25 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
"Нефтехимик" бүген үз бозында Новокузнецк "Металлург"ы белән үз бозында уйный
Новокузнецкида узган уен "Нефетхимик"ның җиңүе белән төгәлләнгән иде. Бүген, 25 гыйнварда, «Нефтехимик» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионаты кысаларында «Нефтехим Арена» боз сараенда Новокузнецкның «Металлург» командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана
-
Ике айдан артык торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәүчеләрне электр утыннан аерачаклар
Законга кертелгән үзгәреш буенча, моның турында шәхси кисәтү кәгәзе китерелмәячәк. Өздергән очракта бурычлыларга икеләтә түләргә туры киләчәк. Идарәче компания хезмәткәрләре бурычлы квартирга бүген соңгы мәртәбә килде. Тик хуҗа өендә булмагангамы, әллә гаебен белә торыпмы ишекне ачмый. Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләмәгәнгә аны электр утыннан аерачаклар. Моның турында ир-егетне берничә мәртәбә шәхсән...
-
Экологлар кар көртләрен өеп калдыручыларга каршы көрәш алып бара
Шәһәрдә моның өчен 13 махсус мәйданчык булдырылса да, кайбер оешмалар эшләрен җиренә җиткереп башкармыйлар. Нәтиҗәдә, кар өемнәре хасил була. Алар машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлыклар тудыра. Әйтергә кирәк, мондый хәл ел саен кабатлана. Мисал өчен, узган ел 30дан артык кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Барысына да штрафлар билгеләнгән.