Туган як

Бөек максат

Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, сәфәр кылган чагында бер бәдәвидә кунак була һәм китәр алдыннан: «Теләгәнеңне сора!» ди. Теге бәдәви: «Әй, Аллаһының илчесе, миңа бер дөя һәм сарыклар бирсәң иде, шуңа риза булыр идем», дип, соравын ике кат кабатлый. Расулуллаһ аңа әйтә: «Исраил нәселеннән бер карчык кебек тә...

Пәйгамбәребез, аңа Аллаһының сәламе вә салаваты булсын, сәфәр кылган чагында бер бәдәвидә кунак була һәм китәр алдыннан: «Теләгәнеңне сора!» ди. Теге бәдәви: «Әй, Аллаһының илчесе, миңа бер дөя һәм сарыклар бирсәң иде, шуңа риза булыр идем», дип, соравын ике кат кабатлый.
Расулуллаһ аңа әйтә: «Исраил нәселеннән бер карчык кебек тә була алмадыңмы?». Сәхабәләр ул карчык турында сорыйлар һәм пәйгамбәребез шундый бер кыйсса сөйли:
«Муса, галәйһиссәлам, Исраил балалары белән Мисыр җиреннән чыгып китәргә тели, ләкин юлны тапмый һәм адаша. Шулчак, Бәну Исраилнең галимнәре: «Йосыф пәйгамбәр бездән, «минем тәнемне алмыйча Мисырдан китмәссез», дип, вәгъдә алган булган, шуңа күрә аның тәнен үзебез белән алмыйча юлны таба алмабыз», дип әйтәләр. «Ә кайда аның кабере», дип сорый Муса пәйгамбәр. «Аның каберен арабыздан бер карчык кына белә, башка берәү дә белми», дип җавап бирәләр галимнәр.
Муса ул карчыкны чакыртып ала һәм Йосыф галәйһиссәламнең каберен күрсәтүен сорый. Карчык болай ди: «Билләһи, синең белән бергә җәннәттә булмыйча, кабернең кайда икәнен әйтмим!» Мусага бу җавап ошамый, ләкин Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт вәгъдә итәргә куша һәм ул шулай эшли.
Алар бер күл янына киләләр. Карчык бөтен суны түгәргә куша. Су беткәч, бер урынга күрсәтеп казырга боера. Казый торгач, алар Йосыф пәйгамбәрнең тәнен табалар һәм, аны чыгаргач, барасы юллары яктылык булып кала».
 
Мөселман дөньясы яңалыклары
Иранда алты ел дәвамында алты кеше тәүлекләр буе, бертуктаусыз, Коръәннең барлык аятьләрен кертеп, чиста ефәктән келәм тукыган. Шушы айда Мәскәүдә үткәрелгән дини фестивальдә шул келәм дә күрсәтелә. Фестивальдә Россия һәм Иран белән беррәттән, Әзербайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Төркия, һәм Һиндстаннан да вәкилләр катнаша.
* * *
Германия Кораллы көчләрендә гаскәри имам вазыйфасы кертелгән. Бу илдә яшәүче дүрт миллион мөселманның бүгенге көндә Германия армиясендә бер мең алты йөзе хезмәт итә икән. Гаскәр имамы армия хезмәте үтүче мөселман яшьләренә ислам дине нигезләрен, әхлагын һ.б. аңлатачак, ди.
* * *
Танылган футболчы Эммануэль Адебайор ислам динен кабул иткән. 31 яшьлек бу африкалы - Британиянең «Тотэнхэм» клубы һөҗүмчесе. Моңа кадәр ул христиан динендә булган.
 
 
Изге Коръән иңгән ай...
Рамазан - айлар солтаны,
Иң кадерле ай бит ул.
Аллаһ, Коръәнне иңдереп,
Безгә бирде туры юл.
Рамазан - иң олы кунак,
Мөселманның шатлыгы.
Гөнаһлардан чистарыну,
Җан һәм тәннең пакьлеге.
Шифа һәм нур булып, һәркөн
Ява Коръән яңгыры.
«Килегез намазга», диеп,
Моңлы азан яңгырый.
Намазлы һәм уразалы
Котылыр җәһәннәмнән.
Аллаһының әмере шундый -
Сорау булыр һәркемнән.
Рамазан - иң олы бүләк,
Аллаһының мәрхәмәте.
Сабыр була белгәннәргә
Килер аның рәхмәте.
Рамазанда арта шөкер,
Бер йотым су кадере.
Ризыктан тыела бәндә,
Үтәп Аллаһ әмерен.
Рамазанның үлчәве бар:
Бер ягында - сусау, ачлык.
Үлчәүнең икенче ягы -
Тәкъвалык һәм сабырлык.
Рамазан - имтихан ае,
Сынала иманыбыз.
Аллаһ ризалыгы өчен
Уразаны тотабыз.
Роза ЛАТЫЙПОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: