Туган як

Дөнья малы

Үлем чигенә җиткән бер бай, улын чакырып, васыятен әйтә: - Улым, мин үлгәч, оекбашларымны кигезерсең. - Ни өчен, әти? - Сорашма, мин кушканча эшлә, яме? Шул сөйләшүдән соң, бу бай кеше имамга бер хат тоттыра һәм, үзе вафат булгач, ул хатны улына тапшыруын үтенә... Бай үлә. Аның гәүдәсен кәфенләр алдыннан,...

Үлем чигенә җиткән бер бай, улын чакырып, васыятен әйтә:
- Улым, мин үлгәч, оекбашларымны кигезерсең.
- Ни өчен, әти?
- Сорашма, мин кушканча эшлә, яме?
Шул сөйләшүдән соң, бу бай кеше имамга бер хат тоттыра һәм, үзе вафат булгач, ул хатны улына тапшыруын үтенә...
Бай үлә. Аның гәүдәсен кәфенләр алдыннан, улы атасының аякларына, ул үзе кушканча, оекбаш кигезергә җыена. Әмма имам, моның мөмкин нәрсә түгеллеген әйтеп, аны тыя. Һаман да карышып торганын күргәч, әтисе калдырган хатны аның кулына тоттыра.
Хатта түбәндәгеләр язылган була: «Күрәсеңме, улым, дөньялыкта шундый зур байлыкка ия була торып та, каберемә, хәтта, шул оекбашларны гына да алып китә алмыйм. Син дә Аллаһыдан курык һәм, хәтта, атасы булып атасы улына ярдәм итә алмас көн өчен, хәзердән үк изгелекле гамәлләреңне арттыр, калебеңне бает».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: