Туган як

Аңлаганнарга бәхет өләшә

Хәзерге вакытта матур-матур шигырьләр язучы шагыйрьләр бихисап. Кайсыларыдыр үз авылына табына, кайсыларыдыр яшьлеген сагына. Әмма иң хәерлесе - Аллаһы биргән сәләтен халыкка динебезне аңлатуга багышлаганнары, кешеләрне - әдәп-әхлакка, олыларны - олыларга, кечеләргә кечелекле булырга өндәгәннәре һәм һәммәбезне бер Аллаһыга гына табынырга чакырганнары. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә әнә шундый шигырьләрне...

Хәзерге вакытта матур-матур шигырьләр язучы шагыйрьләр бихисап. Кайсыларыдыр үз авылына табына, кайсыларыдыр яшьлеген сагына. Әмма иң хәерлесе - Аллаһы биргән сәләтен халыкка динебезне аңлатуга багышлаганнары, кешеләрне - әдәп-әхлакка, олыларны - олыларга, кечеләргә кечелекле булырга өндәгәннәре һәм һәммәбезне бер Аллаһыга гына табынырга чакырганнары. Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә әнә шундый шигырьләрне үз эченә алган «Бәхет телим сезгә» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Казанның «Идел-Пресс» нәшриятендә 3000 данә тираж белән басылган һәм шигъри вәгазьләрне, үгетләрне үз эченә алган бу китапның авторы - Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе Роза Кашапова (Латыйпова) кичәне Коръән сүзләре белән башлады.
Роза ханымның 86 яшьлек әнисе Нәкыя апаның сөйләве, Мөслимдә яшәүче биш яшьлек оныгы Мәрьямнең шигъри котлавы «видео»дан яңгыравы һ.б. бәйрәмгә бизәк өстәде.
Олыгайса да, Минзәлә районы Дәвек авылындагы нигезен ташламаучы, кызларында кыш чыгуга, авыл ягына каеручы Нәкыя апа китап чыгарган кызы Розага бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Кечкенәдән җор телле булуы, педагогия училищесын тәмамлагач, баянда уйнап, бакча балаларын биетүе-җырлатуы, үзенең дә оста биюе һ.б. турында ишетеп таң калдык.
Китапның редакторы, танылган журналист Нурисә Габдуллина вәгазьләрне әдәби телдә рифмага салуның бик авыр эш булуын,
шуңа карамастан, «Бәхет телим сезгә» китабындагы шигырьләрнең һәркем йөрәгенә үтеп керер дәрәҗәдә чын ихластан язылганын, аларның бакча һәм мәктәп балаларын әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия икәнен сөйләде. Шулай ук ул, зур зәвык белән бизәлгән китапның һәр би-тендә барыбызның да җанына якын туган төбәгебез табигате сурәтләнгәненә игътибарны юнәлтеп, экология елында моның да зур әһәмияткә ия булуын искәртте.
Табиб Зөлфирә Бигашева, укытучы Венера Якупова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Рәмзия Вәлиева,
шулай ук, Илзия Нәҗмиева, Тәслимә Хисмәтуллина, Зөлфия Галиуллина, Саимә Заһриева, Әнисә Булатова һ.б. китапка карата
үз фикерләрен белдерделәр, уңышлар теләделәр.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләреннән берсе, мөгаен, Роза ханымның төпчеге Раил белән килене Миләүшәнең әниләренә алсу чәчәкләргә төренгән азалия гөленә өстәп, әбиләре Нәкыянең әле совет чорында ук үз кулы белән язган догалары һәм Коръән сүрәләре саклана торган зәңгәр тышлы дәфтәрен бүләк итүләре булгандыр...
Иң соңыннан, һәрвакыттагыча, җанга үтеп керерлек итеп, Роза ханым үзе сөйләде: «Һәркемнең бәхетле буласы килә, һәркем бәхетне үзенчә эзли. Әмма иң зур бәхет - Аллаһыны тану һәм тормышыңны Ул кушканча көйләү. Ләкин бүген Аллаһы - бик күпләрнең телләрендә генә шул, ә йөрәкләрендә түгел! Әмма күңел бушлыкны яратмый, ул буш тора алмый. Хәзерге җәмгыять ул бушлыкны исерткеч эчемлек һ.б. белән тутырмакчы була...
Аллаһы дөньяны шулай яралткан: бар нәрсә бер-берсенә бәйле. Кайдадыр зур җинаять, вәхшилек кылына икән, анда безнең гөнаһларның, начар сүзләребезнең дә өлеше зур. Кайдадыр изгелек, игелек кылына икән, анысында да изге гамәлләребезнең өлеше бар.
Без дә урамнарда агачлар, чәчәкләр утыртып, бер-беребез турында матур сүзләр генә сөйләп, дөньяны начарлыктан коткаруда үзебездән өлеш кертик. «Фуссыйләт» сүрәсенең 33нче аятендә: «Аллаһыга чакырып, яхшы
гамәлләр кылучы һәм «хакыйкатьтә, мин мөселманнардан», дип әйтүчедән дә кем күркәмрәк сүзле булыр?!», диелгән бит»...
Чыннан да, Роза ханымның «Бәхет телим сезгә» китабы һәммәбезне яхшылыкка, ак күңелле, саф уй-фикерле булырга чакыра. Бу китапта һәркем - ак кәгазьдәй саф күңеле белән дөнья бакчасы буйлап атлаучы сабыйлар да; тормыш йөген тартып яши-яши мәчет ягына борылып карарга вакыт тапмаган ирләр дә; гомер офыкларына якынайгач Аллаһы Тәгаләгә кайту юлын уйлап, дин-исламга тартылучы әбиләр дә үз күңелләренә якын уй-фикерләр таба алыр.
Сүз уңаеннан, Роза Кашапованың «Бәхет телим сезгә» китабын шәһәр үзәк мәчете янәшәсендәге «Рәйхан» кибетенең китаплар бүлегендә сатып алырга була.
Фирая
МОРАТОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: