Туган як

Ашаган ризыгың хәләлме?

Диннең бик күп гыйбадәтләрен үтәмәгән кешеләр өчен дә ризыкның хәләл булуы әһәмиятле. Күпләрне насара һәм яһүдләр тәкъдим иткән итнең хөкеменә; ризыкка кушыла торган тәмләткеч, хәмер һәм буяуга; спиртлы даруга һ.б. кагылышлы сораулар кызыксындыра. Шәһәребез үзәк мәчетендә, мәхәллә хәзрәтләре, «Хәләл» комитеты вәкиле һ.б. катнашында уздырылган «түгәрәк өстәл»дә әлеге һәм, шулай ук,...

Диннең бик күп гыйбадәтләрен үтәмәгән кешеләр өчен дә ризыкның хәләл булуы әһәмиятле. Күпләрне насара һәм яһүдләр тәкъдим иткән итнең хөкеменә; ризыкка кушыла торган тәмләткеч, хәмер һәм буяуга; спиртлы даруга һ.б. кагылышлы сораулар кызыксындыра. Шәһәребез үзәк мәчетендә, мәхәллә хәзрәтләре, «Хәләл» комитеты вәкиле һ.б. катнашында уздырылган «түгәрәк өстәл»дә әлеге һәм, шулай ук, хәләл төшенчәсе, төрле ризыкның һәм кушылманың хәләл булу-булмавы мәсьәләсе яктыртылды.
 
Рәйхан НӘҖМЕТДИНОВ:
- Нигездә, кайбер тыелган үсемлек һәм эчемлектән кала, бөтен нәрсә дә рөхсәт ителә. Ә ит, киресенчә, тыела, хәләл булуына дәлил булмыйча, теләсә нинди итне ашарга ярамый. Коръәндә «Аллаһының исеме әйтелмичә чалынган хайван итен ашамагыз», диелгән. Кайбер кешеләр, дуңгыздан кала, бөтен төр хайван ите (бигрәк тә, йорт хайваннары, кошлары) хәләл дип исәплиләр. Ләкин, чалганда кайбер шартлар үтәлмәсә, ит хәләл булмый. Хәләл булсын өчен, сыер яки тавык ите булуы гына җитми, малның дөрес итеп чалынуы да таләп ителә. Беренче шарт - чалучының мөселман яки китап әһеле (насара яки яһуд динен тотучы) булуы. Икенче шарт - чалучының Аллаһы исемен искә алуы, ягъни «бисмиллаһ» дигән сүзне әйтүе. Өченче шарт - үткен пычак белән бугазындагы ике артериясен һәм азык юлы белән сулыш юлын кисүе. Соңгы шарт - Аллаһы ризалыгы өчен чалуы. Әгәр йорт иясе, бичуралар тынычлансын, сихердән котылыйм дип, җеннәр өчен чаласың икән, андый ит хәләл булмый. Хайван урланган азык белән тукланса, ул ит харамга әйләнәме, дигән сорауга килгәндә, азык табу юлы харам булса да, ит харамга әйләнми, әмма урлау гөнаһасы ул малның хуҗасына төшә. Әгәр дә малны исерек кеше чалса, харам буламы, дип кызыксынучыларга җавап шундый: ни эшләгәнен аңламас хәлдә икән, ул ит хәләл булмас, чөнки андый кеше акыл аеклыгын югалтканлыктан, нияте дә дөрес түгел.
 
Рәшит КУРМАЛИЕВ («Хәләл» комитеты вәкиле):
- Без еш кына ит җитештерә торган комбинатларга йөрибез, тикшерәбез. Мәсәлән, «Челны-Бройлер»га көн саен Чаллы шәһәренең Чишмә мәчете имамы Инсаф хәзрәт килеп йөри. Шулай ук, андагы хәләл сугымчыларның 8е намаз укый, калган 3есе дә тиешле гыйлем алып, имтихан тота. Кош-кортны китерәләр, конвейерга кертеп, җиңелчә генә электр тогы җи-бәреп алалар. Бер генә тавык та үлми. Шуннан соң, 5-6 кеше һәр тавыкны «бисмиллаһ» әйтеп чала. Шуның белән бергә, пешекләү ваннасы алдында да махсус тикшерүче тора. Шуннан соң, һәр тавык һава үткәрми торган махсус материалга (вакуум упаковка) аерым-аерым төрелә. Әлбәттә, хәләл ит ризыгы әзерләр алдыннан, бөтен җирне әйбәтләп юалар, аннары махсус билгеләнгән кеше җентекләп тикшереп чыга, беренче продукциядән «химпроба» ала. Ә инде икмәккә хәләл билгесе куелуга килгәндә, кайбер ипинең составында хайван мае булырга мөмкин. Аннан тыш, ипи пешерелә торган табаны үсемлек мае белән түгел, ә арзангарак төшсен өчен, дуңгыз мае белән майлаган булулары да мөмкин бит.
 
Фәнил ИБРАҺИМОВ:
- Башта Аллаһы Тәгалә бу хакта әйткән аятьне искә төшерик: «Китап әһелләренең ашамлыгы - сезнең өчен хәләл». Монда ашамлык сүзен ит дип аңларга кирәк. Китап әһеле исә насара яки яһүд динен тотучы кеше - туганнан алып шул диннәрне тоткан, яки башка диннән шул диннәрнең берсенә күчкән кеше. Мөселман чалганда таләп ителгән шартларның һәммәсе дә китап әһеле чалган очракта да таләп ителә: нинди телдә булса да, Аллаһының исемен искә алып, тиешенчә чалуы мөһим. Кайбер кешеләр Россиядә китап әһелләре яши, шуңа күрә теләсә кайсы итне ашарга ярый, дип саныйлар. Бу дөрес түгел, чөнки безнең илдә атеизм чәчәк аткан чор да булды. Ит комбинатларында хайван чалу шартлары үтәлми, шуңа күрә, тикшермичә, теләсә нинди ит ашарга ярамый. Безнең җирлектә таралган хәнәфи мәзһәбе буенча, мәсәлән, Аллаһы исеме белән чалынмаган ит хәләл булмый.
 
Рәйхан НӘҖМЕТДИНОВ:
- Нигезен спирт тәшкил иткән дару тыела. Шуңа кү-рә кеше башта аның аналогын эзләргә тиеш. Дару мәсьәләсендә мөселман табибы киңәшләрен тотарга кирәк, чөнки ул составларны белә һәм мөселманга тиешме-юкмы икәнен әйтә ала. Инде бер дару да юк, әмма дәвалану зарури икән, тормышка куркыныч янаганда, мөселман табибы киңәше белән, ул даруны кулланырга ярый.
Әңгәмәне Фирая МОРАТОВА язып алды

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: