Туган як

28 ноябрь 2017 яңалыклары

  • 28 ноябрь 2017 - 11:31
    Музеен булдырырга кирәк
    Мөгаллим, язучы, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 17 китап авторы, узган ел 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевнең бакый дөньяга күчкәненә бер ел үтте. Күптән түгел без - дуслары, укучылары, туганнары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре җыелып, аны искә алу кичәсен уздырдык. Галимҗан Шакирҗан улының чирек гасыр...
    557
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 10:01
    Хәл итәсе мәсьәләләр бар әле
    Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» оешмасы әгъзалары булган хатын-кыз депутатлары, шулай ук республиканың төрле муниципаль районнары вәкилләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. шушы көннәрдә Түбән Камага килеп китте. Алар гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә (ЗАГС), балалар йортында, 29нчы мәктәптә, бала тудыру йортында һ.б. урыннарда булды. Иң яхшы балалар йорты бездә Балалар йортында...
    566
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 07:57
    МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты
    МТС Татарстан районнарын 4G челтәренә тотты МТС операторы Татарстанда 4G челтәрен төзүдә рекордлы тизлекне җыйды. 2017 елның июненнән МТС республиканың 16 шәһәрендә, 35 бистәсендә һәм авылларда 4G стандартлы 160тан артык база станцияләре төзелешен башлады. Шул исәптән 4G-интернет Түбән Кама районында яшәүчеләргә дә якынайды. Компаниядә хәбәр итүләренчә, яңа 4G база станцияләре...
    638
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 06:43
    Уйный-уйный үсәбез
    Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең «Балачак - уйный-уйный үсәр чак» дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды. Анда шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр, методик берләшмә җитәкчесе - 39нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова, мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, Бөтендөнья татар конгрессы...
    715
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 06:15
    Мәчеттә тематик дәрес уздырдылар
    Түбән Кама үзәк мәчетендә шәһәр һәм районыбыз мөслимәләре өчен ачык дәрес узды. Бу дәрестә дини һәм әхлакый тәрбия буенча кичке курсларда гыйлем алучылар, «Ихлас» рухи-әхлакый үзәгенә йөрүчеләрнең физик мөмкинлеге чикле булганнары һәм үзләрен рухи яктан баетырга теләгән барча хатын-кыз катнашты. Алтмышка якын мөслимә каршында үзәк мәчеттә хатын-кызлар бүлеген җитәкләүче Роза...
    643
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 06:08
    Һәрвакыт кайгыртыйк
    26 ноябрьдә Әниләр көне узды. Бәйрәм уңаеннан, Түбән Кама шәһәрендә һәм районында байтак кына чаралар үткәрелде. 24 ноябрьдә 74нче балалар бакчасында барлык бакча мөдирләре, төрле муниципаль район делегатлары, мәктәпкәчә белем бирү идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырды. Балалар һәм тәрбиячеләр ярдәме...
    472
    0
    0
  • 28 ноябрь 2017 - 06:03
    Конкурска рәхим итегез!
    Түбән Кама музыка көллиятенең концертлар залында 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр вокалчыларның Салих Сәйдәшев исемендәге XIII республика ачык конкурсы узачак. 29 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә конкурсны ачу тантанасы, жирәбә салу булачак. I тур - 30 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә, II тур - 1 декабрьдә 10.00 сәгатьтә, III тур 2 декабрьдә 10.00 сәгатьтә...
    565
    0
    0
Реклама