Туган як

Аз булсын, тәмле булсын

Мөселман дөньясы яңалыклары Рамзан Кадыйров - дөньяның иң танылган, кешегә сүзе үтә торган 500 мөселманы арасында. Иорданиядәге ислам стратегик тикшеренүләр үзәге ел саен төзи торган әлеге исемлеккә ул, быел да Чечняны торгызудагы хезмәтләре өчен кертелгән. * * * Мәскәүдә мөселман галим-нәренең «Ислам дине экстремизмга каршы» дигән конференциясе уздырылган. Анда чит...

Мөселман дөньясы яңалыклары
Рамзан Кадыйров - дөньяның иң танылган, кешегә сүзе үтә торган 500 мөселманы арасында. Иорданиядәге ислам стратегик тикшеренүләр үзәге ел саен төзи торган әлеге исемлеккә ул, быел да Чечняны торгызудагы хезмәтләре өчен кертелгән.
* * *
Мәскәүдә мөселман галим-нәренең «Ислам дине экстремизмга каршы» дигән конференциясе уздырылган. Анда чит илләрдән дә ислам галимнәре, шулай ук, Россиянең дини эшкә җаваплы чиновниклары, академиклар һ.б. катнашкан. Исламның илебездә яшәүче халыкның шактый өлеше тота торган дин булуы, шунлыктан, Россия җәмгыятенең үзен ислам язмышы белән тыгыз бәйләнештә дип санавы да ассызыкланган.
Мәдрәсә
Фәрештәләргә иман китерү
Фәрештәләр - Аллаһының гөнаһсыз, яхшы бәндәләре. Алар Аллаһының боерган эшләрен үтәп, һәрвакыт Аңа гына гыйбадәт итүчеләр. Алар ир һәм хатын җенесеннән булмаслар. Ашау-эчү - алар табигатеннән түгел. Һәркайсы гөнаһсыз затлар булсалар да, Аллаһыга якын булу дәрәҗәләре төрлечә. Җәбраил, Исрафил, Микаил, Газраил галәйһимүссәлам -
югары дәрәҗәдәге фәрештәләрдән саналалар.
Китапларга иман китерү
Аллаһы Тәгалә, бәндәләргә дин һәм күркәм холык өйрәтер өчен, пәйгамбәрләр җибәреп, шулар арасыннан олуг пәйгамбәрләргә китаплар иңдергән. Ул китапларда Аллаһының сүзләре язылган. Муса (галәйһиссәлам) пәйгамбәргә -
Тәүрат, Дауд (галәйһиссәлам) пәйгамбәргә - Зәбур, Колы Гайсә (галәйһиссәлам) пәйгамбәргә -
Инҗил, ә иң соңгы пәйгамбәре Мөхәммәдкә (галәйһиссәлам) Коръән исемле китап иңдергән. Бу дүрт китап - Аллаһының бик мәшһүр китаплары. Болардан алда иңдерелгән китаплар да булган. Үз вакытларында һәркайда китап буенча гамәл һәм гыйбадәт кылынган. Ләкин, Коръән иңдерелгәч, һәркемгә Коръән буенча гына гамәл кылу тиеш була. Коръәндә өйрәтелгән иман, игътикат, боерылган хөкемнәр, күркәм холыклар, нәсыйхәтләр һәркемнең дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булуы өчен җитәрлек дәрәҗәдә килә. Инде Аллаһы Тәгалә барчабызны Коръән нуры белән нурландырса иде. Һәммәбез Коръән юлы буенча барып, Аллаһы Үзенең рәхмәтенә ирештерсен иде. Амин.
(Галимҗан Барудиның «Башлангыч белем китабы»ннан).
 
Сабый күңеле
Мин бер тау авылында кунакта идем. Бу авылда алты яшьлек бер кечкенә кыз белән дуслашып киттем. Аның исеме Гайшә иде. Ул бәби итәкле матур күлмәк кия һәм бер намазын да калдырмый, хәтта таң аткач укыла торган намазга да тора иде. Аның курчаклары да яулык япканнар һәм үзләренең алсу төстәге өстәлләре артына утырып, көне буе гарәп хәрефләрен «өйрәнә»ләр, ә нәни «укытучы апа»лары Гайшә аларга яхшы билгеләр генә куя иде.
Мәскәүдән икәнемне белгәч, Гайшә бик гаҗәпләнде, чөнки Мәскәү аның өчен Марс яки Кояш ераклыгында тоела иде. Ул, Мәскәү мәчетләре матурмы, анда сыерлар бармы, кебегрәк сораулар яудырды, ә кич белән миңа бик куркыныч вакыйга турында сөйләргә тотынды.
Ул юрган астына чумды да, әкрен генә сөйли башлады:
- Берсендә безгә кунакка бик куркыныч кешеләр килделәр.
- Ник куркыныч, ике башлы иделәрме әллә?
- Юк.
- Аҗдаһа койрыклымы?
- Юк.
- Озын тырнаклымы?
- Юк инде, гап-гади кешеләр!
- Ә нәрсәләре куркыныч иде соң аларның, алай булгач?
Гайшә күзләрен зур итеп ачты да, пышылдап кына:
- Алар намаз укымыйлар иде! - диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, кечкенә дустымның күңел самимилегенә, калебе турылыгына таң калдым. Никадәр пакь күңелле, тәүфыйклы бала! Үз бурычларын онытучы кешеләр аның өчен шулкадәр куркыныч булып тоелганнар!
(Галина Бабичның «40 рассказов об исламе» китабыннан).
 
Кәгъбәтуллаһ - изге йорт
Зөлхиҗҗә аеның күрке -
Изге Корбан бәйрәме.
Иртәгә бәйрәм дигән көн
Була Гарәфә көне.
Гарәфә көн руза тотып,
Пакьләнәсең гөнаһтан.
Корбан чалып, якынаеп,
Гафу сорыйк Аллаһтан.
Изге Кәгъбәтуллаһ тарта
Күп мөселман йөрәген.
Хаҗга бара әзерләнеп,
Гыйлем алып, өйрәнеп.
Хаҗны бары тик Мәккәдә
Кылалар мөселманнар.
Аллаһ әмере шундый булды,
Ялгышмагыз, туганнар!
Мина үзәнендә кунып,
Гарәфәгә баралар.
Кул күтәреп, дога белән,
Аллаһка ялваралар.
Мәккәдә кылган намазга
Йөз мең савап языла.
Мәдинәнең мәчетендә
Аңа мең савап була.
Мәккә-Мәдинә җирләрен
Һәрберебез олылыйк.
Аллаһ әмерен үтәүче
Мөселманнардан булыйк!
Роза ЛАТЫЙПОВА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: