Алар үз өлешләрен керттеләр
Быел юбилейлар елы булды. НТР медиахолдингы
төркеменә кергән өч мәгълүмат чарасының «туган көн»нәрен билгеләп уздык. Безнең «Туган як» газетасының оешуына – 30 ел, шулай ук «Нижнекамская правда» газетасы да үзенең ярты гасырлык юбилеен үткәрде һәм, әлбәттә, НТР компаниясе оешуга да 25 ел булды.