Туган як

Фәкыйрьлек – кесә юкалыгымы, әллә күңел тарлыгымы?

Соңгы вакытта күп кенә кешеләрнең тормыштан зарлануы, тирә-яктагыларны сүгүе яраткан бер шөгыльләренә әйләнеп бара. Кайбер авыл кешесе көненә бер мәртәбә күршесе белән күрешеп, бераз авыл сәвитен, аннан район башлыгын, республика җитәкчесен, ил патшасын «чәйнәп» алмаса, йокысы йокы булмый. Әлбәттә, бөтен кайгы-хәсрәтләребезнең башында торучы Обаманы да читтә калдыру ярамый. Чыннан да,...

Соңгы вакытта күп кенә кешеләрнең тормыштан зарлануы, тирә-яктагыларны сүгүе яраткан бер шөгыльләренә әйләнеп бара.
 
Кайбер авыл кешесе көненә бер мәртәбә күршесе белән күрешеп, бераз авыл сәвитен, аннан район башлыгын, республика җитәкчесен, ил патшасын «чәйнәп» алмаса, йокысы йокы булмый. Әлбәттә, бөтен кайгы-хәсрәтләребезнең башында торучы Обаманы да читтә калдыру ярамый. Чыннан да, «тегесе җитми, монысы җитми» дип зарланырга яратсак та, соңгы егерме ел эчендә тормышыбыз бик матурланды, дөнья шактый киңәйде. Әбием исән чакта: «И, улым, сез бәхетле балалар, мин мондый рәхәт тормышны күрермен дип хыялланмадым да», - дип еш кабатлый иде. Шулай да, дөньяның матурлыгына тиз күнегәбез. Атлап барган киң-киң юлларыбыз бераз тараеп китсә, шундук күңелгә борчу төшә, йокы кача. Хәер, кешелек һәрвакыт муллыкка омтылган, хәерчелектән куркып яшәгән.
 
Бервакыт, кешеләр мохтаҗлык турында гәп корганда, пәйгамбәребез килә һәм: «Сез фәкыйрьлектән куркасызмени? Аллаһы белән ант итеп әйтәм, дөнья сезнең өстегезгә койма яңгыр кебек явачак. Йөрәгегезне шушы дөнья малы гына хак юлдан аздырачак», -дип әйтә (Ибн Мәҗәһ риваяте).
 
Имам Мәнәви әйтүенчә:
«Әлеге хәдистә пәйгамбәребездән өммәтенә сөенеч килә, Аллаһы Тәгалә бу өммәткә фәкыйрьлектән соң байлык бирәчәк. Ләкин, өммәте, шул мал сәбәпле, Раббысына гыйбадәт кылуны онытачак. Дөньяны ярату сәбәпле, туры юлдан баручы калебләр дә тайпылачак, һидаяттән адашачак. Дөнья аларның фетнәсе булачак».
 
Аллаһы илчесе бүгенге көн турында әйткән кебек. Чыннан да, дөнья безгә капкаларын киң ачты, мул яңгырлар булып өстебезгә ява… Авыл җирен генә алсак та, кайберләребезнең йортлары зиннәтле патша сарайлары кебек. Ярый ла, гаиләдә 2-3 бала булса. Элек дүрт почмаклы өйдә мич тирәли тезелешеп 5-6 бала үскән. Әби-бабайга да урын табылган. Сарык-бәрәннәре дә чабышкан. Мич артында каз бәбкәләрен чыгарган. Ә хәзер кайбер йортларда, бер бала, бичаракаем, бүлмәдән бүлмәгә кереп, адашып йөри... Минем бабай, сугыштан соң, әбине хатын итеп алып кайткач, алар әтисенең мунчасында яшәгәннәр. «Бөтен булган акчама самавыр алдым, шуннан эчкән чәйнең тәме һаман авызымда әле», - дип сөйли иде. Бүген кайбер никахларда кода-кодагыйлар, узыша-узыша, яшьләрне муллыкка күмәләр. Егет ягы, торып, шәһәрдә квартир бүләк итүен әйтә, кыз ягы яңа машина ачкычы тапшыра. Шулай, заманалар башка хәзер.
 
Без кечкенә вакытта, күрше-тирәдәге абыйлар: «Жигули» ул «москвич»тан җылырак», - диләр иде. Хәзер, «ат»ның җылы миче генә түгел, яхшы суыткычы да булырга тиеш. Бер дустым «тимер ат»ын алыштырырга йөри. «Әле кайчан гына алган идең бит, ник тагын алыштырырга булдың?» - дип сорадым. Ул: «Минем утыргычы җылыта торган гына, ә хәзергеләренең астан суытып тора торганы да бар, шундыйны алам әле», -ди.
Ә нинди киемнәр киябез? Бабай: «Без үскәндә төпсез киндер ыштан була иде, хәзер балаларыгызның киемнәрен ничек кидертеп бетертергә белмисез», - дип гаҗәпләнә иде. Чыннан да, берәр җиргә барасы булса, зур проблема килеп туа: нәрсә кияргә? Әлеге сорау кияреңә булмаганнан түгел, киресенчә, киемең артык күп булганнан килеп чыга. Әле ирләргә барыбер җиңелрәк, менә абыстайларыбыз иза чигәләр. Сөбханаллаһ, пәйгамбәр вакытында кайбер кешеләрнең алмашка киемнәре булмаганлыктан, алар күлмәкләрен югач, кипкәнен көтеп өйләрендә утырганнар.
Ә нинди табыннарда ашыйбыз? Безнең авылдә бер мәчетнең хәзрәте сөйли иде: «Кибеткә товар бушатышкан өчен, безгә, ике малайга берешәр прәнник бирделәр, кибет артына утырып ашадык. Беребез, сөенеченнән: «Кара әле, Сталин да болай ашамагандыр иеме?» дип әйтте»... Бүгенге табыннарыбыз, сөбханаллаһ, патшаныкыннан ким түгел. Кайчак гади хезмәт кешесенә ашка барсаң да, табын өстендә аш тәлинкәсе куярга урын юк. 30-40 ир заты ике сәгать ашап та, табындагы ризык кимеми дә.
 
Дөнья куам дип…
 
Дөнья матурланган саен күңелне әсир итә. Чыннан да, дөньябыз шулкадәр матур, якты һәм киң. Бу хакта бер кыйсса искә төште.
 
Бер егет төш күрә икән. Ул бер урманга килеп кергән. Агачта шулкадәр моңлы итеп бер кош сайрый. Егет, кошның үзен дә күрү теләге белән, тавыш ишетелгән агачның астына ук килеп баса һәм карашы белән кошчыкны эзләргә тотына. Әмма, кош аның йөзенә йомышын үтәп куя. Егет битен нәҗестән чистартып, тәмам күңелсезләнеп китеп бара... Ул да түгел, аның күзе бер бик матур кызга төшә. Кызның чибәрлегеннән аның күңеле әсәренә. Егет, якыннанрак күрү өчен, аңа таба юнәлә, ләкин кыз аннан ерагаерга тотына. Егет адымнарын тизләтә, кыз тагын да ерагая. Ахыр чиктә, егет урман эченә кереп адаша... Йокысыннан уянгач, ул төш юраучы бабай янына бара һәм, төшен, бәйнә-бәйнә, сөйләп бирә. Бабай аңа: «Моңлы итеп сайраучы кош - ахырзаман галимнәре. Алар бик матур сөйлиләр, якынрак килеп карасаң, эчләре тулы тизәк булганын беләсең. Ә теге матур кыз, ул - синең яшәгән тормышың. Дөньяны куам дип артыннан чабасың, ул синнән чаба. Тизлегеңне арттырасың, ул тагын да тизәя. Ахыр чиктә, аны да куып җитә алмыйсың, кереп адашасың да».
 
Кызның матурлыгына күңеле әсәренгән шул егеттәй, барыбыз да дөнья артыннан чаба. Ул да үзенә омтылучыларны сизеп, тагын да зиннәтләнә, күңелебезнең эченәрәк керә, тагын да нечкәрәк кылларына үтә. Дөньяга гашыйк булганнарның иң курыкканы - аны югалту, дөнья малын кулдан ычкындыру. Имансызлык, әхлаксызлык, оятсызлык кебек куркыныч төшенчәләрдән түгел, ә бәлки, фәкыйрьлек, хәерчелек, кризис сүзләреннән кешенең коты оча.
 
Игътибар итегезче, бер урынга җыелсак, күбрәк нәрсә турында сөйләшәбез? Бала тәрбиясе, милләтнең үзаңын, әхлагын, ана телен ничек саклап калу турындамы? «Это вы о чем, хазратушка? Нинди милләт, нинди үзаң?! Без әле дөнья куабыз, дөньяны бүлешәбез». Шунысы кызык, һәркем үз тормышына карап, үз баткаклыгына чума: әби-бабайлар җыелышса, пенсия турында сөйләшәләр; завод эшчеләре тәмәке тарткан арада начальствоның күпме урлашканын «чәйнәшеп» алалар. Бервакыт, дустым Мәскәүгә ифтар ашына чакыргач, табынга башкаланың хәлле генә егетләре җыелыштылар. «Әйдә, хәзрәт, безне бераз вәгазьләп ал», дигәч, «Дөньяга алданмагыз, дөнья малы кесәгездә булсын, күңелегезгә кермәсен. Дөнья килә дә китә, ахыйрәт мәңгелек», - дип вәгазь сөйләдем. Бик тә җитди кыяфәт белән тыңладылар. Әмма унбиш минут үттеме-юкмы, арадан бер егетнең: «Ишеттегезме әле, «Башнефть» акцияларен сата икән», дип әйтүе булды, мин сөйләгәндә тормыш мәшәкатен онытып торган егетләрне дөнья баткагы үзенең капшавычлары белән эләктереп, кабат үзенә тартып алды.
 
Бәракәт булса…
Әлхәмделиллаһ, Раббыбыз безне дөнья һәм нәфесебез белән ялгыз калдырмады. Ул безгә нәфескә каршы торучы зур көч - дин иңдерде. Пәйгамбәребез: «Мин сезне ачык аклыкта калдырдым, аның төне дә, көне дә бертигез ачык булды», - ди.
 
Әгәр кеше Аллаһының динен өйрәнсә, күңеле түрендәге изге урынны мин-минлегенә түгел, ә диненә бирсә, тормышта нинди генә хәл булса да, нинди генә михнәткә, бәлагә тарыса да, чыгу юлын табачак, туры юлда калачак.
 
Әгәр кеше фәкыйрьлектән курыкса, байлыгым китә дип, ут эчендә янса, җир өстендә тамыр җәйгән тагын да зур фәкыйрьлекне искә төшерсен. Бервакыт, Әбү Зәр исемле сәхабәдән пәйгамбәребез: «Әбү Зәр, син малның күп булуын байлык дип уйлыйсыңмы?» - дип сорый. Әбү Зәр: «Әйе, Аллаһының илчесе», - ди. Пәйгамбәр: «Ә малның аз булуын фәкыйрьлек дип күрәсеңме?» - ди. Ул: «Әйе, Аллаһының илчесе», - ди.
 
Чыннан да, без кешеләр, зур йортта, затлы «ат»та йөрүчегә карап: «Бигрәк бай бу», - дип уйлыйбыз. Пәйгамбәр исә: «Байлык - фәкать күңел байлыгы, фәкыйрьлек - күңел фәкыйрьлеге генә», - ди (Ибн Хиббән).
 
Чыннан да, күңеле бай булган адәмнең кесәсе юка булса да, ул - бай кеше. Ул Раббысының тәкъдиренә риза, үз насыйбыннан канәгать. Күңеле фәкыйрь булган кешегә әллә никадәр маллар бирелсә дә, ул аның шатлыгын тоя да, күрә дә алмый. Кешенең бөтен шатлыгы да, борчу-хәсрәте дә күңел халәтенә бәйле. Кайвакыт, ипи-сөткә, даруга акча җиткерә алмый зар кылучы әби-бабайларга, «әйдәгез, мәчеткә йөрегез», дип әйтәсе килә. Кемдер: «Әллә мәчеттә акча бирәләрме?» - дип сорар. Мин мәчетләргә йөрүче, намаз укучы әби-бабайларыбызга карап сокланам. Сөбханаллаһ, алар да шул пенсия акчасына яшиләр (хөкүмәт мәчеткә йөргән өчен пенсияне арттырмый), бала-оныкларына да ярдәм итәләр, әле хаҗга да барырга акча табалар. Бер мәртәбә түгел, кайберләре 3-4 мәртәбә хаҗ кылганнар. Әле мәчет-мәдрәсәләргә дә ярдәм итеп торалар. Һәрнәрсәнең бәракәте кирәк. Бәракәт дигәне аз малны да күп итә, бәракәтсезлек күп малны да юк итә.
 
Дөнья тормышын шулкадәр яратабыз. Аллаһы күбрәк бирсә, күңелләребез күтәрелә, бераз кысып куйса, күңелсезләнергә тотынабыз. Әгәр бер кешегә күп итеп мал бирелсә, кулындагы ризыгы киңәйсә, бу Аллаһының аңа булган рәхмәте дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта, Аллаһы берәүнең дөньясын киметсә, бу Аллаһы Тәгаләнең аны кимсетүе дибез. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әгәр Раббысы, сынау буларак, кешегә Үз юмартлыгын күрсәтсә, нигъмәтләрен иңдерсә, ул: «Раббым мине хөрмәтләде», - дип әйтә. Әгәр сынау өчен аның ризыгын киметсә, ул: «Раббым мине кимсетте», - дия».
 
Кызганыч, күпләр шулай уйлыйлар. Ләкин, кемнедер малга күмгәндә һәм кемнеңдер ризыгын киметкәндә, Аллаһы Тәгаләнең без күргәннән тирәнрәк хикмәтләре ятуын онытмыйк. Раббыбыз, киләсе аятендә: «Юк, шул», - дип әйтә («Фәҗер» сүрәсе, 15-17нче аятьләр). Хакыйкать алар уйлаганча гына түгел.
 
Әгәр Аллаһының бәндәсенә булган мәхәббәте һәм рәхмәте малның күплеге белән үлчәнсә, ни өчен Аның иң яраткан бәндәсе пәйгамбәребезнең өендә ай буена кайнар ризык пешерергә, вакыт-вакыт, мөмкинлеге булмаган. Ни өчен Аллаһының каргышында булган Фиргавенне Ул мал-мөлкәткә, киң ризыкка күмгән? Аллаһы Тәгалә бер бәндәсен киң мөлкәт биреп сынаса, икенчесенең ризыгын киметеп сыный. Гомумән, без яшәгән дөнья үзе бер зур имтихан бүлмәсе - аудитория. Кешеләрнең кулларына сораулар язылган кәгазьләр тапшырыла, берәү дә алдан нинди сорау эләгәсен белми. Әмма һәркем, имтиханда җиңел сорау бирелсә ярар иде, дип теләп тора. Хикмәт иясе Аллаһы берәүне - авырлык белән, икенчене җиңеллек белән сыный. Берәүнең имтихан билетында - байлык сынавы, икенчесендә - мохтаҗлык. Берәүдә - саулык, икенчедә - сырхау. Берәүдә - борчу-мәшәкать, икенчедә - иминлек. Берәүне Раббы балалар биреп сынаса, икенчене баласызлык белән сыный. Төп хикмәт - кемгә нинди сорау чыгуда түгел, ә ул сорауга дөрес итеп җавап бирә алуда. Аллаһы Тәгаләдән бәндәгә бер нигъмәт килсә, шөкер-рәхмәт итәргә, авырлык килсә, ул аны сабырлык белән кайтарырга тиеш. Тормышта кемгә нәрсә яхшы булуын имтихан соравына дөрес итеп җавап бирү билгели. Күпме кеше мохтаҗлыкта яшәп тә, үзенең намусын югалтмый, кыйбладан тайпылмый. Ә күпме кеше байлык, матур тормыш күреп шашына, кешелек сыйфатларын бөтенләй югалта. «Аллаһыны оныттырган саулыгыңа караганда, Аны исеңә төшерүче авыруың хәерлерәк», дигән борынгылар. Күпме кеше михнәткә түзә, әмма рәхәткә түзә алмый. Пәйгамбәребез, кешегә зыян китерүче байлыктан да, мохтаҗлыктан да Аллаһы Тәгаләгә сыенып, шушы доганы кыла торган булган: «Йә, Аллаһы, Сиңа байлык фетнәсеннән һәм фәкыйрьлек фетнәсеннән сыенам».
 
Сынау - төрлечә
 
Шуңа күрә, Аллаһының сынауларын дөрес итеп кабул итү һәм дөрес җавап би-рү өчен, кешегә иман, дини белем кирәк. Пәйгамбәребез: «Иман иясенең хәле гаҗәеп, андый хәл башка һичкемдә юк. Аның өчен һәрнәрсә хәерле. Әгәр аңа шатлык килсә, ул шөкер итә һәм бу аңа хәерлелек булып кайта. Әгәр аңа зыян-зарар килсә, ул сабыр итә. Бу да аңа хәерлелек булып әверелә», - ди. Сөбханаллаһ, иман иясе шатлык килгәндә шөкер итеп, авырлык килгәндә сабыр итеп, һәр сынаудан да җиңүче булып чыга.
 
Аллаһы биргән нигъмәтләргә шөкер итик, әби-бабайларыбыз кичергән ачлык-ялангачлыктан гыйбрәт алыйк. Аларның күбесе бездән иманлырак булган, әмма үз башларыннан күпме авырлык кичергәннәр.
 
Рәсәй мөфтие, милләтебезнең олуг шәхесе була торып та, «халык дошманы» дип, Риза хәзрәтләренә кибеттә ипи сатмаганнар. Ул спекулянтлардан икеләтә, өчләтә бәяга ипи алып гаиләсен туйдырган. 1933 елда Финляндиядәге дустыннан посылка килеп төшә. Риза хәзрәтнең рәхмәт әйтеп язган хатында шундый юллар була: «Почтадан хәбәр кәгазе килгәч, посылканың авыр икәнен белдем. Элегрәк булса, тартмада китаплар булса ярар иде дип теләр идем, ләкин хәзер ризык булса ярар иде дип өметләндем». Шул күчтәнәчләр белән Риза хәзрәтләре гаеттә балаларын сөендерә. Сөбханаллаһ, кайчандыр, ата-ана баласына бәйрәмдә кәнфит-прәнниген алып бирә алса, бу барысы өчен шатлык булган. Бүген кайбер балалар, вакытында җиденче айфон алып бирә алмаганы өчен, аталарына үпкәлиләр.
 
Без гаеттә балаларга ничек ризык алырбыз дип борчылмыйбыз, чөнки ел дәверендә гаеттәгедәй ашыйбыз. Әмма бүген туйганчы ак ипи ашый алмыйбыз, чөнки «ипи симертә» дибез. Без дә балаларга кибеттән шоколад конфетларны еш алмыйбыз, анда консервантлар бар дибез. Күпләр прәник-печеньесын да сирәк ашыйлар, ләкин булмаганга түгел, анда маргарин бар диләр. Муллык дигәне шушы була инде.
 
И, Раббым, синең җиреңдә йөрибез, кояшың астында яшибез. Синең ризыгыңны ашыйбыз, суыңны эчәбез, һаваңны сулыйбыз. Сиңа рәхмәт тә әйтергә онытабыз. Җир өстендә күпме гөнаһ кылабыз, без гөнаһлы бәндәләреңне гафу ит. Безгә Үзеңнең сый-хөрмәтләреңне күрә белеп, шөкер кылып яшәүләрне насыйп әйлә.
 
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: