Туган як

Аллаһ йортына - баскыч

Гагарин урамында төзелә торган мәчетнең ишегалдын төзекләндерү эше бара. Җәй дәвамында җәяүлеләр йөри торган юлларга 600 кв. метрга якын брусчатка җәелде, газоннарның бер өлешенә үлән чәчелде, мәчет бинасының тирә-ягына, нигезгә су кермәслек итеп, асфальт түшәлде һәм бордюрлар урнаштырылды. Бүген урамнан мәчеткә керү урыннарында баскычлар көйләнелә. Баскычларның нигезе һәм ян-яклары инде...

Гагарин урамында төзелә торган мәчетнең ишегалдын төзекләндерү эше бара. Җәй дәвамында җәяүлеләр йөри торган юлларга 600 кв. метрга якын брусчатка җәелде, газоннарның бер өлешенә үлән чәчелде, мәчет бинасының тирә-ягына, нигезгә су кермәслек итеп, асфальт түшәлде һәм бордюрлар урнаштырылды. Бүген урамнан мәчеткә керү урыннарында баскычлар көйләнелә. Баскычларның нигезе һәм ян-яклары инде арматурлы бетон белән ясалган. Зәвыклы итү максатыннан, бетонны махсус плитә белән тышларга керешелде.
Эшне дәвам иттерү өчен, матди чыгымнар таләп ителә. Шул максаттан, «Аллаһы йортына - баскыч» дип аталган махсус акция оештырырга ниятләдек. Баскычның бер басмасын плитә белән тышлау 3000 сумга төшә, ә баскыч мәйданчыклары - зурлыгына карап, 8000нән алып 15000 сумга кадәр.
Бер кеше, яки бер гаилә, кайсы да булса бер басма, яки баскыч мәйданчыгын тышлау бәясен түли ала. Әйтик, бер мөселман Гагарин урамы ягыннан керә торган урындагы баскычның беренче басмасын үзе төзетергә тели, ди. Ул шушы яңа мәчеткә килә һәм каравылчы бабайга 3000 сум акчасын бирә. Каравылчы ул сумманы һәм акча бирүченең кайсы басма өчен түләгәнен махсус исемлеккә терки.
Әлбәттә, ислам динендә эшләнгән изге эш белән мактану киңәш ителми. Чөнки мактану - изге эшнең савабын бетерә. Ләкин кешегә Аллаһы йорты булган мәчет төзелешенә үзе керткән конкрет өлешне тою хисе хас. Чөнки бу гамәл аны кыямәт көнне яклаучы булып килә. Аллаһыга иман китергән һәрбер кеше бу хиснең җан җылысы булганын аңлый.
Акция башлануга ук, бер эшмәкәр, хәтта, 10000 сумлык баскыч мәйданчыгы өчен акча бирде. Ләкин басмалар саны барлыгы 45 һәм әле 11 баскыч мәйданчыгы бар. Шуңа күрә әле акча түләнмәгән басмалар мөселманнарның Аллаһы йортына кертәсе өлешләрен көтәләр.
Ишегалдын төзекләндерү алып барылса да, мәчет эшли. Кичке укуларга йөрергә теләүчеләргә, яңа мәчет бинасына килеп, вахтада утыручы дежур бабайга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Укулар шәһәр үзәк мәчетендәге уку-укыту программасы буенча алып барыла. Һәр атнаның ике көн дәвамында өчәр дәрес укыйсы. Вакытын үзегез сайлыйсыз: кемгәдер - иртәнге яктан, кемгәдер - көндез, ә кемнәргәдер эштән соң кич уку уңайлырак. Укулар өч юнәлеш буенча алып барыла. Шуларның берсе - дин нигезләре. Монда һәрбер мөселман белергә тиешле иман нигезләре, шәригать хөкемнәре, Коръән уку һәм әдәп-әхлак белеме бирелә. Бу курсны бетерүчеләргә имам вазыйфалары (никах, исем кушу, җеназа) өйрәтелә. Теләгән кешеләргә гарәп теле дә укытылачак.
Шулай ук, яңа мәчет, Коръән мәҗлесләре үткәрү, никах, исем кушу кебек дини мәрасимнәр уздыруда да ярдәмгә килә. Анысы өчен дә мәчет вахтасына мөрәҗәгать итәргә яки 42-92-29 номеры белән телефон аша шалтыратырга була. Никах укытырга теләүчеләр исә, иң элек, шәһәр үзәк мәчетендә әңгәмә үтәргә (һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 13.30 сәгатьтә) тиеш булалар. Шул вакытка үзәк мәчеткә бара алмаучылар инде шушы әңгәмәне үткәрүче хәзрәткә шәхси рәвештә мөрәҗәгать итә алалар.
Йомгаклап шуны әйтәм, үзебезнең яңа мәчеттә гыйбадәт кылу да, дини белем бирү дә, дини мәрасимнәр оештыру да башкарыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    33
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    29
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    27
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:17
    Түләмиләр Түбән Камада җылылык сезоны майда тәмамланса да, кешеләр бурычларын капларга ашыкмый.
    14
    0
    0
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    31
    0
    1
  • 15 май 2018 - 10:49
    Саксызлыкмы, әллә махсус зыян итәләрме? Узган атна ахырында янгыннар күп булды. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләренә карамастан, кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми.
    48
    0
    1
  • 18 май 2018 - 11:40
    Ата-ана яратуын тоймагач... Җәмәгать транспортында, бигрәк тә ерак арага барганда, янәшәңдә утыручы белән сөйләшеп барсаң, юл кыскарак та, җиңелрәк тә тоела. Тик бу юлы янәшәмдә утырган кыз баланың үз тормышы турында сөйләве минем юлымны кыскартмады. Алай гына да түгел, мине тирән уйга салды.
    36
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:31
    Сугышлар булмасын, дип сорый Безнең әти белән әнине авылда бик хөрмәт итәләр иде. Әти – фронтовик, әни – күпләр кебек, күп кенә михнәтләр күргән тыл хезмәтчәне. Икесе дә Түбән Кама районында туып үскәннәр, әмма бер-берсе белән 1951 елда гына танышканнар.
    33
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:31
    Үзгәрешләргә әзерме? Әзер! Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин журналистлар өчен шәһәрдәге төзелүче һәм төзекләндерелүче объектлар буенча күчмә утырыш уздырды.
    31
    0
    1
  • 18 май 2018 - 13:21
    Подъездга керерлек түгел… Сөембикә урамындагы 72нче йорт, Тынычлык урамындагы 14 нче йорт янындагы чүп үләне баскан бушлыкта Нефтехимиклар паркы төзелгәч, бик шатланган идек. Ялгышканбыз икән…
    29
    0
    0
  • 18 май 2018 - 13:18
    Яңа аллея Түбән Камада риэлторторлар үз аллеяләрен булдырганнар.
    27
    0
    0
  • 18 май 2018 - 10:30
    Туктамыйм Кайчандыр сары төскә буялган, пычрак «шестерка»да авылдан килүче Динарисны шәһәр урамына керүгә ГАИ инспекторы туктатты. «Машинагыз пычрак, номеры күренми, штраф түләргә туры киләчәк», – дип, яшь инспектор аның документларын тикшерә башлады.
    22
    0
    0
  • 18 май 2018 - 11:48
    Яшь шахматчылар җиңү яулады 29 апрельдән 2 майга кадәр «Зәңгәр күл» балалар сәламәтләндерү лагеренда сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә багышланган 30нчы юбилей шахмат ярышлары үтте.
    21
    0
    2
  • 18 май 2018 - 11:29
    Бөтен татар бер Казанда җыелышты Соңгы вакытта телебез бетеп килә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килгән чорда, милләтебезнең һичкайчан юкка чыкмавын тагын бер кат дәлилләүче чарада катнашырга туры килде миңа. 22-25 апрельдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узды. Дөньяның кайсы җиреннән генә килмәгән иде монда татарлар! Кытай, Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Франция, Эстония, Индонезия... Гаҗәп бит!
    17
    0
    0
Ночной режим