Туган як

Бинасы булыр...

Еллык Болгар җыенында, тиздән төзеләчәк Болгар ислам академиясе бинасының таш нигезенә киләсе буыннарга мөраҗәгать хаты салынды. Моңа районыбыздан 170ләп кеше дә шаһит булды. Әлеге проектка, заманында ил башлыгы В.Путин үзе хәер-фатихасын биргән иде. Зур хәзрәтләребез сүзенә караганда, әлеге акаде-миянең төп максаты - дин галимнәрен үзебездә, җирле гореф-гадәтләребез рухында әзерләү, дини...

Еллык Болгар җыенында, тиздән төзеләчәк Болгар ислам академиясе бинасының таш нигезенә киләсе буыннарга мөраҗәгать хаты салынды. Моңа районыбыздан 170ләп кеше дә шаһит булды. Әлеге проектка, заманында ил башлыгы В.Путин үзе хәер-фатихасын биргән иде. Зур хәзрәтләребез сүзенә караганда, әлеге акаде-миянең төп максаты - дин галимнәрен үзебездә, җирле гореф-гадәтләребез рухында әзерләү, дини гыйлем эзләп гарәп илләренә агылучы яшьләрне дөрес якка юнәлтү.
Без татарлар өчен әлеге проект шунысы белән дә кадерле: кайчандыр якын-тирәнең дини мәгарифе башында татарлар торган, бүген исә кавказ милләтләре белән көндәшлек иткәндә, ул абруйны кайтару җиңел булмас.
Болгар академиясе төзү җилләре кузгалгач та, өммәттә күп сораулар туды. Әлеге академия Рәсәйдәге ислам югары уку йортларына көндәш булмасмы? Чөнки, бүгенге көндә ул уку йортлары дини гыйлем эзләүчеләрне үзенә җәлеп итә алмый. Казандагы Ислам институты да ел саен түрәләр исеменнән район җитәкчелегенә, район мөхтәсибәтләренә хат юллап, шәкертләр җибәрүне таләп итә. Яшерен-батырын түгел, Рәсәйнең югары ислам белеме бирә торган уку йортларында рәсми катырка алу өчен генә укучылар да юк түгел. Казандагы Россия ислам институты ректоры Рафик абый Мөхәммәтшин: «Әгәр безнең уку йортлары бакалавр дәрәҗәсен бирсә, магистратура һәм докторлык дәрәҗәсен әлеге академия бирәчәк», диде.
Хыялларыбыз яхшы, халкының 25 миллионы мөселман булган Рәсәйгә үз дини академиясе бик кирәк. Әмма, бина коруны түбә ябудан түгел, нигез салудан башлау мөһим. Мәктәпкә килгән баланы башлангычта укытмыйча, шундук югары класска кертмиләр. Минемчә, бүген эшли торган ислам югары уку йортларында укыту дәрәҗәсен күтәрергә, аларга көчле остазлар җәлеп итәргә кирәк. Бүгенге көндә илебездә ислам динен өйрәтә торган 6 югары уку йорты бар: Казанда, Өфедә, Мәскәүдә, Махачкалада, Грозныйда һәм Черкесск шәһәрләрендә. Әлбәттә, һәр республика үзенекен яхшырак дип, тирә-юньне үзенә тартырга тырыша. Шулай да, әлегә берсе дә, укыту дәрәҗәсе буенча, гарәп илләрендәге уку йортларын алыштыра алмый. Мисырның әль-Әзһәр университеты гына, инкыйлаблы дәүләт бюджеты исәбенә, 100 илдән 300 меңләп шәкертне укытып ята. Хәтта шул ук бөтен дөньяга танылган гарәп университетларын тәмамлап, магистратураларны җиңеп кайткан кайбер яшь галимнәребез бүген гади мәчетләрдә имам булып та эшли алмыйлар.
Бүген Рәсәй ислам университетларын тәмамлаган шәкертләрнең күбесе гыйлем хәзинәләренең ачкычы булган гарәп телен дә белми. Уку йортларының Казанныкы иң көчлеләрдән саналса да, аны тәмамлаган шәкертләрнең күбесе ана телендә вәгазь сөйли алмый. Димәк, алар җирле мәчетләрдә эшләргә яраклы түгел.
Республика җитәкчелеге академиянең тиз арада төзеләчәген дә әйтте. Нигезгә хатны салганда, алар янәшәсендә «Татанефть», «Таиф» җитәкчеләре тиктомалга гына йөрмәгәннәрдер. Акчасы булса, бинасын салу озакка сузылмас. Әмма, академия бөтен Рәсәй руханиларын затлы диварлары белән түгел, ә гыйлем дәрәҗәсе югары булган зыялы галимнәре белән генә үзенә тарта алачак. Кызганыч, андый дин галимнәрен милләтебез октябрь инкыйлабыннан соң югалтты... Татар милләтенең мөселман дөньясында танылуы затлы биналары белән түгел, нәкъ шул галимнәре белән булган. Иң элек, безгә үз Мәрҗәниебезне, Баруди, Риза хәзрәтләребезне кайтару кирәк. Дин иреге башлануга 30 елга якын вакыт үтсә дә, бу юнәлештә әллә ни зур эш башкара алмадык. Кайвакыт, ә безнең халыкка ул Мәрҗәниләребезне, Фәхретдиннәребезне кайтару кирәкме икән соң, дигән шөбһәле уйлар да кергәли башка. Милләтебезнең күп кенә зыялылары аларның мирасын өйрәнүгә караганда, ерак тарих сәхифәсендәге шәхесләр итеп кенә калдыруны хуп күрер иде.
Раббым милләтебезгә Аллаһыдан куркучы, үз милләтен, халкын сөюче галимнәребезне кайтарса иде. Шул галимнәр кояш нурлары кебек милләтебезне яктылыкка, иманга җитәкләп барсалар иде.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: