Туган як

Бөек, кодрәтле сүз

Динсезлекнең салкын кышлары китеп, иман язларының җылы кояш нурлары безгә дә төшә башлады кебек. Бүген бисмиллә әйтеп эш башлаучыны дошман күрмиләр. Шөкер, түрәләребез дә гаетләрдә сүзләрен бисмилләдән башлыйлар. Әлхәмдүлилләһ, бисмилләне әйтәбез, бисмилләгә кайтабыз, әмма без аның асыл мәгънәсен аңлап бетерәбезме соң? Бөек сүзнең чын кыйммәтен, кадерен беләбезме? Бөек, кодрәтле сүз...

Динсезлекнең салкын кышлары китеп, иман язларының җылы кояш нурлары безгә дә төшә башлады кебек. Бүген бисмиллә әйтеп эш башлаучыны дошман күрмиләр. Шөкер, түрәләребез дә гаетләрдә сүзләрен бисмилләдән башлыйлар. Әлхәмдүлилләһ, бисмилләне әйтәбез, бисмилләгә кайтабыз, әмма без аның асыл мәгънәсен аңлап бетерәбезме соң? Бөек сүзнең чын кыйммәтен, кадерен беләбезме?

Бөек, кодрәтле сүз

Аллаһы Тәгалә безне Үзенең иге-чиге булмаган сый-хөрмәтләрендә, киң-киң нигъмәтләрендә яшәтә. Аның безгә биргәнен санарга уйласаң - саның, сөйләргә алынсаң сүзең җитмәс. Нигъмәтләрнең күз белән күреп, тотып була торганы, күренмәсә дә, күңел илә тоеп була торганнары бар. Изге "бисмиллә" сүзе безнең халыкка аеруча якын, кадерле. Чөнки динсезлек чорында әби-бабайларыбызны намаздан, рузадан гына түгел, хәтта бисмилләдән дә мәхрүм итәргә тырышканнар. Әмма, күңелендә иманын саклаган әби-бабайларыбыз бисмилләсез бер эшкә дә тотынмаганнар. Сөекле пәйгамбәребез: "Һәрбер мөһим эш "Бисмилләһ"сез башланса, ул эш өзелер", ди.

"Бисми-ЛЛәһи-Р-Рахмәни-Р-Рахим - әлеге бөек сүз өч өлештән тора. "Бисми-ЛЛәһ" - "Аллаһы исеме белән". "Аллаһы" - барча галәмнәрне юктан бар кылып, кайгыртып, тәрбия кылып торучы Раббыбызның иң бөек исеме (Гарәпчә "Аллааһу"). Билгеле булганча, үз исемнәребезне һәрвакыт баш хәрефтән язабыз, Аллаһы исемен дә баш хәрефтән язу зарур булып тора. Аллаһы бар галәмнәр белән идарә итә, Аның әмере белән җир һәм күкләр, кояш, ай, йолдызлар яши. Җир әйләнә, көн белән төн алышына, яңгырлар ява, диңгез-елгалар ага. Раббыбызның әмере илә берәүләр килә, икенчеләр китә. Җир һәм күктә булган бар затлар - Аның мәхлуклары (мәхлук - халык кылынган, создание дигәнне аңлата), барысы да Аның каршында бәндәдер (фарсыча - кол), Аңа гына кол булып, Аңа гына гыйбадәт кылырга тиешләр. Аллаһы тумады һәм тудырмады, Аның хатыны һәм баласы булмады. Ул - Бердәнбер, бер ялгызы, юктыр Аның һич тиңдәше.

Күп кенә татар гаиләләрендә таралганча, Аллаһы Тәгаләгә "Алла бабай" дип әйтү, зур гөнаһ булып тора. Беренчедән, бабай - ир заты, ә Аллаһы ир һәм хатынга бүленми. Кайбер диннәрдәге кебек, Аллаһыны ир затыннан санау, исламда зур гөнаһ санала. Икенчедән, бабай карт була, Аллаһы исә - Мәңге, ул яшь яки карт булмый. Шулай ук, Раббыбызның исеме - Аллаһы, "Алла" түгел, анысы да мөһим. "Алла сакласын", диләр, машина тәрәзәләренә язалар. Алла дигәч, күз алдына Пугачева килә, ә Раббыбыз Алла түгел, Аның исеме Аллаһы. Шуңа күрә "БисмиЛЛәһи" дип, дөрес итеп әйтергә кирәк. "БисмиллӘ-Иррахмәниррахим" дип "һ" хәрефен калдырып әйтү, Аллаһы исемен бозып әйтү була. Элек хәлфәләр шәкертләрне өйрәткәндә: "Бисмиләһи" дип укыганда, "һ" хәрефен әйткәндә кендекләрегез селкенсен", дия торган булганнар.

Кемдер: "Ә ник алайса мәкаләнең исемендә "бисмиллә"нең "һ" хәрефе юк", дип әйтер. Мин "бисмиллә" дип язганда да, моны бөек сүзнең үзе түгел, аның аталышы дип кабул итегез. Чөнки галимнәрнең гарәпчә хезмәтләрендә дә, әлеге сүзнең исеме "бәсмәлә" дип әйтелә.

Кайбер кешеләр: "Бисмиллаһи-ррахмани" дип "л" һәм "м" хәрефләрен каты итеп әйтәләр, бу фарсыдан кереп калган гадәт, гарәп телендә дөрес түгел. "БисмиллӘәһи" дип "л" хәрефен нечкә һәм сузып, "...-рРахмӘәни" дип "м" хәрефен дә нечкәртеп, бераз сузып укырга кирәк.

Шулай ук, бисмилләнең беренче өлеше: "Бисмилләһи" калган өлешеннән аерым, мөстәкыйль рәвештә дә килергә мөмкин. Мисал белән, эш башлар алдыннан тулысынча "Бисми-ЛЛәһи-РРахмәни-РРахим" дип әйтмичә, "Бисмилләһ" дип кенә әйтү дә җитә. Ә кайвакыт, пәйгамбәребез кыскартып әйтү сәбәпле, шулай хәерлерәк тә була.

Рәхмәтле, рәхимле

"Әр-Рахмәән" - Рәхимле (Всемилостивый). Раббыбызның "Әр-Рахмән" һәм "әр-Рахим" исемнәре икесе дә Аның бөек рәхмәтенә кайта, рәхимле булуын аңлата. Аллаһы Үзенең Рәхимле булуын ни өчен ике исем белән белдерткән? Моның хикмәте бар. Аллаһының бәндәләренә карата рәхмәте ике төрле була икән. "Әр-Рахмән" дигән бөек исеме Аның бу дөньяда бар бәндәләренә карата да рәхимле булуын аңлата. Игътибар итегез, дөньялыкта Раббыбызның ризыгы бөтен кешегә дә килә, кояш нурлары барысына да ирешә. Иманлы да, кяфер дә, гадел дә, залим дә Аллаһының күпме нигъмәтендә яшиләр. Кайберәүләрнең гомере буена бер мәртәбә "Аллаһыга шөкер" дигәне юк, ә Аллаһы аны яшәтә, ашата, кайгырта... Бүген дә күпме кеше "Аллаһы юк" дип көферлектә яшәп, Аның ризыгын ашый, Аның суын эчә, Аның һавасын сулый... Ул биргән күзләр белән күрә, аяклар белән йөри, куллар белән хезмәт итә. Раббысының меңләгән нигъмәтен күрми, бер авырлык бирсә: "Ни сәбәпле, нигә миңа?!", дип зар кылырга тотына.

Кайвакыт Аллаһы, хикмәте белән, имансыз кешегә дөньялыкта күбрәк тә бирергә мөмкин, чөнки аны мәңгелек йортта газаптан башкасы көтми. Пәйгамбәребез: "Дөнья - иманлының төрмәсе, имансызның җәннәте", ди (Имам Мөслим җыентыгыннан).

"Әр-Рахим" - Рәхимле (Милостивый). Аллаһының әлеге исеме Аның ахирәттә иман ияләренә генә рәхимле булуын аңлата. Әгәр дөньяда бар мәхлуклары Раббыбызның рәхмәтендә яшәсәләр, ахирәттә имансызлар Аның рәхмәтен, кызгануын күрмәсләр. Аллаһыдан газапны киметүне кат-кат сорап ялварырлар, үкенүдән бармакларын чәйнәрләр, әмма аларга Раббының рәхмәте иңмәс. Ләкин, Аллаһы һичкемгә газапны тиешеннән артыгын бирмәс.

Еш кына кешеләрдән: "Ни өчен Аллаһы залимнәрне тотмый? Ник Ул аларны җир өстендә яшәтә?", дигән сораулар ишетергә туры килә. Аллаһф кемне кайчан тотасын Үзе белә, вакыты җиткәч, Үзе хәл итә.

Аллаһы Тәгалә: "Кеше ашыгучан булып яратылды. Мин сезгә Үз аятьләремне күрсәтермен, сез Мине ашыктырмагыз", ди ("Пәйгамбәрләр", 37 аять).

Дөньялыкта барысы да Аның рәхмәтендә, нигъмәтендә яшәвен дәвам итә, ахирәттә имансызларны үкенечле газап көтә. Әмма, бу хакыйкатьне аңлау өчен, Аллаһыга ышану гына җитми, үлгәннән соң терелүгә, Раббыбыз каршына басасы көнгә инанырга кирәк. Гомумән, ахирәткә, кыямәт көненә иман китермәгән кешегә тормышта күп нәрсәләрне аңлау мөмкин түгел.

Шулай итеп, эшебезне Рәхимле Аллаһы исеме белән башлыйбыз, Аның ярдәменә, рәхмәтенә өметләнәбез.

Бисмилләнең дөрес укылышы: "Бисми-лЛәәһи-р-Рахмәәни-р-Рахиим" була.

Иң хәерле өч исем. Шулай итеп, бисмиллә үз эченә Аллаһының өч бөек исемен алды. "Габд..." (ягъни кол дигән мәгънә) кушымчасы өстәп ясалган исемнәр динебездә иң изге исемнәр санала: Габдуллаһ - Аллаһы колы, Габдрахман - "әр-Рахмән" колы, Габдеррахим - "әр-Рәхим" колы.

Урынына, максатына бәйле

Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә "бисмиЛЛәһ"не төрле җирләрдә әйтүе хәбәр ителә. Урынына, халәтенә карап, аның үз максаты, үз фазыйләте булырга мөмкин. Шундый урын һәм халәтләрнең берничәсенә тукталып китәсем килә:

"Бисмилләһ" - тәһарәт алганда. Пәйгамбәребез: "Тәһарәте булмаган кешенең намазы юк, Аллаһының исемен зикер итмәүченең тәһарәте юк", ди.

Әлеге очракта бисмилләне әйтү кылган эшнең камиллеген, дөреслеген тәэмин итә. Бу хәдискә нигезләнеп, кайбер галимнәр бисмилләсез тәһарәт алу дөрес булмас дип аңлаттылар. Кайберләре тәһарәтнең башында оныткан кеше, исенә төшкәч тә әйтсен, диделәр. Әбү Хәнифә мәзһәбендә исә бисмилләне әйтү саваплы, әмма мәҗбүри булмаган сөннәт эш санала.

"Бисмилләһ" - мал суйганда. Аллаһы Тәгалә хәләл кылган хайваннарны мөселман кешесе Аллаһы исеме белән суярга тиеш. Бисмилләсез чалынган мал хәләл саналмый. Хәдистә килгәнчә: "Пәйгамбәребез корбан малын Аллаһының исемен искә алып, "Бисмилләһи", дип һәм Аллаһыны бөекләп - "Аллаһү әкбәр", дип чалды" (Бохари һәм Мөслим).

Кайбер кешеләргә ашка барып: "Ашыгыз хәләл микән", дип сорасаң, алар гаҗәпләнеп: "Әйе, ул тавык итеннән бит", диләр. Кошчылык фабрикаларында, ит комбинатларында һәм халыкта бисмилләсез суелган итләр хәләл түгел. Ләкин, мөселман кешесе мал суйганда бисмилләсен әйтергә онытса, ите хәрам булмас.

"Бисмилләһ" - ризык алдыннан. Гомәр ибн Әбү Сәләмә кечкенә чагында табын янына килеп, кулын ризыкка суза, пәйгамбәребез аңа: "Әй, егет, Аллаһының исемен әйт, уң кулың белән аша, үз алдыңнан аша", дип әйтә (Бохари һәм Мөслим).

Әгәр бер кеше ашар алдыннан бисмилләсен онытса, исенә төшкәч тә әйтергә тиеш. Пәйгамбәребез: "Әгәр берегез ризык ашаса - "БисмиЛЛәһи" дисен, ә онытса: "БисмилЛәһи фи әүвәлиһи вә әәхыйриһи", дисен", ягъни "Башында да, ахырында да - Аллаһы исеме белән", дип әөтсен ди.

Ризыкка бәракәт китерә. Кечкенә вакытта, әбиләр: "Балам, бисмилләңне әйтеп аша, тамагың туяр", дип әйтәләр иде. Еш кына кешенең ризык, малдан канәгатьсезлеге аның аз булуыннан түгел, бәракәтсез булуыннан килә. Бервакыт, пәйгамбәребез алты сәхабәсе белән табын артында утырганда, бер бәдәви килеп, булган ризыкны ике кабуда ашап бетерә. Пәйгамбәребез: "Әгәр ул Аллаһы исемен әйткән булса, ризык сезгә дә җитәр иде, дип әйтә (Әхмәд, Тирмизи, Ибн Мәҗәһ)

Өйгә кергәндә һәм чыкканда. Кешенең өе аның үзе һәм гаиләсе яши торган урыны. Әлбәттә, мөселман өен җен һәм шайтаннардан саклар өчен тырышлык куярга тиеш. Өйгә кергәндә Аллаһы исемен искә алу, безгә ияреп керергә теләгән шайтаннарны урамда калдыра. Кирәкмәс кешеләр өебезгә килеп кермәсеннәр дип ишекне бикләсәк, шайтаннарга тимер ишек киртә түгел. Шуңа күрә кичкә ишекләрне бикләгәндә бисмилләне дә әйтергә онытмыйк.

Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр бер кеше өенә кергәндә һәм ашаганда Аллаһы исемен искә алса, шайтан: "Монда куну да, кичке аш та юк", дияр. Әгәр өенә кергәндә Аллаһы исемен искә алмаса, шайтан: "Кунарга урын бар", дияр. Аллаһыны искә алмый ашаса: "Куну урыны да, ашау да булды", дияр" (Мөслим).

Икенче бер хәдистә пәйгамбәребез: "Кичкә ирешсәгез, сабыйларыгызны өйләрегезгә кертегез, ул вакыт шайтаннар тарала. Төн килеп җитсә ишекләрне бикләгез һәм Аллаһының исемен искә алыгыз. Шайтан бикле ишеккә кермәс. Су савытларын бәйләп куегыз, Аллаһы исемен искә алыгыз. Савыт-сабаларның өстен каплагыз, Аллаһы исемен искә алыгыз", ди (Бохари һәм Мөслим).

Аллаһыга тапшырсаң...

Өйдән чыкканда да иман иясе гаиләсен, өен, байлыгын, үткәрәсе көнен Аллаһыга тапшырса, нәтиҗәсе булмый калмас. Пәйгамбәребез: "Кем өеннән чыкканда: "Бисмилләһи, тәвәккәлтү галәллааһи, ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһи - Аллаһы исеме белән, Аллаһыга тапшырдым, Аллаһыдан башка көч тә, куәт тә юк", дисә, аңа: "Сиңа шушы җитте, син сакландың, диелер һәм аннан шайтан китәр", ди (Тирмизи, Әбү Даут)

Йокларга ятканда. Пәйгамбәребез: "Әгәр берегез йокларга ятса, ятак өстен каксын һәм Аллаһы исемен искә алсын. Ул үзеннән соң ятакта ниләр булганын белми", ди. Элгәре заманнарда кешеләр җиңелчә чатырларда, гади өйләрдә яшәгәннәр. Көн буена өй эченә әллә нинди хәшәрәтләр, бөҗәкләр, чаяннар, хәтта еланнар керергә мөмкин. Кешенең йоклаган урынында калган тән, тир исе шул җан ияләрен җәлеп итәргә мөмкин. Шуңа күрә, пәйгамбәребез йоклар алдыннан урын өстен җиңелчә кагып алырга чакырды. Бүген яшәгән йортларыбызда әллә ни бөҗәкләр юктыр, ләкин, кешенең тире катламы алышынып, искесе коелу сәбәпле, ул урында күзгә күренми торганнары була диләр (клещ дигәне). Шуңа күрә, бүгенге көндә дә пәйгамбәр өйрәтеп калдырган эшнең хикмәте актуаль.

Бәдрәфкә кергәндә. Шайтаннар нәҗес-тизәк ашыйлар, шуңа күрә йомыш үти торган урыннар аларның җыелышу урыннары булып тора. Җен-шайтаннарның зыяннары тимәсен өчен пәйгамбәр хәҗәтханәгә кергәндә укый торган махсус догасын өйрәтеп калдырды. Моннан тыш, кеше йомышын үтәгәндә оят җирләрен ачарга мәҗбүр була. Әгәр адәмнәрнең күзеннән стена белән яшеренсәк, стена-дивар аша үтүче шайтаннардан ничек яшеренергә? Пәйгамбәребез: "Кешенең бәдрәфкә кергәндә "бисмилләһ" дип әйтүе, җеннәрнең күзләре белән кешеләрнең гаурәтләре арасында пәрдә булып торыр", ди (Тирмизи һәм Ибн Мәҗәһ риваятьләре). Димәк, бу урында бисмилләбез оят җирләребезне җеннәрдән яшерә.

Атка-дөягә утырганда. Пәйгамбәребез: "Һәр дөянең сыртында шайтан утыра, шуңа күрә утырыр алдыннан Аллаһы исемен искә алыгыз", ди (Әхмәд, Дәрими, Табәрани). Атка, дөягә, машинага утырганда бисмиллә әйтсәк, без утырасы урынга утырып өлгергән шайтан шундук урынны бушата.

Файдасы зур

Бисмилләнең файдасы - китеп баручы буынга да, киләсе буынга да. Вафат булган кардәшләргә. Пәйгамбәр мәетне кабергә төшергәндә: "Бисмилләәһи вә галәә милләти расүүлиЛЛәһи", дип әйткән. Тәрҗемәсе: "Аллаһы исеме белән, Аллаһы илчесенең дине буенча". Динебез хәләл җефетләр белән җенси мөнәсәбәт кылыр алдыннан да Аллаһы исемен искә алырга өйрәтә. Моның ике хикмәтен әйтергә була. Беренчесе: чит кеше белән зина кылу никадәр гөнаһлы эш саналса, үзеңнең хәләлең белән якынлык кылу шулкадәр саваплы була. Ә изге эшне бисмиллә әйтеп эшләү хәерле. Икенчесе: дошманыбыз шайтан - ир белән хатын-кыз арасына кереп, яңа адәмгә нигез салынганда үз өлешен кертергә омтыла. Бисмиллә әйтеп, дога кылып шайтан китә. Пәйгамбәребез: "Әгәр берегез хәләл җефете белән якынлык кылырга теләсә, "Бисмилләһи. Йә, Аллаһ, безне һәм безгә ризык итәсе балабызны шайтаннан сакла" дисә, шуннан хатын-кыз балага узса, аңа шайтан зарар салмас", ди.

Хайван абынганда. Пәйгамбәребез бер кешене артына утыртып ишәктә барганда, хайван абынып китә. Теге кеше: "Шайтан һәлак булсын", дип әйтә. Пәйгамбәр аңа: "Шайтан һәлак булсын", димә. Син алай дисәң, ул бөекләнеп китә һәм: "Мин аны көчем белән егып төшердем", дип әйтә. Әгәр шулвакыт: "Бисмилләһ", дисәң, ул кечерәя һәм чебен кебек кала", дип әйтә (Әхмәд, Әбү Даут).

Берәр эшебез барып чыкмаса, яки аяк бармагын карават башына бәрсәк, шундук шайтанны сүгәргә тотынабыз. Ләкин, бу аны сөендерә генә. Нәрсә генә булса да, иман иясе шайтанны түгел, Аллаһыны искә ала.

Моннан тыш, пәйгамбәрнең күп кенә урыннарда Аллаһы исемен искә алу мисаллары: мәчеткә кергәндә һәм чыкканда, малны чалганда, аучы мылтыгыннан атканда, сугыш кырында, башка авырлык төшкәндә, авырганда, өшкергәндә...

Һәр изге, җаваплы, авыр эшләребез Аның исеме белән башланса, ярдәменнән ташламас, хәерле нәтиҗә, бәракәтен бирер, иншә Аллаһ. Йә, Раббым, Сине онытмаган, бисмилләсен калдырмаган, ахыр сулышына кадәр иман белән яшәгән, иман белән киткән әби-бабайларыбыздан, әти-әниләребездән разый бул. Безгә дә Синең исемеңне онытмыйча яшәргә насыйп әйлә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: