Туган як

Аллаһыны олыласаң …

Гомәр ибн Һүбәйра 725 елда Гыйракка әмир булып килгәч, ике галим - Хәсән әл-Басрый белән Шәгъбине чакыртып ала да, зурлап кунак итә һәм икесенә дә бер сорау бирә: "Хәлифәбез Йәзид бине Габделмәлик миңа төрле карарлар язып җибәрә. Әгәр аларны үтәсәм - мин Аллаһыга каршы чыгам, үтәмәсәм - Аллаһыга буйсынган булам....

Гомәр ибн Һүбәйра 725 елда Гыйракка әмир булып килгәч, ике галим - Хәсән әл-Басрый белән Шәгъбине чакыртып ала да, зурлап кунак итә һәм икесенә дә бер сорау бирә: "Хәлифәбез Йәзид бине Габделмәлик миңа төрле карарлар язып җибәрә. Әгәр аларны үтәсәм - мин Аллаһыга каршы чыгам, үтәмәсәм - Аллаһыга буйсынган булам. Минем хәлифәгә буйсынуыма берәр аклану бармы?"

Моңа каршы Хәсән: "Әмиргә җавап бир", ди.
Шәгъби әмирне аклый. "Кая барасың, хәлифәгә буйсынсаң, гөнаһ булмас сиңа", ди.

Әмир Хәсәннән сорый: "Ә син нәрсә дисең?"

Хәсән: "Шәгъби әйтте бит инде", ди.
"Юк, син әйт", ди әмир.
Һәм Хәсән аңа менә шундый сүзләр сөйли:
"Әй, Гомәр! Аллаһының каты, берсүзсез Раббысына буйсынучы үлем фәрештәсе сиңа килеп киң сараеңнан тар кабереңә чыгарачак вакытка озак калды дип уйлыйсыңмы? Аллаһыдан курыксаң, Ул сине Йәзид бин Габделмәликтән коткарыр. Ә Йәзид сине Аллаһыдан коткара алмас.

Әй, Гомәр! Бу өммәтнең башында торучылар арасыннан шундый кешеләрне күргәнем бар минем, сезнең дөньяга ашыгу тизлегеннән дә тизрәк дөньядан качалар иде алар.

Әй, Гомәр, Аллаһыга буйсынып, Аның белән бергә булсаң, Ул сине Йәзидтән коткарыр, ә Йәзид белән гөнаһта булсаң, Аллаһы үзеңне аңа тапшырыр".

Һәм Гомәр, бу сүзләрдән соң, елап чыгып китә.
Икенче көнне әмир Гомәр бу галимнәрнең икесенә дә бүләк җибәрә. Ләкин Хәсәнгә бүләкне күбрәк җибәрә. Шунда Шәгъби мәчеткә чыккач әйтә: "Әй, кешеләр! Аллаһыны иң өстен күрә алсагыз, эшләгез. Валлаһи, Хәсәннең белгәне минекеннән артык түгел иде. Ләкин мин Гомәрне ризалатырга теләдем, ә Аллаһы, киресенчә, мине аннан ерагайтты".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: