Туган як

24 сентябрьдә - Корбан гаете

24 сентябрьдә Корбан гаете шәһәр үзәк мәчетендә иртәнге сәгать 7дә вәгазь белән башлана. Бәйрәмгә җыелган мөселманнар вәгазь тыңлап, калебләрен сафландырганнан соң, сәгать 8дә җәмәгатьчелек белән гает намазы укыйлар. Намаздан соң, ниятләре булганнар корбанлык мал чалдыра ала. Мәчет янында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар да оештырыла. Икенче көнне, 25 сентябрьдә шәһәр...

24 сентябрьдә Корбан гаете шәһәр үзәк мәчетендә иртәнге сәгать 7дә вәгазь белән башлана.
Бәйрәмгә җыелган мөселманнар вәгазь тыңлап, калебләрен сафландырганнан соң, сәгать 8дә җәмәгатьчелек белән гает намазы укыйлар.
Намаздан соң, ниятләре булганнар корбанлык мал чалдыра ала.
Мәчет янында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар да оештырыла.
Икенче көнне, 25 сентябрьдә шәһәр үзәк мәчете инвалидларны җыя.
Сәгать 10да Йосыф Хәзрәт физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вәгазь укыячак, аннан соң аларны бәйрәм табынына чакыралар.
Мохтаҗлар өчен Корбан итләре мәчеттә кабул ителә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: