Туган як

Финляндия татары Җамаледдин улы Гыймадеддинга язылган хатлар

Хөрмәтле Гыймад әфәнде! Бөтен гаиләгез белән үзегезгә, туганнарыгыз Лотфуллаһ вә Әх-мәдҗан әфәнделәргә һәм дә гаиләләренә, дус-ишләрегезгә - һәммәгезгә хәерле мәгыйшәтләр вә киң ризыклар вә ахирәт дәүләтләре, рәхәтләре насыйб булу хакында Хак сөбханәһү вә тәгалә хәзрәтләренә догаларыбызны вә мөнәҗәтләребезне кылабыз. Аллаһы Тәгаләнең сәламе вә рәхмәте белән мөшәррәф булсагыз иде. Әссәламү галәйкүм...

Хөрмәтле Гыймад әфәнде!
Бөтен гаиләгез белән үзегезгә, туганнарыгыз Лотфуллаһ вә Әх-мәдҗан әфәнделәргә һәм дә гаиләләренә, дус-ишләрегезгә - һәммәгезгә хәерле мәгыйшәтләр вә киң ризыклар вә ахирәт дәүләтләре, рәхәтләре насыйб булу хакында Хак сөбханәһү вә тәгалә хәзрәтләренә догаларыбызны вә мөнәҗәтләребезне кылабыз. Аллаһы Тәгаләнең сәламе вә рәхмәте белән мөшәррәф булсагыз иде.
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ.
Тарафыгыздан ихсан ителгән чәй, шикәр, дөге, он яннарында язылганга муафыйк вә дөрес рәвештә поч-тадан тапшырылды. Безнең өчен Кадер киче вә Гает көне олуг бәйрәм булды. Аллаһы Тәгалә сезгә үз мәрхәмәтенә лаек рәвештә мөкәфәт (әҗер) кылсын. Мәңгелек бәхет вә сәгадәт белән мөшәррәф итсен иде. Рафикам-хатыным: «Бу кешеләргә нинди догалар кылыйм икән?» ди. «Безгә мондый нигъмәтләр җибәргәннәре өчен үзләренә өзлексез булган оҗмах нигъмәтләрен мәрхәмәт итсәнә!» дип, намазларың-
ның артында дога кыл, дип әйттем. Моннан соңгы сүзләремне инде җәннәткә кергәнебездән соң үзегезгә сөйләвемне Аллаһы Тәгалә-дән сорыймын, артык сүз язарга әхвәл ярдәм итми.
Почтадан алганымнан соң бер сәбәп белән адресыгыз югалды, шуның өчен бу хатны бер кеше аркылы җибәрергә мәҗбүр булдым, мәгъзүр күрсәгез иде.
***
Хөрмәтле Гыймад әфән-де! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәра-кәтүһ. Өч елдан артты, чит
мәмләкәтләрдә булган сөек-
леләребез белән серләш-кәнебез юк, мәгыйшәтебез шуңа мәҗбүр итте. Урман
арасында гомер итүче заһид-лар рәвешендә гомер сөрдек, бәлки, хәлебезгә шул эш мәслихәт булгандыр, Аллаһы Тәгалә хөкеменә ризабыз.
Башлап сездән ризык, аннан соң хат алдым. Бу хат - сезгә язган хатларымның өченчесе. Икенче хатымда сездән 25 сум совет кәгазе алганлыгымны язган идем. Ул ялгыш булган, аны җибәрүче башка бер кеше икән. Бу турыда аңа җавап яздым.
Посылка хакында повестканы алганым соңында, янымда булган затларга: «Бу нәрсә авыр үлчәүле күренә, әгәр башка вакытлар булса, посылка китап кына була күрсен иде, дип теләгән булыр идем; хәзер, бу сәгатьтә, ризык кына була күрсен иде, дип теләп утырамын», дидем. Янымдагылар да, «без амин дип торабыз», диделәр. Соңыннан үзләре дә авыз иттеләр. Арадан берсе: «Бу нәрсәләрне Финляндиядән җибәрү үзләре өчен бик мәшәкатьле түгелме икән? Уфада ТОРГСИН кибете бар, шул кибет аркылы, хәтта, Америкадан җибәрелгән акчалар бәрабәренә, махсус, шул кибеттән һәртөрле нәрсәләр, ризыклар биреләрдер», дип сөйләде. Мәгәр дә мондагы сату алтын-көмеш, чит ил акчалары бәрабәренә генә була икән, бу эшләргә безнең көчебез җитми. Вәссәлам, күп яздым.
***
Хөрмәтле Гыймад әфәнде! Үзегезгә, әхбәб (сөеклеләр) вә
мусахибләрегезгә (дуслар) сәлам мәснүн тәблигъ (ирештерү) итә-
мез. Әссәламү галәйкүм вә рах-мәтуллаһи вә бәракәтүһ.
Ноябрьнең 20се көнендә язган хатыгыз үз вакытында сәламәт иреште. Язганларыгыз мәгълүм булды. Йөргән җирләрегездә дә безне хәтерегезгә алып йөргәнсез, бу хәл, әлбәттә, күңелле.
Үземез бер хәлдә көннәр үткәреп торабыз. Бу кадәр озын гомерле булырмын дип фикерләмидер идем.
Һиҗри берлә 1275 ел җөмәдәл-ахыр 7сендә дөньяга килгәнмен. (Милади берлә 1858 ел 31 декабрь - 1859 ел 12 гыйнварда). Икенче анамнан дөньяга килгән кечкенә бер туганымнан башкалары (үз анамнан дөньяга килгәннәр) һәммәсе күчеп беттеләр. Замандашларым да калмады. Гомеремне язу вә бозу һәм дә аны төзәтү берлә үткәрәмен. Язганларымны укучылар булачакка өметем юк. Өметкә урын да юк. Ләкин язу вә моталага (уку) берлә шөгыльләнү сәбәпле кайгылар онытыла вә гомер тынычлыкта үтәдер. Бу эш -олуг ганимәт. Һәрхәлдә, кешеләр кулларында йөк булмасам иде. Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте берлә иманлы бәндәләрдән булып, җиңеллек үзәрендә дөньядан күчсәм иде.
Һәрхәлдә, әманәтегезне сәламәт алганым соңында, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, кичектерми җавабын язармын.
Үткән октябрь 20сендә сезгә мәктүб һәм дә ай башлары хосусында җәдвәл җибәргән идем.
Үземнән вә рафикамнан (иптәш) бөтен әкрибагызга, хосусан, хәлиләгез (якын) Фатыйма ханымга, әүләд (балалар) гәзизәләрегезгә сәлам вә хәер-догалар кылуыбызны тәблигъ итәмез.
Аллаһы Тәгалә һәрберемезгә үзенең әбәди (мәңге) булан мәрхәмәтен вә лотфын ихсан кылсын «лә хәүфүн галәйһим вә лә һүм йәхзәнүн (аларга курку һәм кайгы ирешмәс)» дигән бәндәләре җөмләсенә кертеп мәсгүд (бәхетле) итсен иде. Вәссәлам мәгәл-ихтирам (ихтирам белән).
Ризаэддин бине ФӘХРЕДДИН.
(1933-1935 елларда Уфада язылган бу хатлар «Милли байрак» газетасында 1936 елның
19 июнендә басылган).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: