20 июнь 2017 яңалыклары
-
Башкарган эшебезнең нәтиҗәсе бар
Шәһәребездә берничә хатын-кызлар оешмасы бар: «Ак калфак», «Түбән Кама хатын-кызлары» һ.б. Шуларның берсе - «Түбән Кама әниләре». Әлеге оешманың барлыкка килүе, аның максатлары һәм эше турында җитәкчесе Роза ханым Кашапова белән сөйләштек. - Роза ханым, «Түбән Кама әниләре»нә кайчан һәм ничек нигез салынды? - Оешма 2010 елның 1 апрелендә Түбән...
-
Үзәк мәчет ифтарлары
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете Рамазанның беренче көнендә үк 600дән артык мөселман һәм мөслимәне үзенә ифтарга җыйды. Бу соңгы ике елдагы ифтарга килүчеләр тәравих намазларын 15 яшьлек Коръән хафиз Әяметдин Фәхретдиновка ияреп уку бәхетенә ия. Рамазанның икенче кичендә ифтарга килгән мөслимәләр белән гәпләшеп утыру җае да чыкты. Лаеклы ялга чыкканчы...
-
Күркәм гадәткә әйләнде
15 июньдә Казан шәһәренең «Казань Арена» стадионында республика ифтары узган. Ул бишенче ел рәттән үткәрелгән. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйткәнчә, олы мәҗлестә 10 мең чамасы кеше катнашкан. Һәрбер кешегә аерым савытларда пылау, җимешләр, яшелчә, камыр ашлары, конфетлар бирелгән. Ризык әзерләүгә 1,3 тонна сыер ите, 600 килограмм дөге, 3 тонна...
-
Соңга калмыйк
Түбән Каманың «Нур» мәчетендә Рамазан аеның һәр көнендә ифтар мәҗлесе уздырыла. Мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Һидиятуллин әйткәнчә, планлаштырылган эш җиренә җиткереп үтәлә. Ә ярдәм беркайчан да комачауламый. Әлегә берничә буш көн бар, шуңа күрә савап алу өчен 200-300 ураза тотучы кешегә ифтар уздыру мөмкинлеге бар. Тәравих намазын берничә ел рәттән...
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый
Бер елны Татарстан делегациясе составында Польша һәм Германиядә туристик сәяхәттә булырга туры килгән иде. Анда алган тәэсирләр бүген дә күңелгә тынгылык бирми. Еш кына җаннарны өтеп, йөрәкләрне чеметеп ала, баш миен бораулый. Мәгълүм булганча, Гитлер безгә сугышны Брест крепостен бомбага тотудан башлый. Менә без Советлар Союзы Герое, хәрби фәннәр докторы,...
-
«Туган як»ка язылу тәмамланырга бер атна калды
Тоз мәгарәсенә билет, чәкчәк, шоколадлар... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр 2017 елның икенче яртыеллыгына «Туган як»ка язылырга өлгермәгән булсагыз, язылырга ашыгыгыз! Чөнки газетага язылу компаниясе тәмамланырга нибары бер атнадан аз гына артыграк вакыт калды. Бу атнада (19-20 июньдә) редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы), 2017 елның...
-
Балаларга шатлык китереп
Түбән Камада узган шимбәдә, капиталь ремонттан соң, «Романтик» яшүсмерләр клубы ачылды. Тантанада шәһәр мэры Айдар Метшин, Татарстанныӊ Дәүләт Советы депутаты Илсөя Мезикова катнашты. Клубта тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунаклар өчен экскурсия оештырды, биредә журналист һөнәре нигезләренә төшенүче яшүсмерләр әлеге чарадан турыдан-туры репортаж алып бардылар. «Романтик»ны төзек-ләндерү республика программасы нигезендә башкарылган. Клуб 1978...