Туган як

Бу - сезнең бәйрәм

Изге рамазанны борчылып-борчылып каршы алган идек, Аллаһының рәхмәте белән, менә гаетләр дә килде. Сөбханаллаһ, Аллаһы изге эштә Үзе ярдәм итә. Ничә әби-бабайдан хәлләрен сорашсам да, алар: «Шулкадәр борчылган идек, Аллаһы җиңеллек бирә икән», дип сөенеп җавап кайтардылар. Ә инде, ураза тотып буламы дип, яшьләрдән сорагач, күбесе: «Ашамасам, башым авырта», «Нинди...

Изге рамазанны борчылып-борчылып каршы алган идек, Аллаһының рәхмәте белән, менә гаетләр дә килде. Сөбханаллаһ, Аллаһы изге эштә Үзе ярдәм итә. Ничә әби-бабайдан хәлләрен сорашсам да, алар: «Шулкадәр борчылган идек, Аллаһы җиңеллек бирә икән», дип сөенеп җавап кайтардылар. Ә инде, ураза тотып буламы дип, яшьләрдән сорагач, күбесе: «Ашамасам, башым авырта», «Нинди ураза, мин эштә бит?!», дип, тизрәк акланырга тотыналар. Әллә без муллаларны гел эшсез дип уйлыйлар? Әллә, уразаны минем ише эшсез муллалар гына тота дип ялгышалар? Аллаһыга шөкер, «шинный»ның 50 градуслы цехларында, мичтән 100 градус кызуы белән чыккан көпчәкләрне кабул итеп торучы егет-кызларыбыз да уразада булдылар. Күләгәдә 35 градус эссе булганда, басу-кырларда, кояш астында күпме хезмәт куючыларыбыз да гыйбадәтне саклый алдылар. Аллаһы һәркайсыннан разый булсын.
Ни өчен күп кенә сау-сәламәт булган кешеләр үзләрендә ураза тотарга көч тапмыйлар? Хикмәт шунда ки, ураза (бигрәк тә, җәйнеке) кешене аның нәфесе - «мин-мин»леге яраткан нәрсәләрдән: тәмләп ашау-эчүдән, җенси шәһвәтләрдән аерылып торырга куша. Ә без бүгенге мул дөньяда кайчан теләсәк шунда ашап өйрәндек, өелеп килгән нигъмәтләрдән аерыласыбыз килми. Уразага керешкән үзенең «мин»легенә каршы көрәш игълан итә. Менә монда һәркемнең вөҗданы үзе сайлый: кемгә кол булырга? Бер Аллаһының колы булып, аңа буйсыныргамы? Әллә нәфесенә ияреп, аны ризалаштырыргамы? Таяк ике яклы булган кебек, соңгы вакытта, тормыш яхшырган саен, үз нәфесенә кол булучы кешеләр арта гына. Дөнья ямьләнгән саен, ул күңелгә тирәнрәк керә, ныграк алдый, аннан бер мизгелгә дә аерыласыбыз килми. Бер егет төш күрә икән: «Урманга керсә, агачларның берсендә бер кош сайрый. Аның сайравына мөкиббән китеп, ул агач астына ук килеп баскан. Көтмәгәндә, кош егетнең йөзенә йомышын үтәп куйган. Ул күңелсезләнеп юлын дәвам иткән. Кинәт, аның каршына бер кыз килеп чыккан. Кызның чибәрлеге егет күңелен тәмам әсир иткән һәм ул аңа таба ашыккан. Ләкин, адымын тизләтсә дә, кыз һаман ерагая икән. Шулай итеп, кызны да куып җитмәгән, урман эченә дә кереп адашкан». Уянгач, ул төш юраучы бер картка киткән. Бабай аңа: «Улым, син күргән моңлы кош, ул - ахырзаман галимнәре, дигән. Алар шулкадәр матур сайрыйлар, әмма якынрак килсәң, эчләре тулы тизәк булуын белерсең. Ә матурлыгы белән сине алдаган кыз, ул синең дөньяң бит. Син аны алам дип, артыннан куасың, адымыңны тизләтәсең, ул тагы да тизрәк китә. Ахыр чиктә, куып та җитмисең, юлдан да язасың», дигән.
Табынында ризык була торып, аннан Раббыбыз ризалыгы өчен баш тарту - иманында чын ихлас булган кешеләрнең сыйфаты. Аллаһы Тәгалә изгелек кылган бер бәндәсе каршында да әҗәтле калмас, инша Аллаһ.
Йә, Раббым, шушындый эссе җәй уразаларын тотучы, кичке намазларны торгызучы егет-кызлардан, апа-абыйлардан разый бул. Кимчелек-хаталарыбызны гафу әйлә. Дөнья һәм ахирәт бәхетләрен насыйп әйлә. Алар тырыштылар, үзләрен кызганмадылар, алар сөенсеннәр, ураза гаете -
аларның бәйрәмедер.
Рамазан гаетләре мөбарәк булсын.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: