Туган як

Бер вакыйга

Кичен эштән соң өйгә кайтып барышым. Банан сатып торучыдан башка, урамда беркем юк. Ул - бананны арзан бәядән күпләп сатып алып, кешеләргә инде бераз кыйбат хакка сатучы һәм шул сәүдәсеннән килгән табышка үз гаиләсен туендыручылардан. Караңгы төшсә дә, һаман сәүдәдә. Якынлашкач, моның соңгы 2-3 кило бананы калганын күреп алдым. Интегеп...

Кичен эштән соң өйгә кайтып барышым. Банан сатып торучыдан башка, урамда беркем юк. Ул - бананны арзан бәядән күпләп сатып алып, кешеләргә инде бераз кыйбат хакка сатучы һәм шул сәүдәсеннән килгән табышка үз гаиләсен туендыручылардан. Караңгы төшсә дә, һаман сәүдәдә. Якынлашкач, моның соңгы 2-3 кило бананы калганын күреп алдым. Интегеп тормасын, тизрәк гаиләсе янына кайтсын дигән ният белән, янына юнәлдем.
Шулчак юлның икенче ягыннан да, банан сатучыга таба бер егетнең ашыга-ашыга атлавы күренде. Адымнарымны акрынайта төшеп, бу егеткә эндәштем:
- Теләсәң, ал. Өебездә әле банан бар. Бары сатучыны жәлләүдән генә бананын сатып алмакчы идем.
Сүземне тәмамлауга, ул егет тә елмайды:
- Мин дә нәкъ шулай уйлаган идем.
«Сөбеханаллаһ! Аллаһы Тәгалә аның янына, бер үк максат белән, берьюлы ике кешене китерде. Аллаһы үзенә башкалар игелеген һәм ярдәмен юнәлткән бу кеше кем икән», дигән уй бөтерелде башымда...
Бүген эштән иртәрәк кайттым. Ишегалды җыештыручы әле урам себерә иде. Аннан берничә адым җир ераклыкта гына тукталган кешенең теге көнге банан сатучы икәнен танып алдым. Җыештыручы үзе белән тигезләшкәч, бу сатучы берничә банан салынган янчыкны аңа сузды.
Уемнан чыкмый йөдәткән сорауның җавабы күз алдымда иде: АллаҺы игелек кылучыга икенче бер игелек кылучыны юлыктыра түгелме соң?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: