Туган як

100 ел элек...

Ислам диненең бөек нигезләреннән берсе - кяферлек белән хөкем итүнең читенлегедер. Ислам галәмендә бер мөселманны кяфер кылу кадәр мөшкел эш юктыр. Үзенә каршы чыккан яки үзе кебек фикерләмәгән адәмнәрне кяфер итү хакы һичберәүгә дә бирелмәгән. Ислам галимнәре: «Бер кешенең кяферлегенә туксан тугыз дәлил булып та, мөселманлыгына бер дәлил булса, туксан...

Ислам диненең бөек нигезләреннән берсе - кяферлек белән хөкем итүнең читенлегедер. Ислам галәмендә бер мөселманны кяфер кылу кадәр мөшкел эш юктыр. Үзенә каршы чыккан яки үзе кебек фикерләмәгән адәмнәрне кяфер итү хакы һичберәүгә дә бирелмәгән. Ислам галимнәре: «Бер кешенең кяферлегенә туксан тугыз дәлил булып та, мөселманлыгына бер дәлил булса, туксан тугыз дәлилгә игътибар ителми, бер дәлил белән гамәл кылыныр», дип бу хакта бер кагыйдә куйганнар. Моннан исә халыкларны кяферләргә нисбәт итүнең ни дәрәҗәдә мөшкел бер эш икәнлеген аңларга мөмкин булыр. Кешеләрнең фикерләре өчен ислам дине кадәр киң хөррият бирүче дин дөньяда юк. Ошбу кагыйдәсе белән ислам дине үзенә нисбәт ителгәннәрнең фәлсәфи һәм гыйльми тикшеренүләренә киң юллар ачты. Бөтен эшләре вә бөтен һиммәтләре бүгенге мөселманнарны кяфер кылудан гыйбарәт булган адәмнәрнең күзләре чыкмаган булса, шушы кагыйдәләрне күрергә кирәк иде. Күргән булсалар, ничек итеп болар шәргый кагыйдәләрне аяклары астына салып таптарга батырчылык кылалар? Әгәр дә күрмәгән булсалар, дин турында сүз сөйләргә үзләрендә нинди җитешлек табалар?! Үзләренә хөрмәт күрсәтми торган мөселманнарны шәхси ачулары сәбәпле, кяфер итеп торучы бу халыклар үз гомерләрендә бер кяферне мөселман иткәннәре бармы? Бөтен эшләре - фикере ачылган, азмы-күпме күзаллаулары арткан мөселманнарны кяфер санап торудан гыйбарәт булган бу ачы бәлаләр, Ислам диненең тамырына балта чабулары урынына Аллаһ сүзен бөекләү максатында хезмәт итсәләр, зарар булмас иде. Һәр тарафта, бигрәк тә, авылларда булган мөселманнарның ислам диненнән хәбәрләре юк. Көннән-көн бозыклык вә түбәнчелек чокырларына төшәргә якынлашып баралар. Безнең кяферлеккә чыгаручыларыбыз шушы бәла хакында тырышырга вә тырышмак үзләренә вазыйфа булуын белергә тиешле иде. Болар, чит диннәрдә миссионерларның нинди фидакарь итүләрен күреп азрак гыйбрәт алырга вә оялып йөзләре кызарырга тиеш иде. Бер авыл попы никадәр нәрсәләрдән мәгълүматлы булса, халыкка вә диненә ни дәрәҗәдә шәфкать вә мәхәббәт берлә хезмәт итәдер. Бу эшләр, үзе яратмаган вә сүзләренә «ләббәйкә» дип тормаган мөселманнарны кяфер итү яки: «Аны мин кяфер итмим, бәлки, шәригать кяфер итә», дип, ислам диненә боһтан вә яла ягып тору кадәр җиңел түгелдер.
Минбәрләрдә, михрабларда торып мөселманнарны кяфер итүчеләр вә гайбәтләренә төшүчеләр - дин хезмәтчеләре түгел, бәлки, минбәр белән михрабны пычратучылардыр. Мөселманнар арасына хорафат тарала, икътисадый җәһәттән көннән-көн башкаларга әсир булып баралар. Әхлак бозыла, исерткеч вә фәхеш гаҗәеп сурәттә җәелә. Европа вә Америка миссионерлары иң аулак җирләрдәге мөселман авылларына кадәр килеп аралаша һәм яхшы холыклары, гүзәл мөгамәләләре белән үзләрен ислам гаиләләренә сөйдерә, мәхәббәт баглата. Бу эшләргә каршы безнең динчеләребез вә үзләренә диндар исемен бирүчеләр бик вак нәрсәләрне сәбәп кылып, ошбу гарип вә мәзлум булган ислам диненең бәхетсез балаларын кяфер кылу вә аларга динсез кебек исемнәр тагу белән шөгыльләнә. Нинди упкыннар вә нинди хәсрәт, вә бәхетсезлекләр! Мисырда бер шәех Мөхәммәд Габдуһ (1899-1905 елларда Мисырның баш мөфтие) чыгып, Анотога (1896-1898 елларда Франциянең тышкы эшләр министры) каршы исламны яклап вә мөселманнарның бетүенә сәбәп булган хорафатларны кире кагып шөгыльләнгән вакытта, динчеләр калкып, ошбу олуг мөселманны кяфер дияргә керешкәннәр иде. Ошбу хәл Мисырда гына түгел, Иран вә Һиндстанда, Ява вә Африкада, Русия вә Әфганстанда да шулайдыр. Ислам галимнәренең вазыйфалары - исламга караган шәхесләрне кяферлеккә чыгару яки зарарлы нәрсәләр белән куркыту түгел, бәлки, күңелләренә нур вә мәгърифәт урнаштыру, кимчелек вә хаталары булса, ислам тәгълиматенә туры китереп төзәтүдән гыйбарәттер. Үз вазыйфаларын мөселманнарны кяферлеккә чыгару дип белүче кешеләргә «галимнәр», «пәйгамбәрләр варислары» сыйфатларын бирү - ислам динен түбәнсетү вә хакыйкый галимнәрне кимсетү буладыр. Христиан миссионерлары үзләренчә Аллаһ сүзен күтәрү максаты белән көн-төн тырышканнары хәлдә, безнең динчеләребезнең мөселманнарны кяферлеккә чыгарып утырулары, бу көндә ислам диненең аяк астында тапталуына вә мөселманнарның түбән вә хур булып йөрүләренә иң беренче сәбәптер.
Кипр утравында мөселманнарның бердәнбер башлангыч мәктәпләре бар иде. Гыйбадәт кылу нияте белән Җәмигъ мәчеткә барсам, имам мөнбәрдә утырып, шул мәктәп мөгаллимнәрен, шәкертләрен гайбәт кыла, халыкны нәфрәтләндерергә тырыша иде. Бик күп төрле юк-барларны сөйләвен үзем ишетеп утырдым. Имам әфәнде: «Ул мәктәптә динсезләр җитешә», дигән сүзне күп мәртәбәләр кабатлады. Читләрнең аяк асларында калып изелүләренә чара табу нияте илә, фән өйрәнүче яшьләрне ошбу хәзрәтнең көферлеккә чыгарып шөгыльләнгәндә, читләрдә, аулак урыннарда калган мөселман авылларында поплар йөреп, диннәрен, телләрен ташлату, мөселманлыктан дүндереп, рум христианнары ясау хакында бөтен иҗтиһадларын сарыф итеп йөриләр иде. Күп вакыт та үтмәде, мөнбәрдә вәгазь кылучы диндар хәзрәтебез тарафыннан көферлеккә чыгарылган яшьләр, башлангыч мәктәпне тәмам итүләре белән, мәзкүр ислам авылларына таралдылар. Мәктәпләр ачып, Аллаһ исемен өйрәтергә керештеләр. Бүген Кипр утравында грек вә христианнарның тырышлыкларына карамастан, мөселманлыкны вә ислам динен саклаучылар - мөнбәрдән торып дин исеменнән вәгазь сөйләүче галим тарафыннан көферлеккә чыгарылган яшьләр вә шуларның шәкертләредер. Вакыф малларыннан аз булса да эләктерү максаты белән инглизләргә (Кипр инглизләр кулындадыр) ялагайланучы вә шуларның теләкләренә туры китереп шәргый фәтвалар игълан итүче диндар галимнәребезнең һичбер вакыт хәтерләренә кереп чыкмаган авыллардагы халыкларны, кичә генә үзләре кяфер ителгән яшьләр шулкадәр көчле мөселманнар җөмләсенә кертергә вә грек попларының тәэсирләреннән коткарырга муафыйк булдылар.
Сәләф галимнәре мөселманнарны кяфер санау белән түгел, бәлки, бер тарафтан бик зәхмәтле сәфәрләрне сайлап дин таратулар, вә икенче тарафтан үз араларындагы мөселманнарны шәфкать вә мәрхәмәт белән өйрәтүләр белән дингә хезмәт итәрләр иде. Сәләф галимнәре үтеп, алар урынына «голәмә» исеме белән хәзерге байгушлар, наданнар утырганнан соң, ислам дөньясы миссионерларга ачык бер мәйдан булып калды. Болар нинди генә урынга барсалар да, безнекеләрнең капма-каршысы буларак, бик акыллы хәрәкәт итәләр вә үзләрен яхшы холыкның бөек дәрәҗәсендә итеп күрсәтәләр, халыкларның мәхәббәтләрен җәлеп итәләр. Мәктәпләр ачалар, хастаханәләр оештыралар, укыталар, ачы мөгамәләләргә түзәләр, халыкларга яхшы киңәшләр бирәләр. Табигый, ошбу вакытта мәхәллә халкы телендә булган китапларны, язмаларны, Инҗил вә Тәүратларны да нәшер итәләр. Ә вазыйфалары мөселманлыкны яклау, мөселманнар арасына карендәшлек вә яхшы холык таратудан гыйбарәт булган безнең мөселман галимнәре өч тиенлек бернәрсә өчен мөселманнарны диннән куалар. Аллаһтан курыкмый, халыктан оялмый, үзләренең ошбу кабахәт эшләрен матбугатта нәшер кылалар. Боларның бу эшләре бары миссионерларга гына ярдәм кылу вә, алар белән берлектә, вә бер максат өчен хезмәт итүдән гыйбарәттер.
Миссионерларның ачлык вә ялангачлыкка, һәртөрле авырлыкка илтифат итмичә, вәхши кабиләләр арасына кадәр дин таратып йөрерлек ныклыклары мактауга лаеклыдыр.
Моңа каршы безнең галимнәребезнең ялкаулыклары, динне кайгыртмаулары турында белдерергә сүз табып булмый.
Ислам диненең тәгълиматы вә мөселманнарның уянуы хакыйкый галимнәрдән вә хакыйкый диндарлардан торган бер оешманың армый-талмый хезмәт итүенә бәйледер. Болар дин юлында хезмәт итүне иң мактаулы бер эш дип белсеннәр вә мөселманнарны яшәтү хакында үз җаннарын фида кылудан кире тормасыннар, надан тәрбияче вә фанатик руханиларның тукулары сәбәпле, әхлаклары бозылмыш мөселманнарга гыйлем вә рухи яшәеш өрсеннәр. Миссионерларның эшлекле булуларына каршы, бөтен һөнәрләре эшсезлек чокырына сыену вә юк кына сәбәпләр белән мөселманнарны исламнан куалаудан гыйбарәт булган хәзрәтләргә: «Әфәнделәр! Бу көнгә кадәр ислам милләтенә кылган аю хезмәтләре инде чигеннән чыгып китте, моннан соң бу урыннарны үзләренә лаек булган кешеләр өчен бушатыгыз да, үзегезгә лаек булган урыннарыгызга китегез! Сезнең кирәк җирегез юк, сездән һичбер нәрсә сорамыйбыз!» дияргә һәм дә хакыйкый ислам галимнәре әзерләргә вакыт бик җитте.
(«Шура» журналы, 1914 ел, №11, 339-340 бб.).
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: