Туган як

Алар кылганга – син, син кылганга алар җаваплы түгел

Пәйгамбәребезнең җәмгыятьтәге һәр кешегә карата игътибары хакында күп сүзләр язылган, китаплар нәшер ителгән, вәгазьләр сөйләнгән... Әмма бу вәгазьдә кешелек җәмгыятендә иң зәгыйфь, күп вакытта безнең игътибардан мәхрүм калган катламга - фәкыйрь һәм мескеннәр хакына тукталырбыз... Чыннан да, пәйгамбәребез фәкыйрь-мескеннәргә бик якын тора, аларга рәхим-шәфкать күрсәтә, гыйлем бирә, моң-зарларын тыңлый, күңелләрен...

Пәйгамбәребезнең җәмгыятьтәге һәр кешегә карата игътибары хакында күп сүзләр язылган, китаплар нәшер ителгән, вәгазьләр сөйләнгән... Әмма бу вәгазьдә кешелек җәмгыятендә иң зәгыйфь, күп вакытта безнең игътибардан мәхрүм калган катламга - фәкыйрь һәм мескеннәр хакына тукталырбыз...
Чыннан да, пәйгамбәребез фәкыйрь-мескеннәргә бик якын тора, аларга рәхим-шәфкать күрсәтә, гыйлем бирә, моң-зарларын тыңлый, күңелләрен күтәрә...
Бервакыт, Мәккәнең түрәләре кәгьбәгә килгәч, пәйгамбәребезнең мәчет эчендә бер төркем кешеләр белән утырганын күрәләр. Аның янында Билал, Суһайб, Гаммәр, Ибн Мәсгут, ягъни Мәккәнең фәкыйрьләре җыелган була. Шулвакыт, Әбү Җәһил аңа: «Әй, Мөхәммәт, синең белән утыруыбызны теләсәң, ул фәкыйрьләрне ку янәшәңнән», - ди.
 
Мондый сүзләр аңа һәрвакыт явып тора. Пәйгамбәребезгә, түрәләрне дингә якынайту нияте белән, мескеннәрдән бераз ерагаерга дигән уй килә башлау белән, Аллаһ Тәгалә аны бу фикереннән ерагайта: «Раббыңның ризалыгына ирешим дип, кичләрен һәм иртәләрен Аллаһка ялваручыларны кума. Алар кылганга - син, син кылганга алар җаваплы түгел. Әмма аларны кусаң, син залимнардан булырсың»(Әнгам,52).
 
Зәгыйфьлеккә төшкән фәкыйрь-мескеннәр, бөеклектә булган байлардан хәерлерәк, аларның астан түбәнчелек белән караучы йөзләре, тегеләрнең өстән нәфрәт белән караучы йөзләреннән хөрмәтлерәк. Әйе, Ибн Мәсгутнең төннәрен кыямнарда торучы, көн-дезләрен изгелек юлында чабучы табаны, аларның тәкәббер маңгайларыннан, күккә чөелгән борыннарыннан өстенрәктер... Байлар хәерчеләрдән чирканалар, алар бит көчсезләр, алар - мескеннәр. Әмма Аллаһ пәйгамбәренә ул мескеннәрне андый байларга алыштырмаска куша.
Сәһл әс-Сәгд әс-Сәгыйди сөйли: «Көннәрдән бер көнне, пәйгамбәребез сәхабәләре белән утырганда, алар яныннан бер кеше үтеп китә. Пәйгамбәребез үз янәшәсендә утырган берәүдән: «Бу кеше турында нәрсә уйлыйсыз», - дип сорый. Ул: «Бу - шәһәрнең иң хөрмәтле кешеләреннән, әгәр берәрсенең кызын сораса, мөгаен, аңа кызларын бирерләр, берәрсен яклап чыкса, сүзе үтәр, торып фикерен әйтсә, сүзенә колак салырлар...»- ди. Пәйгамбәребез дәшми, берникадәр вакыттан соң икенче бер кеше үтеп китә. Пәйгамбәр: «Ә бу кеше турында нәрсә әйтерсең?»- дип сорый. Ул: «Монысы - иң фәкыйрь мөселманнардандыр, әгәр ул берәрсенең кызын сораса, мөгаен, аңа бирмәсләр, әгәр берәрсен яклап сүз әйтсә, аның шәфәгатен кабул итмәсләр, берәр мәҗлестә торып сүз әйтсә, сүзенә колак салмаслар...»- ди. Шулвакыт, пәйгамбәребез: «Тегесе кебек кешеләр белән җир тулы булса да, монысы - алардан хәерлерәк», - ди (Бохари риваяте).
Менә бу - мизан, кардәшләрем. Менә бу - гаделлек үлчәве. Без шундый бер җәмгыятьтә яшәдек һәм яшибез: «яхшыларны - яман», дип битәрлиләр, «яманнарны - яхшы», дип, мәдһияләр укыйлар. Күп кенә яманнарның исемнәрен гәҗитләргә язабыз, сурәтләрен диварларга эләбез... Шунысы аяныч: моңа бит кеше түгел, ул үзе ышана башлый. Берәүдән: «Аны ник бөтен җирдә мактыйсыз инде, аның җүнсез икәнен бөтен шәһәр белә бит», -дигәч, ул: «Бәлки бераз яхшырмас микән, дип өметләнәбез», - ди. Без аларны үзебез илаһы дәрәҗәләренә күтәреп, соңра алардан фиргавеннәр ясыйбыз түгелме соң?!
 
Пәйгабәребез исә, «...шәһәрнең иң хөрмәтле кешеләреннән», дигәнен гаделлек мизанына куеп, аның кебекләр җир тутрук булсалар да, бу фәкыйрь алардан хәерлерәк, дип дөрес бәя куйган. Ул мизанны Аллаһ Үзенең хак китабында билгели: «Аллаһ каршында арагыздан иң хөрмәтлеләрегез - Аңа иң тәкъва булганнарыгыздыр. Аллаһ - Белүче һәм һәрнәрсәдән Хәбәрдардыр»(Хуҗрәт, 13).
 
Шулай икән, кардәшләр, кешегә бәһане, иң элек, галәмнәр Раббысы куя. Аның каршында иң зур нәрсә - кешенең иманы һәм тәкъвалыгыдыр. Әмма кешеләрне тәкәбберлек дигән нәрсә һәлак итә. Шуңа күрә пәйгамбәребез тәкәбберлектән ерак йөри, күбрәк гади кешеләр, фәкыйрь-мескеннәр белән була. Хәтта аның шушы догасы да риваять кылына: «Йә, Аллаһ, мине мескен итеп яшәт, мескен итеп үтер һәм мескеннәр җөмләсеннән кубар»(Сахих хәдис).
 
Әлбәттә, пәйгамбәребезнең догасы дөньяны ташлап, мал-мөлкәттән баш тартып, зәгыйфь булып яшәү дигәнне аңлатмый. Догада искә алынган мескенлек - галәмнәр Раббысы каршындагы мескенлегеңне, Аллаһыга фәкыйрь булуыңны белдерә. Үзенең Раббысы каршында мескенлеген аңлаучы - Бер Аның колы булып, Бер Аның өчен яши, дөнья малы өчен дә, нәфес һавасы өчен дә яшәми.
Чыннан да, Аллаһының илчесе аларның юкка чыккан хакларын терелтә, дәрәҗәләрен күтәрә, аларның урыннарын тарих битләрендә -онытылмаслык итеп, ташка уеп калдырды. Ул хакларны эссе кояш нурлары уңдырмас, ачы җилләр очырмас, көзге яңгыр сулары да юмас, Аллаһ моңа юл куймас... Кыямәткә кадәр иман ияләре - ирләр дә, хатыннар да, китапның шул битләренә кайтып, җәмгыятьтә зәгыйфьлеккә төшеп, юллары тарайган, ишекләре ябылган, күңелләре сынган кардәшләренә ярдәм кулы сузарлар, иншәАллаһ.
 
Әүвәлге заманнардан пәйгамбәрләр зәгыйфьләрнең күңелләрен күрәләр, аларга якын торалар. Сөекле пәйгамбәребез Мәдинәдә карт-корыларның хәлләрен белергә бара, бәлки башкаларны җибәреп, үзе өйдә дә утыра алыр иде, әмма аның шәһәр читендә ялгыз яшәп яткан бер әбинең өенә кереп, аның хәлләрен сорашуы, бәлки мең дәрестән, мең хөтбәдән хәерлерәктер. Юлда исә бер бәдәви аның кулыннан тотып, үз хәсрәтләрен сөйли башлый. Берәр төркем сабыйларны күреп алса, алар янында утырып тора, шулай итеп, аны һәрбер мескен, һәр ярлы кулыннан тотып туктата. Шуңа күрә дә галәмнәр Раббысы Аллаһ аны зур хөрмәт һәм дәрәҗә таҗы белән бүләкли Һәм: «Дөреслектә, син бөек әхлак иясе булдың», - ди (Каләм,4).
Аллаһ илчесенең зәгыйфьләргә булган мөнәсәбәте - аның түбәнчелеген, күңелендәге рәхим-шәфкатен күрсәтә. Чөнки күпләргә Аллаһ дөнья нигъмәтләреннән бераз бүлеп биргәч, алар үзләренең кем булганнарын онытып, зәгыйфьлеккә төшкән кешеләрдән читләшә башлыйлар. Янәсе, алар янында торсам, дәрәҗәм бетәр, өйләренә барсам, кеше көләр, дусларым китәр... Болар барысы да - каткан бәгырьләрнең, каралган йөрәкләрнең, тәкәбберлектән күккә чөелгән борыннарның нәтиҗәседер. Шуңа күрә дә, дөньялыкта үзен бөек дип йөрүче тәкәбберләр, Кыямәт көнендә кечкенә кырмыскалар кебек булырлар, кешеләр аларны күрмичә таптап китәрләр (Тирмизи риваятендәге хәдис).
 
Шиксез, фәкыйрь-мескеннәр җәмгыятьтә мәшәкать тудыра, мохтаҗлар бер халыкның да күрке булып тормый. Әмма җир һәм күктә булган һәрнәрсәнең асылында хикмәт ята. Әлбәттә, Аллаһ теләсә, Ул бөтен бәндәсен дә дәрәҗәле дә, мал-мөлкәтле дә итәр иде, әмма Аллаһ һәрнәрсәне бөек хикмәт белән кыла. Шуңа күрә һәр зәгыйфьнең җәмгыятьтә үз урыны, үз вазыйфасы, үз файдасы бардыр. Әйе, аларның тавышлары зәгыйфь, күпләргә ишетелми, адымнары кечкенә - дәрәҗәле бусагалар аша үтә алмыйлар, буйлары кыска -төркемнән күренмиләр... Алар каршында ишекләр ябыла, карашлар икенче якка төбәлә, чөнки алар - мескеннәр. Әмма кеше нинди генә байлыклар тупламасын, нинди генә биек коймалар артына качмасын, бер кеше дә зәгыйфьләрдән котыла алмаячак. Чөнки алар аңа кирәк, алар бар җәмгыятькә кирәк.
 
Ләкин зәгыйфьләрнең хакларын аңлау өчен, җәмгыять аларның вазыйфаларын аңларга тиеш. Әгәр Сәһл әс-Сәгд әс-Сәгыйди тапшырган югарыдагы хәдистә китерелгәнчә, пәйгамбәребез: «Бу кеше турында нәрсә уйлыйсыз», - дип сорагач: «Бу - шәһәрнең иң хөрмәтле кешеләреннән, әгәр берәрсенең кызын сораса, мөгаен, аңа кызларын бирерләр, берәрсен яклап чыкса, сүзе үтәр, торып фикерен әйтсә, сүзенә колак салырлар...», - диләр. Бәлки ул кешенең, чыннан да, җәмгыятьтә тоткан өлеше, кылган эшләре бардыр, нәселе хәрмәткә лаектыр... Әмма Аллаһның илчесе мәртәбәне - икенчесенә, фәкыйрь мөселманга бирә бит. Моның сәбәпләре нәрсәдә соң? Зәгыйфьләрнең мәртәбәсе, җәмгыятьтәге урыны нәрсәдә икән соң? Әйдәгез шул сәбәпләрнең кайберләрен ачыклап китик:
Беренчедән, пәйгамбәребез бервакыт: «Миңа зәгыйфьләрегезне китерегез әле, чөнки сез шул зәгыйфьләрегез сәбәпле ризыкланасыз һәм ярдәмгә ирешәсез», - ди (Сахих хәдис).
«... шул зәгыйфьләрегез сәбәпле сезгә ризык һәм ярдәм килә». Менә аларның файдалары, менә аларның дәрәҗәләре кайда икән.
«Дөреслектә, Аллаһ бу өммәткә, нәкъ зәгыйфь кешеләре сәбәпле, аларның догалары, намазлары һәм ихласлыклары аша ярдәм итәр» (Нәсәи риваяте ).
Чыннан да, авырлыкка төшкәч, кешенең ихласлыгы арта, ихласлык белән - кылынган гамәлнең дә, ялварган доганың да Аллаһ кар-
шындагы мәртәбәсе үсә. Шуңа күрә, мес-кенлеккә төшеп, күңеле тәмам сынган кешенең сөенече, күз яшьләре белән кылган догасы артында күпме нигъмәт, күпме бәракәт ятканын Аллаһ Үзе генә белә. Кайвакыт урын өстендә ятып, сәгатьләрен түгел, минутларын ничек үткәрергә белми тилмерүче авыруның янына биш-ун минутка кереп, хәл-әхвәлләрен сорашып, бераз күңелен күтәреп чыксаң да, ул аңа атна-ун көн куана. Һәр намазы саен синең һәм гаиләң өчен исәнлек-саулык, бәхет-сәгадәт теләп ихласлы догалар кыла. Бер авыру кардәш: «Миңа бер изгелек кылсалар, мин аның өчен 1000 дога белән кайтарам»,- дигән иде. Шулай итеп, күп кенә көч-куәт ияләренең зур-зур эшләре уңышлы гамәлгә ашуның нигезендә - аларның артында торган фәкыйрь-мескеннәрнең догалары ятадыр. Тәкәбберлек сәбәпле, мескеннәрдән йөзен чөергән байлар, халык мәнфәгатенә битараф җитәкчеләр, шул догалар ярдәмендә күпме ябык ишекләрнең ачылуын, менә алмаслык үрләрнең яулануын белсәләр иде...
 
Икенчедән, адәм баласы гафиллеккә бирешә, Раббысын, Аның чиксез нигъмәтләрен онытып, гаделсезлек кыла. Күпчелек очракта, бәндә нинди дә булса нигъмәтне югалтмый торып, аның кадерен белми. Шуңа күрә Аллаһ, даими рәвештә, кешеләрне сынап тора. Авыруның нәрсә икәнен белмичә - саулыкның кадерен, ачлыкны татымыйча - туклыкның рәхәтен, фәкыйрьлектә булмыйча, муллыкның бәһасен белеп булмый икән шул. Шуңа күрә, сау-сәламәт кешеләр - авыруларны, байлар - фәкыйрьләрне, көчлеләр - зәгыйфь-ләрне, яшьләр өлкәннәрне танып, белеп яшәргә тиешләр. Бүген авырлык аларга килгән булса, иртәгә яки берсекөнгә беркем дә ул халәттән имин түгелдер. Без берәр авыруның хәлен белеп кайтсак, шундук: «Менә хәлен белдем әле, күңелен күрдем, бик куанып калды», - дип масая башлыйбыз. Әлбәттә, алар безнең игътибарыбызга мохтаҗдыр, әмма шунысын онытмыйк, ул авырулар безгә күбрәк кирәк, без аларга ныграк мохтаҗбыз. Шуларга карап, Аллаһка шөкер итәбез, саулыгыбызны күреп сөенәбез. Авыруны күреп, күңел йомшара, калебләр сафлана... Сәламәтлеген югалтып, коляскада йөрүче бер дустымның сүзләре һич тә онытылмый (онытырга да язмасын): «Кешеләргә аптырыйм, тормыштан зарланалар, акча юк, кризис, диләр. Аңлатыр идем мин аларга кризисның нәрсә икәнен - бер намазга тәһарәт алуның минем өчен ничек авыр булганын сөйләсәм, шундук моң-зарларын онытырлар иде». Шулай шул, күп вакытта, зарлана торгач, кулыбызда булган хисапсыз нигъмәтләрнең, чиксез байлыкларның кадерен белмибез. Менә шул җәмгыятьнең ыгы-зыгысы белән игътибардан мәхрүм калган фәкыйрьләр, гарипләр, гүя күз яшьләредәй чиста энҗе бөртекләре кебек, безне тормышны яратырга, булганына сөенеп, рәхмәтле булып яшәргә өйрәтәләр.
 
Раббым Аллаһ, зәгыйфьлеккә төшкән кардәшләребезнең хакларын үтәп яшәү бәхете һәм өммәтебезгә көч-куәт, гыйззәт-хөрмәт бирсен.
Йосыф ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете
имам-хатыйбы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: