19 март 2019 яңалыклары
-
500 енчесе – Ралинә
Ел башыннан Түбән Камада 500 бала туган. Юбилейлы сабый Алсу һәм Юрис Дәүләтгәрәевләр гаиләсендә дөньяга килгән.
-
Исемен мәңгеләштерү өчен
Күпфункцияле үзәктә «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен сугышта катнашкан якыннарыгызның зур фотосын ясатырга була.
-
Кабул итү
21 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе халыкны шәһәр җитәкчеләре һәм белгечләре белән очраштыра.
-
Төзекләндерү дәвам итәр
2019 елда Түбән Кама муниципаль районында юлларны тәртипкә китерү өчен федераль, республика һәм муниципаль бюджеттан 1 миллиард 700 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин хәбәр итте.
-
Киләчәккә курыкмыйча карау өчен
Шушы көннәрдә Түбән Камада хатын-кызлар өчен эшмәкәрлек буенча форум узды. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге белән берлектә, бу чараны Эльвира Долотказина җитәкчелегендәге «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы оештырды. Форумга шулай ук Казан кунаклары – үзмәшгульләр, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә нигез салучы Лиана Пахарева һәм Юлия Райнвайн да чакырулы иде.
-
Бәйрәм матур узды
«Берегиня» пенсионерлар клубы «Шәфкатьлелек» үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт куйды. Андагы хатын-кызларны бәйрәм белән дә котладылар. Шаян тамаша, җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган чара ике сәгать дәвам итсә дә, беркем дә вакытның узуын сизмәде.
-
Аңлаган, әмма соң булган
38 яшьлек хатын, банк картасын алыштырырга теләп, 45 мең сум акчасын югалткан.
-
Теләсә кемгә ышансаң...
Түбәнкамалының банк картасыннан 29 мең сум урлаганнар.