Туган як

Белем - өч карыш

Дөньяви тормышта мөселман өчен дини гыйлем алуның әһәмияте хакында шәһәр үзәк мәчетенең кичке бүлек укытучысы Сәлимҗан хәзрәт ДОМНИН белән уздырган әңгәмәбезне «Догалы өй»не укучылар игьтибарсыз калдырмас, дип өметләнәбез. - Сәлимҗан хәзрәт, соңгы елларда дөньяда кеше җаны күп кыела башлады. Ислам динендә кеше җаны ни дәрәҗәдә хөрмәт ителә? - Динебез ике...

Дөньяви тормышта мөселман өчен дини гыйлем алуның әһәмияте хакында шәһәр үзәк мәчетенең кичке бүлек укытучысы Сәлимҗан хәзрәт ДОМНИН белән уздырган әңгәмәбезне «Догалы өй»не укучылар игьтибарсыз калдырмас, дип өметләнәбез.
- Сәлимҗан хәзрәт, соңгы елларда дөньяда кеше җаны күп кыела башлады. Ислам динендә кеше җаны ни дәрәҗәдә хөрмәт ителә?
- Динебез ике төп чыганакка нигезләнә - Аллаһының сүзе Коръәнгә һәм Пәйгамбәребезнең сөйләгән хәдисләренә. Шуларның икесендә дә кеше җанының Аллаһы каршындагы кадерле, хөрмәткә ия булуы әйтелгән. Коры сүз булмасын өчен, мисал китерик. Коръәндә атабыз Адәмнең ике улы - Кабил һәм Һабил арасында булган хәлләр тасвирлана. Кабил белән Һабил арасында бәхәс чыккач, аталары Адәм аларга корбан чалырга куша: кемнең корбаны кабул була - шул хаклы булырга тиеш. Аллаһы Раббыбыз шул бәхәс ни белән тәмамланганын Коръәндә сөйли: «Алар корбан китерделәр, берсеннән кабул ителде, икенчесеннән кабул ителмәде. Шунысы: «Мин сине үтерәчәкмен!», диде. Кардәше җавап кайтарды: «Аллаһы тәкъвалык ияләреннән генә кабул итә шул. Әгәр син мине үтерергә дип кулыңны сузсаң, мин сине үтерергә дип кулымны сузучы булмам - мин галәмнәр Раббысы Аллаһыдан куркам!». (Мәидә сүрәсе, 27-30). Бу аятьләрдә безгә Раббыбыз Адәм баласы кылган беренче җинаять, беренче кан кою очрагы турында сөйли. Пәйгамбәребез бер хәдисендә бу вакыйга турында болай дигән: «Нинди генә җан иясе гаделсез үтерелмәсен, Адәмнең улына да гөнаһның өлеше тиячәк, чөнки ул үтерү гадәтен беренче кертте».
- Мөселман динен үзләренең кара максатларына калкан итеп, кан коючы бәндәләр дә аз түгел җир йөзендә. Кайберләре, хәтта, террорчылык белән шөгыльләнүгә кадәр барып җитә. Моның сәбәбен нәрсәдә күрәсез?
- Әйе, гаепсез кешеләрне шартлатып үтерергә рөхсәт бирүче һәм динебезгә каршы килгән «фәтваләр» таратучы наданнар да бар, аларны тыңлап бу кабахәтлеккә баручылар да юк түгел. Дөрес, бөтен өммәт белән чагыштырганда алар күп түгел. Ләкин аларның исламны бозып күрсәтүдән китергән зыяннары зур. Моның төп сәбәбе - наданлык. Төпле дини гыйлем, акыл булмагач, аның урынын төркем хисе биләп ала һәм, шуңа бирелеп, кеше теге яки бу эшне кыла. Бу борынгыдан бирле шулай килә, монда артык яңалык юк.
-Җентекләбрәк аңлат-
сагыз иде...
- Кыскача тарихлары болай: Мөхәммәт пәйгамбәр (галәйһиссәлам) вафатыннан соң озак та үтми, хавариҗлар, хариҗилар дигән фирка барлыкка килә. Алар үзләреннән башка мөселманнарны көферлектә гаепләп, аларга каршы сугыша башлыйлар, дәүләт башлыгы әмиргә каршы күтәреләләр. Ул заманда да андый фиркаләрнең барлыкка килү сәбәбе -
белемсезлек, галим кешеләргә иярмәү була. Күпме сәхабәләр алар янына килеп, «сез дөрес юлда түгел, динне дөрес аңламагансыз, кире туры юлга кайтыгыз», дип үгетлиләр, ләкин нәфесләренә ияргән кешеләр аларны тыңламый, хәтта сәхабәләрнең үзләрен үтерә. Бүгенге көндә, мөселман илләрендә дин кардәшләребезне юк итүче ИГИЛ яки ИГИШны гына алыгыз. Аларның тарафдарлары арасында дөньякүләм танылган галимнәр юк, анда -
фәкать төркем йогынтысына бирелеп, теләсә нинди башбаштаклык эшли алу мөмкинлегенә алданган яшьләр.
- Мухавәрәнең ахырында, сез мөселманнарга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Укыгыз, гыйлем алыгыз. Аз гына гыйлем алып туктамагыз, инде бөтен нәрсәне белдем дип масаймагыз. Белем ул өч карыш: кеше, беренчесен узгач, «белдем инде», ди; икенчесен узгач, «укыйм әле», ди; өченчесен узгач, «мин надан икән», ди. Шулай ук, кеше каны коюдан, аңа сәбәпче булудан сакланыгыз. Пәйгамбәребезнең сүзен онытмагыз: «Мөэмин кеше, тыелган кан түкмәсә, динендә рәхәтлек кичерүдән туктамас».
Әңгәмәне
Фатих ХӘБИБ
язып алды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: