Туган як

Ахырзаман

"Евровидение" диннән бик ерак чара булса да, сәхнә йолдызлары халыкның әхлакый көзгесе булгач, бу хакта үз фикерләремне әйтми булдыра алмыйм. Күпме илләрнең бәяләве буенча, җиңүче - зифа сынлы, озын буйлы, кап-кара сакаллы ни хатын-кыз, ни ир-ат, XXI гасырның яңа йөзе - мутант. Аллаһы кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул...

"Евровидение" диннән бик ерак чара булса да, сәхнә йолдызлары халыкның әхлакый көзгесе булгач, бу хакта үз фикерләремне әйтми булдыра алмыйм. Күпме илләрнең бәяләве буенча, җиңүче - зифа сынлы, озын буйлы, кап-кара сакаллы ни хатын-кыз, ни ир-ат, XXI гасырның яңа йөзе - мутант.

Аллаһы кешелекне ирле һәм хатынлы итеп яратты. Ул теләсә, җир өстендә гел ирләр генә, яки гел хатыннар гына яшәр иде. Әнә бит Аурупа илләрендә бер көтү "ирләр" урамга чыгып, транспарантлар күтәреп: "Без хатыннардан башка да булдырабыз", дип чаң кагалар. Аллаһы теләсә, без бөтенләй ир һәм хатыннарга бүленмәс идек. Ничектер яшәр идек, ничектер күбәер идек. Фәрештәләр дөньясы җенескә бүленми, әмма алар бездән күбрәк. Ләкин, юк, Раббыбыз - чиксез хикмәт иясе, безне ирләргә һәм хатыннарга бүлде. Иргә - үз сыйфатларын, хатынга үз сыйфатларын бирде: кыяфәттә, холыкта, уй-фикерләүдә... Һәркайсы Раббысы биргән үз сыйфатын, үз дәрәҗәсен, үзенчәлеген сакларга тиеш. Ирләрнең хатыннарга, хатыннарның ирләргә охшарга тырышулары динебездә зур гөнаһ санала. Сөекле пәйгамбәребез нинди рәхим-шәфкать иясе булып та, ирлеген югалтучы ирләрне, хатын-кыз сыйфатын югалтучы хатыннарны ләгънәт кылды. Ул исә бер догасын дә үз башыннан кылмады. Димәк, аңа моны Раббысы әмер итте. "Аллаһының илчесе хатыннарга охшарга тырышучы ирләрне, ирләргә охшарга тырышучы хатыннарны каргый иде" (Бохари җыентыгыннан).

Ир кешенең колакка алка тагуы, чәчен, адымнарын, тавышын хатыннар кебек ясавы Аллаһының каргышына илтә. Аның каргышына эләккән кеше дөньяда да, ахыйрәттә дә Аның рәхмәтеннән мәхрүм була. Соңгы вакытта, урам буйлап барганда шундый затлар очраштыра, аларны күреп күзне төшерергәме, әлә юкмы дип, югалып каласың. Раббыбыз ирләргә чит хатыннарны күзләүне тыйды, әмма аны аеру бик кыен: колагында алка, чалбары сыланып тора, йөреше хатын-кыз кебек, ә йөзенә баксаң: ир булып чыга.

Пәйгамбәребез: "Ахырзаман алдыннан урамнан ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр", дигән. Чыннан да, җәмгыять ир затларын югалтып бара. Бер яктан ирләр күп үлә, әллә хатыннар артык тырышмы соң? Икенче яктан, булган ир затларында да ир сыйфатлары бетеп бара. Күпме ирләр төрмәләрдә утыра, күпмесе наркоман, күпмесе шешә кочаклап йоклый. Күпмесе хатыннардан баш тартып, ирләр белән яшәп ята. Чын ирләрне эзли башласаң, чыннан да, кырык хатынга мактап калырга кала.

Бигрәк тә акылга сыймый торганы - ирләрнең ирләргә тартылуы. Аллаһы Тәгалә безгә нинди күркәм затларны - хатын-кызларыбызны нигъмәт иткән, ә монда ирекле дөньяда ир үзенә ир эзли. Әлеге җирәнгеч шакшылыкны тыя башласаң, "кеше хакы"на керүче буласың. Кешелек җенси азгынлыкка чумып, акылдан яза, үзенең табигый сыйфатларын югалта. Минемчә, монда гаиләдә кечкенәдән ата тәрбиясе җитмәү дә зур сәбәп булып тора. Гаиләдә ата абруе җитми, кабиләнең баш ир дәрәҗәсе юк. Малайларга кечкенәдән ата сүзе, ата кулы тими. Элек балалар атадан хөрмәт белән куркып торганнар. Татарның ишек өстендә аятел-Көрсие, матчасында сыек чыбыгы булган. Ә хәзер балага чыбык түгел, кыек сүз дә әйтергә куркабыз. Тәрбиянең нигезендә мәрхәмәтлек ята, ләкин вакыты-вакыты белән бераз кырыслык та зарур булып тора. Локман Хәким: "Атаның баласын бераз кул белән тәрбияләп алуы, сусаган игеннәр өчен яңгыр кебек файда бирә", ди. Кечкенәдән дини тәрбия алырга насыйп булмаса да, без ата дәрәҗәсен белеп үстек. Әти эштән кайтканда магнитофон эшләп торса, тизрәк сүндерә идек. Миңа аның каршында музыка тыңлау оятсызлык булып тоела иде. Әти бүлмәгә кергәндә без диваннан сикереп торып аңа урын бирә идек. Ашаганда да аның урынына башкалар утырмады. Хәзер кайбер гаиләләрдә баласы музыка тыңлаганда, телевизор караганда, әти-әниләр аяк очларында йөриләр, пышылдап кына сөйләшәләр. Пәйгамбәребез: "Ахырзаман алдыннан кол ана үзенең хуҗасын тудырыр", дигән. Дәүләт башлыкларыбызның күп кенә хәрәкәтләрен мин дә сүгергә яратсам да, дөнья буйлап барган гей парадларның бездә рөхсәт ителмәве, алар тарафыннан барган һөҗүмнәргә аз булса да каршы торуы өчен патшаларыбызга рәхмәтле булу тиеш. Әгәр әлеге азгынлыкка ил белән каршы тормасак, тиздән гаилә кыйммәтләре, Аллаһ биргән ир, хатын-кыз дәрәҗәләре бетәчәк. Улларыбыз сакал җибәреп, хатын-кыз күлмәге киеп, ни ир, ни хатын-кызга әйләнәчәк. Ә яман үрнәк күрсәтүчеләр артканнан-арта бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: