Туган як

Дога ашын – Рәсәй көнендә

Мөхәррир сүзе Башкалада яшәп, илебезнең иминлеге һәм якты киләчәге өчен көн-төн «хезмәт куючы» апа-абыйлар яңадан-яңа законнар уйлап чыгаралар. Күптән түгел депутат Ирина Яровая тәкъдим иткән үзгәрешләрне федераль депутатлар ашык-пошык кабул иттеләр. Әлеге үзгәрешләр илдә террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә тиеш. Күп кенә хокук яклаучылар бу үзгәрешләрнең Конституция...

Мөхәррир сүзе
Башкалада яшәп, илебезнең иминлеге һәм якты киләчәге өчен көн-төн «хезмәт куючы» апа-абыйлар яңадан-яңа законнар уйлап чыгаралар. Күптән түгел депутат Ирина Яровая тәкъдим иткән үзгәрешләрне федераль депутатлар ашык-пошык кабул иттеләр. Әлеге үзгәрешләр илдә террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә тиеш. Күп кенә хокук яклаучылар бу үзгәрешләрнең Конституция тарафыннан бирелгән кеше иреген чикләве мөмкин диләр. Дин әһелләре дә үзләренең ризасызлыкларын әйттеләр. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә республика сенаторларын әлеге үзгәрешләргә каршы чыгарга чакырды. Битараф булмаган кешеләр тарафыннан, ил президенты исеменә интернет челтәрләрдә петицияләргә имзалар җыела.
Әлбәттә, террорчылык ил бәласе генә түгел, бөтен кешелек бәласе. Әмма, аңа каршы яңа кануннар чыгарганда аек акыл белән эш итәргә, кулга кайчы алып тизрәк кисү ягын караганчы, җиде түгел, җитмеш мәртәбә үлчәргә кирәк. Канун бөтен кешедән потенциаль җинаятьче ясауга, гаепсезгә гаеп тагуга сәбәп булмасын иде. Дөрес, илдә тәртип тә, закон да булырга тиеш. Әмма, закон иң элек халык мәнфәгатьләрен кайгыртсын иде. Шулай ук, соңгы елларда террорчылыкка каршы көрәшне кайбер җирле хезмәткәрләр дингә, рәсми имамнарга каршы көрәшкә әйләндерә башладылар. Болай да мәчетләргә муллалар табып булмый, яшьләр авылларга кайтмый, булганнары да кача башлады хәзер. Авыл мәчетендә муллага эш хакы юк, әнә ашка йөрсен, диләр кайберәүләр. Бинаны да карап торасы, зират коймасын да төзәтәсе, газына-суына түләү өчен акча да эзлисе бар авыл мулласының. Рай-оныбызда мәхәллә халкының иминлеген кайгыртып, бөтен мәчетләргә янгынга каршы сигнализацияләр куйдырдылар, кергәндә-чыкканда биш бабайны төшереп тору өчен камералар да элдерделәр. Салым, пенсия фондыннан башка да, әле тагын күпме оешмалар бертуктамый отчет сорап торалар. Алласызлар тарафыннан барган 80 ел изелүдән арынып кына килгәндә, менә сиңа яңа күчтәнәч. Яңа закон буенча, хәзер дини йолаларны рәсми имамнар гына алып барырга, ә йолалар, фәкать, мәчетләрдә һәм зиратларда үтәлергә тиеш.
Шиксез, бу үзгәрешләрнең әсәре иң элек мөселманнар өстенә төшәчәк. Чөнки, насараларның күпчелек эшләре чиркәүләрендә бара. Алар, без муллалар кебек, өйләргә барып тормыйлар, телевидениедәге федераль каналлар аша гына йортларга керәләр. Патриархның ил халкын вәгазьләү өчен рәсми самолеты да, үз поезды да бар. Тәре походлары вакытындагы кебек шәһәр-авыл башларына, тау өсләренә рәхәтләнеп хачларын кадыйлар. Шуларны телевизорлардан күрсәтәләр. Башка диннәрне тотучылардан шикаятьләр булса да, прокурорлар моның законга туры килеп бетмәвен әйтсәләр дә, әлегә кадалган бер хачны да алдыртканнарын ишеткәнем юк.
Казанда мәчеткә йөрүче бер сәүдә-гәрне бары тик кибет рекламасына «мәчеткә йөрүче мөселманнарга ташламалар бирәм» дип язганы өчен генә мәхкәмәгә (!) чакырдылар.
Безнең халык үзенең дини йолаларын элек-электән өй куенында, гаиләсендә саклаган. Авыл мулласы һәркемнең кайда торганын, нинди шартларда яшәвен белгән. Чөнки халык өен күтәрсә, беренче эш итеп, бабайларны чакыртып Коръәнен укыткан, баласы туса азан әйттергән, никах белән гаилә тормышына чыгарган, газиз әти-әнисен соңгы юлга дога белән озаткан. Искә алу мәҗлесләренә туганнарын җыйган, күмәкләшеп дога кылышканнар. Аллаһыга шөкер, соңгы елларда хәтта мәчеткә биш намазга йөрмәүче милләттәшләребез дә туган көннәрен, юбилей кичәләрен эчү бәйрәме итеп түгел, Коръән ашы итеп, хәләл табыннар артында, дога белән үткәрә башладылар. Рәсәйнең 25 млн мөселман халкын шушы гореф-гадәтләреннән мәхрүм иткәннән илнең иминлеге ничек артыр икән, депутат әфәнделәр?
Өлкән хәзрәтләр сөйләвенчә, совет чорында дини ашларга, Коръән мәҗлесләренә җыелырга ярамагач, дини гаиләләр - Яңа ел кичәләрендә, 8 Мартта, туган көннәрдә җыелышып, кача-поса, шунда Коръән укыганнар, догалар кылганнар. Хәер, депутатлар әлегә Яңа елны каршылауда, 8 мартны бәйрәм итүдә ил иминлегенә янау-куркыныч күрмиләр бугай... Без муллаларга, балага исем кушу өчен, Коръән тотып «тәпи юу»ларга йөрергә туры килмәгәе. Халыкның елына бер мәртәбә булса да әрвахларга дога кылдыру ашларына, Рәсәй көнендә, шыпырт кына җыелу гадәткә кермәгәе...
Раббым, ил түрәләренә, халык
«ялчы»ларына аек акыл бир.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: