөнаһларны язучы фәрештә дә шунда ук язмыйча, көтеп тора. Аллаһының илчесе әйтте: "Дөреслектә, сул як дәфтәрнең хуҗасы (начар эшләрне язучы фәрештә) гөнаһ кылган мөселманның дәфтәре өстендә каләмен алты сәгать (!) күтәреп тора. Әгәр ул тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу үтенсә фәрештә аның гөнаһын язмый. Әгәр гафу үтенмәсә, бер гөнаһ дип язып куя" (Табәрани, Бәйһәкый риваятьләре).

Башаяк гөнаһка чумган күпме бәндәләр Аллаһының шушы һәм башка санап бетерә алмаслык рәхмәтләре турында уйланмыйлар.

Әгәр Аллаһы безне кичерсен дисәк, үзебез дә башкаларны кичерергә өйрәник. Әбү Бәкернең туганнары арасыннан Мистәх исемле бер ярлы кеше була. Ул аңа гел садакалар биреп, ярдәм итеп тора. Пәйгамбәребезнең хатыны, Әбү Бәкернең кызы Гайшәгә ялган гаеп тагып, яла яга башлагач, Мистәх тә шул гайбәтчеләр арасында була. Моны Әбү Бәкер ишеткәч, ачуыннан: "Аңа башка ярдәм итмәячәкмен", ди. Шулвакыт, Аллаһы Әбү Бәкер хакында "Нур" сүрәсенең 22нче аятен иңдерә һәм: "Гафу итегез, кичерегез. Аллаһы да сезнең гөнаһларыгызны кичерүен телисездер бит?" ди.

Бу аятьне ишеткәч тә, Әбү Бәкер: "Валлаһи, Аллаһының гөнаһларымны кичерүен телим", ди һәм туганына садакасын бирүен дәвам итә.

Газиз, дусларым, алдыбызда - гөнаһлардан пакьлану, Раббыбызга кайту ае. Тәүбә кылу, истигъфар кылу ае. Изге айда күбрәк изгелеләр кылыйк, гөнаһлардан ерак булыйк.

Раббым, безләргә тәкәбберлегебезне җиңеп, мин-минлегебезне сындырып, бер-беребезне гафу итеп яшәргә насыйп ит. Һәркайсыбызга ихласлы тәүбәләр, эчкерсез ялварулар бир.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:07
    КОТЛАУ Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
    8
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:48
    Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 09:28
    Кешегә кое казысаң... Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 25 май 2018 - 13:15
    Тирән эчтәлекле чара булды «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
    16
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 11:13
    Безнең өчен серле дөнья В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:31
    Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
Ночной режим