Туган як

Җанга шифалы елга

Бер хатын рамазан аенда һәр ифтар алдыннан балаларын янына җыеп, Аллаһыга ялвара икән: - Аллаһы Тәгаләм! Янәшәсендә елгасы да булган йорт бир безгә. Аңа ияреп, балалары да шул ук сүзләрне кабатлыйлар. Боларны ишеткән ире хатынын битәрли: «Йорты ярар инде, елга каян килсен ди?! Без бит чүлдә яшибез!» Хатыны моңа каршы...

Бер хатын рамазан аенда һәр ифтар алдыннан балаларын янына җыеп, Аллаһыга ялвара икән:
- Аллаһы Тәгаләм! Янәшәсендә елгасы да булган йорт бир безгә.
Аңа ияреп, балалары да шул ук сүзләрне кабатлыйлар. Боларны ишеткән ире хатынын битәрли: «Йорты ярар инде, елга каян килсен ди?! Без бит чүлдә яшибез!» Хатыны моңа каршы төшә: «Аллаһы әйткән: «Миңа инәлегез. Сезгә җавабын Үзем бирермен».
Өмете, ышанычы көчле булган бу хатын көн дә дога кыла, балалары да аның артыннан «амин» дип кабатлыйлар. Шул рәвешле бер ай үтә. Бернәрсә дә үзгәрми. Шул хакта әйтүче иренең үзеннән көлүенә җавап йөзеннән, бу хатын һаман бер үк сүзне кабатлый: «Бирәчәк, Ул алдамый».
Шәүвәл аеның да ураза көннәре үткәч, кинәттән гаҗәп хәлләр башлана. Алар хакында бу хатын үзе менә нәрсәләр сөйли:
- Ирем өйлә намазына мәчеткә барырга җыенганда, бер кеше килеп керде. Башкаладан ук килгән бу кеше сәлам бирде. Бик зур йортта яшәве, ул өйнең яртысы үзенеке икәнен, ә яртысы әтисеннән калганын әйтте. Артык иркен йортка ихтыяҗ булмаганлыктан, аны безгә бушлай бирергә ниятләвен җиткерде. Шул рәвешле, Аллаһы безгә Үзенең рәхим-шәфкатен салды. Әмма безгә ул йортны акчасыз алуы оят иде һәм без 7000 риял җыеп, бу кешегә бирдек. Әнә шулай итеп, рамазаннан соң ук, без башкаланың яхшы районында йортлы булдык.
Йортыбыз булды, мин бит әле Аллаһыдан йортыбыз янәшәсендә елгасы да булсын иде дип сораган идем. Икеләнү-шикләремне тарату өчен, бер шәехкә барысын да сөйләп бирдем. Сораганымның тормышка ашачагына күңелемдә ышану шундый да көчле булганына гаҗәпләнгән шәех бу йортыбыз янәшәсендә ниләр барын сорады. Йортыбызның мәчет каршында икәнен әйттем.
Моны ишеткәч, шәех елмайды да:
«Мәчет - шул елга инде! - диде.- Алла-һының илчесе әйткән бит, «Кайсыгызның да булса йорты янында елга агып, көн саен шунда биш мәртәбә коенсагыз, берәр пычрагыгыз калыр идеме?! Шуның шикелле, биш вакыт намаз укуыгыз бәрабәренә Аллаһы сезнең гөнаһларны җуя».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: