Туган як

Бәхилләшергә онытма...

Без яшәгән тормыш шул-кадәр матур һәм күңелле ки, безнең мәңге яшисебез, монда мәңге каласыбыз килә. Ләкин, кешелек тарихында бу җиргә аяк баскан бер кешенең дә мәңге калганы юк әле. Аллаһы Тәгалә: «Арагызда әҗәлне билгеләдек, бу эштә Безне һичкем уза алмас», диде. Һәркөн танышлар, туганнар арасында бер гаиләгә сабый бала килгәнне...

Без яшәгән тормыш шул-кадәр матур һәм күңелле ки, безнең мәңге яшисебез, монда мәңге каласыбыз килә. Ләкин, кешелек тарихында бу җиргә аяк баскан бер кешенең дә мәңге калганы юк әле. Аллаһы Тәгалә: «Арагызда әҗәлне билгеләдек, бу эштә Безне һичкем уза алмас», диде.
Һәркөн танышлар, туганнар арасында бер гаиләгә сабый бала килгәнне ишетеп сөенәбез. Көн саен диярлек кемнәрнең дә булса якын туганнарын югалтканнарын ишетеп торабыз. Берәүләр килә, икенчеләр тормыш эстафетасын аларга тапшырып китә: кояшлы көннәрен дә, караңгы төннәрен дә, эссе һәм суыкларын да, дөнья тормышының шатлык-кайгыларын, ләззәт һәм михнәтләрен дә. Әмма кешенең яшәешне ярату хисләре шулкадәр көчле ки, ул әҗәле җитәчәген аңласа да, күңеле белән аны инкарь итәргә, күзе белән күрмәскә, колагы белән ишетмәскә тырыша. Хәсән әл-Басри: «Үлемнең килүе тормышта иң шиксез нәрсә булса да, кеше күңеле өчен ул һаман да иң шикле нәрсә булып кала», дигән.
Күптән түгел, авыл мәче-тендә азан әйтеп йөрүче бер егетебез «балыкка гына төшеп кайтам», дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтмаган. Аягы шуып китепме, башка сәбәпләр беләнме... МЧС хезмәткәрләре аның үле гәүдәсен судан таптылар. Пәйгамбәребез: «Бер кешенең китәр вакыты якынайса, Аллаһы аңа китү сәбәпләрен дә җибәрер», ди. Яңа гына китергән мисалда да кадерле кардәшебез, үзе дә сизмәстән, Аллаһының фәрештәсен эзләп су буена төшеп киткән, тегесе аны яр буенда көтеп торган. Егерме тугыз яше дә тулмаган егетнең әти-әнисен, тол калган хатынын, ятим калган баласын Аллаһы ярдәменнән ташламасын. Мәчеткә йөрүче картыннан да, яшеннән дә аның турында сорасаң, яман сүз әйтүче булмас. Ул әйткән азаннарны да сагынырбыз, урыннары җәннәттә булсын...
Борынгы каберлекләрдә еш кына шушындый сүз очрый: «Вәгазь буларак үлем үзе дә җитә». Якыннарыбызны югалту безне уйланырга, тормышка булган мөнәсәбәтебезне үзгәртергә өйрәтә. Мәңге яшәрдәй булып дөнья куабыз, әй төзибез, әй җыябыз... Үз өлешебезне эләктерик дип, күпме кешеләрнең өлешләренә керәбез. Ә фәрештә килә дә, ишек тә шакып тормыйча, рөхсәт тә сорап тормыйча, җаныбызны алып китә. Бөтен җыйганыбыз шушы җирдә кала. Еш кына тормышта кешеләрне рәнҗетәбез, якыннарыбызны үпкәләтәбез. «Ярый, гафу үтенермен әле, төзәлермен әле, өлгерермен әле», дип тынычланабыз. Ә урап кына кайтырга дип чыгып киткән җиреңнән кире кайтмавың да бик ансат икән.
Исән чакта кояшлы көннәрнең, имин төннәрнең, саулык-сәламәтлекнең, яраткан кешеләребезнең кадерләрен белик. Әти-әниләребез исән чакта, аларны хөрмәтләргә онытмыйк, хәер-фатихаларын алыйк. Бер-беребезгә игътибарлырак булырга өйрәник.
Өлкән буыннан без еш кына «бәхилләшү» дигән сүзне ишетәбез. Безнең телгә ул фарсы һәм гарәп телләреннән кергән. Аның мәгънәсе түбәндәгечә: «бә» дигәне «белән»не аңлата, «хилл» исә «хәләл» сүзенә кайта. Ягъни, үзара бә-
хилләшеп яшәү, хәләл мөнәсәбәттә булу, араларга хәрәм кертмәү дип аңларга кирәк. Раббым безгә башка кешеләрне бәхилләп, аларның да бәхиллеген алып яшәүләрне насыйп итсен.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете имам-хатыйбы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: