Туган як

Динне ныклы калкан итеп кеше канын койганчы...

Соңгы вакытта, шартлатулар, терактлар артты, кызганыч, күбесен ислам дине, мөселманнар белән бәйлиләр. Үзен мөселман дип йөрүче кеше террорчы була аламы? Аллаһыга инанган адәмнең кешелеккә каршы кулы күтәрелсә, бу вәхшилек чыганагы кайда? Ахыр пәйгамбәр моннан 1400 ел элек өйрәткән дин белән ул вәхшилекнең уртаклыгы бармы? Ук җәядән очкандай... Аллаһының илчесе кешеләргә...

Соңгы вакытта, шартлатулар, терактлар артты, кызганыч, күбесен ислам дине, мөселманнар белән бәйлиләр. Үзен мөселман дип йөрүче кеше террорчы була аламы? Аллаһыга инанган адәмнең кешелеккә каршы кулы күтәрелсә, бу вәхшилек чыганагы кайда? Ахыр пәйгамбәр моннан 1400 ел элек өйрәткән дин белән ул вәхшилекнең уртаклыгы бармы?
Ук җәядән очкандай...
Аллаһының илчесе кешеләргә мал өләшкәндә, аның янына килеп, Зуль-Хувайсира исемле кеше әйтә: «Әй, Аллаһының илчесе, гадел бул». Пәйгамбәр аңа: «Кайгы сиңа, әгәр мин гадел булмасам, тагын кем гадел булыр? Әгәр мин гаделлек кылмасам, син зур югалтуда һәм хәсрәттә булырсың», дип әйтә (Бохари
һәм Мөслим риваяте).
Әлеге кеше тормышта нәрсә эзли, нәрсә таләп итә? Сөбханаллаһ, ул гаделлеккә омтыла. Кешенең гаделлек эзләве начармы? Юк, гаделлек - диннең нигезе. Аллаһы Тәгалә: «Гадел булыгыз!» ди («Мәидә», 108нче аять).
Әмма бу кеше үзе өчен билгеләгән «гаделлек»не Аллаһының сайлап алган илчесендә дә күрмәде. Аның гаделлекне таләп итүе безнең ише гөнаһлы кешләрне генә түгел, хәтта ахыр пәйгамбәрне дә залим итеп күрүенә сәбәп булды. Тормышта гел шулай бит ул, кайберәүләр башта үзләренә «дини кыйммәтләр» төзиләр, шуларны башкаларда тапмагач, аларны дошман күрәләр.
Әллә бүген шундый «гаделлек» эзләүчеләр азмы җир өстендә? Бервакыт, тәхрирчылар мәчетләр буйлап йөреп, җомга намазларында торып: «Әй, имам, Аллаһыдан курык! Кая гаделлек?» дип кычкыралар. Күпме кешенең эченә шайтан: «Алар гаделлек эзли. Коръән аятьләре, хәдисләр китерәләр», дигән шик сала.
Зуль-Хувайсира сүзеннән, кызу канлы Гомәр ибн Хаттаб: «Йә, Аллаһының илчесе, миңа аның башын чабарга рөхсәт бир», дип сикереп тора. Пәйгамбәр исә: «Кагылма. Аның артыннан дуслары киләчәк: аларның намазларын күреп, үз намазларыгызны, уразаларын күреп, үз уразаларыгызны кимчелекле күрерсез. Коръән укулары бугазларыннан узмас (күңелләренә үтеп кермәс), ук җәядән очып чыккан кебек, алар да диннән шулай очып чыгарлар», диде.
Шөбһәт һәм шәһват
Күпме кешене шайтан җәһәннәм утына алып бара. Иң аянычы, кеше җәннәт юлында булуына шикләнми, ә упкынга тәгәри. Галимнәр әйтүенчә, кеше күңеленә үтеп керү өчен шайтанның ике - шөбһәт һәм шәһват ишеге бар. Шулар аша шайтан кеше эченә керә һәм аны туры юлдан аздыра. Шәһвәтләр ишегенә килгәндә, Аллаһы һәркайсыбызга нәфес - Мин дигән нәрсәне бирде. Кеше ашарга-эчәргә ярата, матур тормыш, күңел ачу сөя. Шайтан һәр кешенең нәфесе яткан нәрсәләрне өйрәнеп, аңа шуларны тагын да зиннәтләп күрсәтә. Ахыр чиктә, күпләр нәфесләренә хуҗа була алмыйча, шәһвәткә чумып, хак юлдан тайпылалар. Мәкерле шайтан кемнедер байлык аша аздыра, кемнеңдер башын хатын-кыз белән әйләндерә, кемгәдер югары урыннар, шөһрәт-дәрәҗә вәгъдә итеп туры юлдан адаштыра.
Шайтанның икенче ишеге - шөбһәтләр, ул кешегә хак динне ялган, үзгәртелгән рәвештә күрсәтә, акны - кара, караны ак итә. Кайбер кешенең Аллаһыга ихласлыгы, диндарлыгы нык булып, ул шайтанны шәһвәт ишегеннән кертми. Андыйларны нишләтергә? Хатын-
кызга исе китми, акчага алданмый, ихласлыгы ташып тора, Аллаһыга буйсынуны өстен күрә. Андый вакытта, шайтан аның Аллаһы ризалыгына омтылуын башка тарафка юнәлтә, диндә чиктән ашу, фанатизм, үзенә һәм башкаларга кырыслык булдырырга тырыша. Кешенең көч-омтылышын аның үзенә каршы юнәлтә.
Кешедә «гулюу», ягъни Аллаһы сызган чикне узып китү барлыкка килә. Шуңа күрә, пәйгамбәребез безне бер яктан, шәһвәткә кол булып шәригать кануннарына җиңел карау-
дан кисәтсә; икенче яктан, дин тотуда гыйлемсез рәвештә хискә бирелүдән, чиктән ашып китүдән сакланырга чакырган. Пәйгамбәребез: «Гулюудан, ягъни чиктән ашудан сакланыгыз, чөнки сезгә кадәрге күпме кешене диндә чиктән ашулары һәлак итте», дигән.
Гулюу - бер эштә артыклык күрсәтү, урталык һәм гаделлектән читкә тайпылу . Хакыйкать - тәфрит (кимчелек кылу) белән ифрат (узып китү) уртасында. Ашның тозы җиңел булса да, артыкка китсә дә тәме бетә. Табиб язган даруны чама белән эчсәң, сихәтлек табасың, ә учлап авызыңа тутырсаң, агуланып үләсең. Шуның шикелле, чамасын белеп ашаган кеше тәненә сихәтлек ала, ә артыгын ашаганның хәле китә, авыруга сабыша. Чаманы белмәү һәр җирдә дә зыян китерә, хәтта диндарлыкта да. Аллаһыга инанган күпме кешене шайтан шул ысул белән хак юлдан тайпылдыра. Галимнәребез: «Аллаһы кешегә нинди генә әмер бирсә дә, шайтан аңа ике коткының берсе белән килә: яки аны чиктән аштыра, яки, киресенчә, әмергә җиңел карата», диделәр.
Көймәң алга барсын дисәң, уртадан барырга, ярлардан ераграк торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Сезне уртадан баручы өммәт иттек», ди («Бәкара», 143нче аять).
Чиктән ашу зарары
Гулюу - диннең асылын үзгәртүә торган хорафат. Наданлыгы сәбәпле диндә чиктән ашып киткән кеше башкаларны нәфрәтләндереп диннән ерагайта. Аллаһының дине мәшәкать-ле тормышны тагын да авырайту өчен түгел, ул яшәешне төзекләндерү һәм җиңеләйтү өчен килде. Пәйгамбәребез үз сәхабәләрен төрле халыкларга җибәргәндә, аларга: «Кешеләрне сөендерегез, нәф-рәтләндермәгез, җиңеләйтегез, авырайтмагыз», дип нәсыйхат кылган.
Пәйгамбәребез иман ияләренә Аллаһының сынаулары киләчәген әйткән, әмма ул сынауларны ясалма рәвештә китереп чыгаруны тыйган. Бервакыт, пәйгамбәр бер кешене күрә: тегесе кояш астында басып торырга, сөйләшмәскә һәм ураза тотарга вәгъдә иткән. Пәйгамбәр аңа күләгәгә керергә, утырырга, сөйләшергә һәм уразадан чыгарга куша (Бохари җыентыгында). Кемдер: «Ул бит вәгъдә биргән, ә вәгъдә иман», дияр. Мәгънәсез вәгъдәләр белән тормышны авырайтырга кирәкми. Шулай бервакыт карт бабайны култыклап ике улы мәчеткә алып килә. Пәйгамбәр: «Ник аны атка утыртмыйлар». дип сорагач, аңа: «Ул Аллаһыга җәяү йөрергә, атка атланмаска вәгъдә иткән», диләр. Пәйгамбәр: «Аллаһыга аның үзен газаплавы кирәкми, атка утырсын», ди (имам Мөслим китабыннан).
Күп вакытта, без диндә үзебезгә кирәкмәгән йөк алабыз. Сишәмбе көн эш башлау хәерле түгел; корбан итенең сөякләрен ташларга ярамый, күмәргә кирәк; юлга чыккач, кире борылсаң, юлың уңмас; тырнак-чәчләрне яндырырга кирәк һ.б. шундый тузга язмаган хорафат белән баш катырабыз, тормышны авырайтабыз. Кеше үзенең намаз укучы кардәшенә кунакка килә, табын артына утыргач: «Ә итегез хәләлме соң, аны кем суйган», дип сорарга тотына. Кай-берләре намаз укучы аналарына кунакка да үз ризыгын күтәреп килә. Шиһабетдин Мәрҗани берничә хәзрәт белән пароходта Казаннан Өфегә барганда ресторанда балык әзерләп бирүләрен сорый. Бер «бетле»се, шыпырт кына, пешекчене күзәтә. Ризык килгәч, тегесе: «Хәзрәт, мин пешекчене күзәтеп тордым,
ул балыкка нидер салды, аның хәләллеге
шикле», ди. Шиһаб хәзрәтләре: «Син күрдең, сиңа - хәрәм, ә без күрмәдек», дип әйтә һәм тегеңә балык ашатмый. Үзенең «Әль-Бәрк әль-Вәмид» китабында ул янә шундый хикмәтле мисал китерә: «Гали ибн Хөсәен (пәйгамбәр оныгының улы) «йомыш үтәү» урынына кергәч, чебеннәрнең башта - нәҗескә, аннан киеменә кунганын күрә. Бераз уйлангач, ул хәҗәт үтәү урынына керү өчен аерым кием булдыра. Соңыннан бу эштән Аллаһыга тәүбә итә һәм: «Мин сәхабәләр дә кылмаган эшне эшләдем, бидгать кылуда хәерлелек юк», дип әйтә.
Бүген мәчетләрдә кайбер яшь кардәшлә-ребез навигатор, электрон компас белән кыйбла тикшерәләр һәм: «Бу мәчетнең кыйбласы дөрес түгел», дип тавыш чыгаралар, яки мәчеткә йөрмиләр, яисә келәмнәрне борыр-
га тотыналар. Сөбханаллаһ, сәхабәләр җирнең төрле илләренә барып, мәчетләр күтәргәннәр, кесәләрендә электрон компаслары да, затлы айфоннары да булмаган. Галимнәребез: «Кыйбланы билгеләгәндә, төгәл Мәккә шәһәренә түгел, Мәккә тарафына юнәлү тиешле», дип әйтә. Замана җиһазлары күрсәткән тарафтан 20, 30, хәтта 45 градуска кадәр ялгышлыкны да проблема итмиләр.
Пәйгамбәребез: «Дөреслектә, бу дин - җиңеллектер, әгәр берәрсе динне авырайтса, дин аны җиңәчәк», диде. Ибн Һаҗәр бу хәдискә аңлатма бирә: «Хәдиснең мәгьнәсе: кем дин эшләрендә кирәгеннән тирән төшсә, йомшаклыкны югалтса, ул кешенең хәле бетәчәк, юлы өзеләчәк һәм ул җиңеләчәк».
Кан коюдан сакланыйк
Диндә чиктән ашу-гулюуның иң куркыныч бер бәласе - ул кан коюга китерергә мөмкин. Ислам шәригатенең төп максатларыннан берсе - кешеләр ихтыяҗын канәгатьләндерү, тормыш иминлеге. Бер кешенең каны, малы, дәрәҗәсе - икенче кеше өчен хәрәм.
Бүген шундый җәмгыять: кешеләр бер-берсенең малына, исеменә, хәтта канына да кул сузудан чирканмыйлар. Көн саен җир шарында нахакка күпме кешенең каны түгелә, күпме балалар ятим, хатыннар тол кала. Ә бит динебез кеше гомерен өзүне түгел, хәтта, шая-рып та кеше куркытуны тыя. Пәйгамбәребез: «Мөселманга мөселманны куркыту хәләл түгел», дигән. Шулай ук, пәйгамбәребез бер-беребезгә уйнап та корал күтәрүне тыйган. Пәйгамбәребез: «Берегез дә кардәшенә корал күтәрмәсен, чөнки шайтан аның кулын яман эшкә этәреп, соңыннан ул җәһәннәм утына керергә мөмкин», дигән.
Билгеле булганча, террорчыларның төп максатлары - кешеләрне куркыту, күңелләргә хафа салу. Шул максаттан профессиональ операторлар яллап, камера каршында кешеләрнең башларын кисәләр, аннан интернет аша шуны дөньяга тараталар. «Бөтен дөньясы бездән куркып, калтырап торсын!» Шушымы Мөхәммәт пәйгамбәр өйрәткән дин?!
Аллаһы каршында бер кешенең гомере нахакка өзелсә дә, бөтен кешелекнең гомере өзелгән кебек була. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем башка берәүнең канын коймаган, яки бозыклык кылмаган кешене үтерсә, ул барлык кешеләрне үтергән кебек була» («Мәидә», 32нче аять). Сөбханаллаһ, золымлык белән кешегә корал күтәрсәң, бөтен кешелеккә күтәргән кебек булырсың.
Әгәр кеше үтерү җинаяте дин исеменнән ислам байрагы астында кылынса, аның гөнаһы тагын да арта. Ничек кеше Аллаһы ризалыгын алам дип, аэропортка, базарга, стадионга, трамвайга кереп, кешеләргә автоматтан ата, аларны шартлата ала?! Яки йөк машинасы белән ничә дистә кешене таптатып үтергән, җәрәхәтләгән адәм актыгы ничек итеп җәннәткә керәм дип уйлый ала?
Аллаһы Тәгалә Коръәндә иман иясенә башка кешенең өенә рөхсәтсез керүне хәрәм кыла. Кемдер корал тотып гаепсез кешенең тормышын җимерә, кемнеңдер атасын, анасын, баласын үтерә... Бу пәйгамбәр калдырган юл түгел. Әгәр пәйгамбәребез сәхабәләрен чит җирләргә җибәрсә, аларны: «Рәнҗетелгән кеше догасыннан сакланыгыз, аларның догасы белән Аллаһы арасында киртә юк», дип кисәткән. Рәнҗетелгән кеше имансыз булса да, Аллаһы аның бәддогасын кабул итә. Террорчылар корбан иткән кешеләрнең якыннары гына түгел, бөтен кешелек ләгънәте аларга төшә. Пәйгамбәребез: «Мөселманнарның иминлек хакы (неприкосновенность) бердәм, иң түбән дәрәҗәлесе дә шул хак эчендә яши. Кем бер мөселманның хакын боза, аңа - Аллаһының ләгънәте, фәрештәләрнең һәм барча кешенең каргышы. Аның кылган фарызы да, нәфеле дә кабул булмас», дигән (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Аллаһы Тәгалә кешегә үз һәм башкалар гомеренә зарар салуны тыя. Соңгы елларда террорчыларның «шәһит каешы» тагып, үзен һәм башкаларны шартлатуы «модага» керде. Пәйгамбәребез: «Кем үз-үзен таудан сикереп үтерә, аны җәһәннәмдә өстән атачаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен агу эчеп үтерсә, аны җәһәннәмдә агу эчертеп газаплаячаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен тимер белән кадап үтерсә, кулына шул тимерне тоттырып мәңгегә җәһәннәмгә кертәчәкләр, ул тимерне үз тәненә кадап газапланачак», дигән (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Аллаһының дине кешелекле булырга, тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтлелек кылырга чакыра. Пәйгамбәребез: «Кемнең йөрәгенә Аллаһы кешеләргә карата мәрхәмәтлелек салмаса, ул югалтуда һәм хәсрәттә булыр», дигән. Хәдистәге: «югалту» сүзен галимнәребез: «бар хәерлелектән һәм Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калу», дип аңлаттылар.
Пәйгамбәребез мөселманнардагы кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләсә дә, аның мөселман булмаган кешеләрнең хакларына кагылган әмерләре, катгый кисәтүләре күп. Әгәр мөселман башка дин кешесе, яки дингә ышанмаучы белән имин тормыш итәргә килешсә, килешүне бозу, аның малына, гомеренә зарар салу шәригатьтә катгый тыела. Бер төркем террорчы Париж урамнарында «Аллаһу әкбәр» дип кычкырып, кешеләрне атып йөрделәр, аларга кул чабучылар: «мөселманнарны түгел ич», диделәр. Валлаһи, бу - әлеге гулюу афәте мисалы, шайтан вәсвәсәсе, адашу. Америкада, Аурупа илләрендә, үз илебездә ничә милләт, ничә дин кешеләре бер дәүләт эчендә үзара килешеп яши. Кемнең хакы кимсетелсә дә, аның хакын яклауны дәүләт үз өстенә ала. Мөселман шул килешүне бозып, башка дин кешеләренең хакларына керсә, кыямәттә пәйгамбәр аңа каршы чыгачак. Пәйгамбәребез: «Кем үзәра килешү төзеп яшәгән кешегә золымлык кылса, яки аның хакын кимсетә, яки аннан тиешеннән артыгын таләп итсә, яки аның ризалыгыннан башка нәрсәсендер алса, Кыямәттә мин аңа каршы дәлил китерүче булачакмын», дигән (Әбү Даут риваяте). Пәйгамбәребез вакытында килешеп яшәгән халыкларның хакларын яклау дәүләт вазыйфасы була. «Кем, килешү төзеп, Аллаһының һәм Аның илчесенең саклавы астында булган кешене үтерсә, ул җәннәтнең исен дә сизмәс. Ә җәннәтнең исе 70 еллык юл ераклыгыннан сизелеп торыр», дигән.
Күпчелек бәланең төп сәбәбе - кешеләрнең дини гыйлем алмаулары, галимнәрдән ерак торулары. Үзен «ДАИШ» дип атаган иблис гаскәренә ислам өммәтенең кайсы галимнәре кушылды, кемнәр аңа бәягать бирде? Мөселман авылларын таларга, каршы мөселманнарның башларын кисеп, шуны тотып төшкән селфины интернетка куярга кем фәтва бирде? Үзләренә каршы булган бөтен ислам галимнәрен «патшалар хезмәтчеләре», хөкүмәт ялчылары» дип көферлеккә чыгардылар. Аллаһы аларны һәлак итсен.
Газиз кардәшләрем, әгәр нахакка Аллаһының бер генә мәхлугына золымлык кылсак та, кыямәттә аның хуҗасы каршында җавап тотачакбыз. Хәдистә килгәнчә, песине өендә бикләп, ашатмый үтергәне өчен бер хатын җәһәннәмгә керә. Тагын бер хәдистә чыпчыкка зарар китергән өчен дә җавап тотасы әйтелә.
Золымлыктан, явызлыктан ерак булыйк, сөекле пәйгамбәребез кебек кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә рәхимле булыйк. Аллаһы Тәгалә: «Без сине бар галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдек», ди («Пәйгамбәрләр», 107).
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: