7 сентябрь 2018 яңалыклары
-
7 сентябрь 2018 - 15:23Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаекЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.
-
7 сентябрь 2018 - 11:41Беренче унлыкта250 мең россияледән сораштыру үткәреп, Domofond порталы төзегән куркынычсыз шәһәрләр рейтингында Түбән Кама да бар.
-
7 сентябрь 2018 - 11:40Йөгерәбезме?15 сентябрьдә «Түбән Кама милләтләр кроссы – 2018» узачак. Әлеге акциядә ел саен 15 меңнән артык кеше катнаша.
-
7 сентябрь 2018 - 10:33Өченче мәртәбә призга лаек булдыХөрмәтле газета укучыларыбыз, «ТАТМЕДИА» җәмгыяте үзендә басылучы газета-журналларга 2018 елның икенче яртысына иң актив язылучылар арасында үткәрелгән «Язылучыга – телевизор» акциясенә йомгак ясады. Шунысы куанычлы: күркәм гадәткә әверелгән әлеге акциядә елдан-ел күбрәк кеше катнаша. Әлбәттә, Түбән Кама шәһәре һәм районы кешеләре дә моңа искәрмә түгел.
-
7 сентябрь 2018 - 10:28Иң борынгысына – 119 елБыел архив органнары 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Республикада иң яхшы булып саналган Түбән Кама архивында ел ахырына кадәр күп кенә кызыклы чаралар узачак. Шушы көннәрдә андагы хезмәткәрләр журналистларны гарәп һәм иске славян телендә язылган борынгы китаплар белән таныштырдылар. Анда кешеләрнең тууы, өйләнешүе, үлеме турында мәгълүматлар кертелгән. Хәзер мондый китаплар сирәк очрый.
-
7 сентябрь 2018 - 10:23Балалар арбалары парадыРеспублика һәм Шәһәр көнен зурлап билгеләп уздылар. «Туган як»ның узган санында басылып чыккан репортажларны да укыдык. Чыннан да, бәйрәм елдан-ел яхшырак уздырыла: Мәскәүдән танылган җырчыларны чакыралар, салют бирәләр... Матур тамаша, сүз дә юк. Ниләр генә уйлап чыгарылмый, нинди генә тамаша күрсәтелми – алар барысы да халыкның күңелен күрү өчен эшләнә.
-
7 сентябрь 2018 - 10:13«Укытучыларга карата ихтирамнары зур»13 нче гимназия-интернат укытучылары Миләүшә һәм Тимур Әһлиевләр бер ай буе Таиландның Районг өлкәсендәге мәктәпләрнең берсендә укытканнар. Әлеге мәктәп белән элемтә 2017 елда урнаша. Узган ел гимназия укучылары Таиландка барып, андагы белем бирү йорты балалары белән очрашкан, танышкан, дәресләргә йөргән. Тайлылар исә октябрьдә Түбән Камага килгән иде. Быел укытучылар белән алышу мөмкинлеге туган. Сәяхәте, тәэсирләре турында укытучыларның берсе – Миләүшә Әһлиева белән сөйләштем.
-
7 сентябрь 2018 - 10:01Бөтенләй янганЧулман урамындагы йортларның берсендә электр үткәргечендә килеп чыккан кыска ялганыш аркасында янгын чыккан. Нәтиҗәдә, квартир бөтенләй янган.
-
7 сентябрь 2018 - 09:49Яхшы шартлар тудырылаШәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Камада яңа объектларның төзелешен тикшерде. Күчмә киңәшмәдә шәһәр җитәкчеләре дә катнашты.
-
7 сентябрь 2018 - 09:46«Ярату гына аз, хөрмәт итә белергә кирәк»Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсе белгечләре Әлфинур һәм Шамил САБИРОВЛАРны алтын туйлары белән котлаганнар. Аларга Мактау акты һәм юбилей медале тапшырганнар. Традиция буенча Әлфинур апа һәм Шамил абый ЗАГСның Мактау китабында имзаларын куйганнар.
-
7 сентябрь 2018 - 09:42Бәйләвеч ярдәмгә килерБала арбалары тартып йөрүчеләр белән беррәттән, шәһәр урамнарында сабыйларын букчаларга (эрго-рюкзак) салып яки тукыма белән гәүдәләренә беркетеп бәйләп йөрүче хатын-кызлар да очрый. Соңгылары «слинг» дип атала. Инглиз теленнән ул «бәйләвеч, асма» дип тәрҗемә ителә. Бу хәзерге заман модасы түгел. Берничә мең ел элек аналар сабыйларын тукыма белән үзләренә бәйләп куйганнар. Психологлар әйтүенчә, слинг ана белән баланы якынайта гына. Әлеге җайланма турында слингларны бәйләргә өйрәтүче белгеч Гүзәл ШӘЙДУЛЛИНА сөйләде.
-
7 сентябрь 2018 - 09:40Алмадан желе«Узган елгы сентябрь аенда чыккан «Асылбикә» сәхифәсендә алмадан желе ясау рецепты басылган иде. Ул желе да бик тәмле булды. Барлык туганнарым яратты. Әмма рецептын югалттым. Яңадан бастырып чыгара алмассызмы? Гөлфирә Нәбиуллина».
-
7 сентябрь 2018 - 09:35Укып-уйнап үсәбезКүптән түгел Балалар үзәк китапханәсенә яңа китаплар өстәлде. Фираз һәм Чулпан Харисовлар төзегән «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»нең максаты – төсле рәсемнәр, фотосурәтләр һәм текстлар ярдәмендә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балаларны татар телендә сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү.
-
7 сентябрь 2018 - 09:22Төрлесен сайларга булаХөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызга өстәмә белем бирергә теләсәгез, бу мәгълүмат сезнең өчен кызыклы булыр. Шәһәрдә һәм районда иң мавыктыргыч иҗади түгәрәкләр исемлеген тәкъдим итәбез.