24 март 2017 яңалыклары
-
Кызыклы бер шикаять
«Вакыт» идарәсенә берәр ай алдан ошбу рәвештә бер хат килде: «Бөгелмә өязе, Әлмәт волосте Бигәш авылында булган ахунд, ачлыкка сылтап, кыш фасылында берничә тапкыр «Оренбург җәмгыять хәйриясе»ннән иганә сорап, һәр сораганында йөзәр сумлап акча алып торды. Ләкин ахунд бу иганәдән үз авылында булган фәкыйрь мөәззин вә муллаларга вә күрше авылларда...
-
Гасырлар дәверендә сакланып килгән бөек гыйбадәт
Аллаһы һәр пәйгамбәренә намаз торгызуны фарыз кылды, һәркайсысы үз халкын намазга өндәргә тиеш булды. Шуңа күрә дә без: «Намазсыз бер пәйгамбәр дә булмаган, бер шәригать тә иңмәгән», дип әйтә алабыз. Аллаһының илчеләреннән берсе дә, халкын җыеп: «Намаз укымасагыз да мөселман булырсыз, җәннәтләргә керерсез», - димәгән. Раббыбыз Аллаһы кешелекне юктан бар...
-
Һәммәбезгә дә өлге ул
(Дәвамы. Башы «Догалы өй»нең 2014, 2015, 2016 елгы битләрендә һәм 2017 елның гыйнвар ае чыгарылышында). Ислам дине таралган саен, Мәккә мөшрикләренең пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга булган ачуы көчәя бара. Гомәр, Хәмзә кебек дәрәҗәле кешеләр дә иман юлына баскач, аларның ачуы соңгы чигенә җитә. Мөшрикләрнең башлыклары җыелып, бик яман бер карарга киләләр:...
-
Әниемә
Уйларымда кайтам балачакка - Иң күңелле, рәхәт чакларга. Инеш буйларына, йөгерә-йөгерә, Төшә идем бәбкә сакларга. Кыю идем, укырга кергәнче Шигырь сөйләп үстем сәхнәдә. Бүген дә исемдә сөйләгәнем Багышлап сөекле әнкәмә: - Иркәлисең мине, «аппагым», дип, Ап-ак булмасам да булуын. Төсем белән бик ак булмасам да, Эшем белән мин ак булырмын......
-
Бер вакыйга
Кичен эштән соң өйгә кайтып барышым. Банан сатып торучыдан башка, урамда беркем юк. Ул - бананны арзан бәядән күпләп сатып алып, кешеләргә инде бераз кыйбат хакка сатучы һәм шул сәүдәсеннән килгән табышка үз гаиләсен туендыручылардан. Караңгы төшсә дә, һаман сәүдәдә. Якынлашкач, моның соңгы 2-3 кило бананы калганын күреп алдым. Интегеп...
-
«Ихлас» – халкыбызның рухи-милли үзәге
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете карамагында рухи-әхлакый, тернәкләндерү үзәге буларак биш ел элек оештырылган «Ихлас»та нинди үзгәрешләр, яңалыклар бар?«Ихлас» директоры Әлфия ханым ӘХМӘТҖАНОВА белән бүгенге әңгәмәбез шул хакта. - Гомерегезнең 44 елы мәгариф системасына багышланган, соңгы егерме елда милли рухтагы 1нче гимназияне җитәкләгән педагог буларак, «Ихлас»ка ияләшүе авыр булмадымы? -...