Туган як

Дин ягыннан булган тарихыбыз

Бүгенге мөселманнар, әгәр дә артта калган тарихларын дикъкать белән тикшереп, ислам барлыкка килгән көнгә кадәр югары чыксалар, һәрбер гасырның дини бер хосусият (үзенчәлек) белән аермалы булганын күрерләр иде. Гарәп телендә язылган бер әсәрдә бу хосусиятләр түбәндәге рәвештә тәртип ителеп күрсәтелгәннәр. Беренче гасыр. Сәхабә вә тәбигыйннар (алтын) гасыры. Ислам дине гаять...

Бүгенге мөселманнар, әгәр дә артта калган тарихларын дикъкать белән тикшереп, ислам барлыкка килгән көнгә кадәр югары чыксалар, һәрбер гасырның дини бер хосусият (үзенчәлек) белән аермалы булганын күрерләр иде. Гарәп телендә язылган бер әсәрдә бу хосусиятләр түбәндәге рәвештә тәртип ителеп күрсәтелгәннәр.
Беренче гасыр. Сәхабә вә тәбигыйннар (алтын) гасыры. Ислам дине гаять саф, һәркем аңлар дәрәҗәдә ачык, игътикадлар (инанулар) - табигый рәвештә, иман кувәтле, гамәлләр сөеп кылырлык дәрәҗәдә аз, «мә лә такатә ләһү» (көч җитмәслек) нәрсә юк. Сәяси эшләрдән башка (инану вә гамәл кылу өлкәсендә) бөтен әһле ислам бер сүздә вә бер тугмада.
Икенче гасыр. Мөҗтәһидләр (зур дин галимнәре) барлыкка килә. Гамәл кылуда халыклар төрле юнәлешләргә аерылалар. Беренче мәртәбә буларак, әһле ислам арасында мәзһәб дошманлыгы мәйданга килә.
Өченче гасыр. Греклардан тәрҗемә ителгән хикмәт вә кәлам (схоластика) китаплары тәэсире белән мөтәкәллимнәр (философлар) пәйда була. Өммәт фирка вә партияләргә бүленә. «Сез тәмуглы, без оҗмахлы» кебек җансыз дәгъвалар калка. Хыялга килмәстәй сурәттә мөселманнар арасына шөбһәләр тарала. Озын тавыш вә гаугалар соңында, һәрбер бозык сүзне дошманнарына вә һәрбер акыллы сүзне үзләренә нисбәт итү гадәтен алып, һәр партиянең башлыгы үзенә ияргән тарафдарлары белән бергә бер юнәлешкә чыгып китәләр.
Дүртенче гасыр. Әһле тәсәввыф (суфыйлар) хыяллары; кәрамәт вә «фәнә филләһ» мәсьәләләре; «үтерү, тергезү, оҗмахка кертү, тәмугка ату [суфый] - шәехләрнең иң җиңел эшләре, алар кулларында - җир вә күк, гареш-көрси балалар кулында булган уенчыктан аермасыз бер хәлдә», дигән инанулар барлыкка килә.
Бишенче гасыр. Әһле батыйн (яшерен мәгънә эзләү) чыгып, кешеләр күңелләренә килмәслек вә гарәпләр дә һич аңламаслык рәвештә Коръән шәрифкә мәгънә бирергә керешәләр. Ошбу мөбарәк китапның мәгънәсен бөтенләй бозып бетерәләр.
Алтынчы гасыр. Грек хәкимнәре арасында «пантеизм» дип шөһрәт тапкан мәзһәб исламга кереп «вәхдәт вөҗүд» (бердәм барлык) исеме белән билгеле була.
Җиденче гасыр. Кабер әһелләре барлыкка килә. Болар хаҗга кабергә сәфәр итәләр, мәдрәсәгә биреләчәк акчаларын каберләргә бирәләр. Теләкләр кабер әһеленнән (мәетләрдән) соралыр, бәла вә каза килгәндә каберләргә йөгерелер иде.
Сигезенче гасыр. Мөҗтәһидләр сүзләре, шәехләр кәрамәте шәрех вә тәфсир ителеп томнар тутырып китаплар языла, бөтен дөньяга мондый язмалар тарала, һәркем бер әсәр яза, берсе икенчесенең сүзен дин исеменнән кире кага, һәр җирдә тавыш чыга. Бу сәбәптән хакыйкый исламнан бер карыш тора торган халыкларның күбесе, аннан чакырымнар белән аерылалар. Асыл дин түгел, хәтта мөҗтәһидләр сүзләре дә югалып бетә.
Тугызынчы гасыр. Сукырлар иярүе кебек бер иярү гасыры (үз фикерең булмау).
Унынчы гасыр. Хакыйкый галимнәрнең көрсиләренә «мухаккыйк» (тикшерүче) вә «галләмә» (белүче) исемнәрен йөкләгән әһелсезләр утырып өстенлек итәләр.
Унберенче гасыр. Наданлык дөньясы, бөтен дөнья кап-караңгы булган гасыр.
Уникенче гасыр. Ислам диненнән күп җирдә фәкать исем вә беркадәр кыяфәт калудан тыш, асыл дин бөтен бөтененә югала.
Унөченче гасыр. Шәригать хөкемнәре урынына низам вә законнар урнаша.
Ундүртенче гасыр (ошбу көнебез.
Әһле ислам, тау куышы кешеләре рәвешендә тирән гафләт йокысыннан уянып, урыннарыннан чыгалар вә бу йокы әсәре буларак һәркемдә хайранлык, исереклек.
Без бу нәрсәләрне гасырларның аерым сурәттә булган хосусиятләре буларак яздык. Юкса, ислам барлыкка килгәннән алып бу көнебезгә кадәр Мөхәммәд пәйгамбәребез хәзрәтләренең юлында нык, туры торган бөек бер ислам фиркасе, бәлки, ислам җәмәгате бардыр. Болар һәр төрле мәшәкатьләргә күкрәк биреп, каршылар күплегеннән гайрәтләренә кимчелек китермичә һаман хаклыкта торалар вә сәхабәләр күрсәткән юлдан баруны дәвам итәләр. Болар Коръән вә хәдис әһелләредер.
Ин шә Аллаһ, унбишенче гасыр вә гомумән киләчәк гасырларда ислам аз-аз булса да, болар кушылырлар, моның нәтиҗәсе буларак бөтен мөселманнар бертугма кардәшләр хөкеменә кереп, куәт кәсеп итәрләр. Күллү әәтин кариб (һәр киләчәк якын).
Бу язганыбыз дин ягыннан булган тарихымыз иде. Әмма гыйлем вә сәясәт ягыннан булган тарихымыз да булып, болар башка сурәттә, ин шә Аллаһ, бер форсат булганда аларны да «Вакыт»та язармыз.
Тарих белән шөгыльләнгән затлар, бу җирдә кыскартып язган нәрсәләрне беркадәр тәфсил белән һәм бу хәлләрнең мәйдан алганына сәбәпләрен күрсәтеп язарга теләсәләр, шәкертләр файдалануына лаеклы булачак бер әсәр булыр иде. Бүген булмаса да, киләчәк бер көндә моны язучыларымыз булачагында шөбһәмез юк. Ни заман булса булсын, бу юлда рисәлә язучы өчен ибн Халдун тарихын вә хосусан «Мөкаддимә»сен артык дикъкать вә сабырлык белән укып язуын киңәш итәмез. Ибнел-Әсирнең «Әл-кәмил»е дә бик ярдәм итәчәк бер әсәрдер.
Ризаэддин бин Фәхреддин.
(«Вакыт», 1906, №20)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: